Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Узган төндә Казанда газ тарату станциясендә шартлау булды - видео

Һәлак булучы, имгәнүче кешеләр бар.

news_top_970_100
Узган төндә Казанда газ тарату станциясендә шартлау булды - видео
Елена Сәләхова

Узган төндә Казанның Төньяк-Көнбатыш урамында урнашкан газ тарату станциясендә сыекландырылган газ салынган цистерна шартлаган. Фаҗигадә бер кеше һәлак булды. Имгәнүче кешеләр бар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төнлә белән ялкын уты берничә километр ераклыктан да күренә. Янгынны сүндерүдә йөздән артык кеше эшли. Һәлакәт урынына янгын сүндерү машиналары, махсус техника чакырылган.

Янгын сүндерүчеләр якындагы резервуарларга ут күчмәсен өчен тырыша. Станциядә сыекландырылган газ салынган 24 резервуар бар. 

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренчә, шартлау куркыныч булган объектларда иминлек кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эше ачылган.

Урында тикшерүче-криминалистлар эшли. Шартлау сәбәпләре ачыклана.

13 июньдә иртәнге 7 сәгатьтә булган мәгълүмат буенча, бу гадәттән тыш хәлне ликвидацияләү өчен җәлеп ителгән көчләр өчен  «Гадәттән тыш» хәл режимында эшләү тәртибе кертелә. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Якындагы торак йортларга куркыныч янамый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100