news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Узган төндә Казанда күп катлы йортка яшен суккан, урамнарны су баскан

news_top

7-8 июль төнендә Татарстан башкаласында көчле яңгыр яшенләп яуды. Яшен уты Краснококшайский урамындагы йортларның берсенә эләккән: фатирларның берсендә янгын чыккан. «Татар-информ» язуынча, яшеннән соң, аш бүлмәсендәге плитәгә ут капкан. Йорттан 20 кешегә урамга чыгып китәргә туры килгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк ялкынны сүндерә алганнар.

Көчле, яшенле яңгырдан соң башкала урамнарнын су да басты. Мамадыш тракты, Ямашев проспектында төшерелгән видеоларны телеграм-каналларга юллаганнар.

Бүген, 8 июльдә, Татарстанда яшенле яңгырлар кабат көтелә, 30 градуска кадәр эссе булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар