news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Узган төндә мунчада фаҗига: ике хатын-кыз бик нык пешкән

news_top

Башкортстанның Яңа Абзак авылында яшәүче 2 хатын-кыз бик нык пешкән, аларны Уфа хастаханәсенә китергәннәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бүген иртән 18 нче шәһәр хастаханәсенә 38 һәм 42 яшьлек ике хатын-кызны китергәннәр.

Бу турыда хәбәрне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына тапшырганнар.

Ведомство белешмәсе буенча, бу хатыннарның тәненең 30-70 проценты 1, 2, 3 дәрәҗәдә пешкән. Аларның башына, гәүдәсенә, кулларына һәм аякларына зыян килгән, ингаляцион травмалары бар, авыр дәрәҗәдә пешү шогы, диелә хәбәрдә.

Якынча белешмә буенча, алар мунчада газ баллоны разгерметизациясе аркасында зыян күргән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар