news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Узган төндә Россия өстендә 604 беспилотник бәреп төшерелгән

news_top

Узган төндә Россия төбәкләре өстендә дошманның 604 пилотсыз оча торган аппараты тоткарланган һәм юк ителгән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

«12 октябрьдә Мәскәү вакыты белән 20:00 сәгатьтән 13 октябрьдә 8:00 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында һава һөҗүменә каршы оборона көчләре тарафыннан Брянск, Белгород, Орёл, Калуга, Тула, Курск, Воронеж, Тверь, Липецк, Рязань, Ростов, Смоленск өлкәләре, Мәскәү төбәге, Ставрополь һәм Краснодар крайлары территорияләре, шулай ук Азов диңгезе акваториясе өстендә Украинаның самолет тибындагы 604 пилотсыз оча торган аппараты тоткарланды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар