Узган төн безне тынычлыкка якынайттымы: Трампның Зеленский белән очрашуыннан төп фикерләр
Дональд Трамп һәм Владимир Зеленскийның Мар-а-Лагода (Флорида) узган кичәге сөйләшүләре дөнья өчен көнүзәк вакыйга булды. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм телеграм-каналлар очрашу нәтиҗәләрен яза.
Дональд Трамп журналистларга белдергәнчә, «әгәр барысы да яхшы барса», тынычлык планының соңгы пунктларын раслап бетерүгә берничә атна кала.
Очрашуда яңгыраган төп фикерләр:
Җайга салу турында килешү төзелгән очракта да, Трамп Украинага баруның кирәклеген күрми;
Трамп Россия Федерациясенең Запорожье АЭСын утка тотмавын таныды;
Рубио, Хегсет, Уиткофф, Кушнер һәм генерал Кейн АКШның Украина буенча эшче төркеменә керәчәкләр һәм РФ белән хезмәттәшлек итәчәкләр;
Трамп Украина буенча килешүгә берничә атнадан соң ук ирешү мөмкинлеген кире какмады;
«Тиешле вакытта» Путин белән Зеленскийның очрашуы ихтимал;
Европа Украинаның куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле бурычларның зур өлешен үз өстенә алачак, әмма АКШ ярдәм итәчәк.