news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Узган төндә Россия өстендә дошманның 902 беспилотнигы юк ителгән

news_top

Узган төндә Россия төбәкләре өстендә дошманның 902 пилотсыз оча торган аппараты тоткарланган һәм юк ителгән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

«13 октябрьдә 20:00 сәгатьтән 14 октябрьдә 8:00 сәгатькә кадәр булган вакыт аралыгында һава һөҗүменә каршы оборона көчләре Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Владимир, Калуга, Курск, Липецк, Новгород, Орёл, Ростов, Рязань, Саратов, Смоленск, Тверь, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар һәм Ставрополь крайлары, Кырым Республикасы территорияләре, шулай ук Азов диңгезе акваториясе өстендә Украинаның 902 пилотсыз оча торган аппаратын юк итте», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар