Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Узган рамазаннан түләнмәгән бурычы булган кешенең яңа рамазандагы уразасы кабул ителәме?

news_top_970_100
Узган рамазаннан түләнмәгән бурычы булган кешенең яңа рамазандагы уразасы кабул ителәме?
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Татарстан Диния нәзарәте сайтында «Рамазан-2024: төп сораулар» бүлегендә «Ураза тотмаганнар өчен ирешкән кисәтүләр» бүлекчәсе бар.

Ибн Гомәр риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән:

مَنْ حَافَظَ عَلَى ثَلاَثٍ فَهُوَ وَلِىُّ اللهِ حَقًّا وَ مَنْ ضَيَّعَهُنَّ فَهُوَ عَدُوُّ اللهِ حَقًّا الصَّلاَةُ وَ الصَّوْمُ وَ الْغُسْلُ مِنَ الْجَنَابَةِ».

«Өч нәрсәне саклаган кеше Аллаһның дусты була. Әлеге өч нәрсәне югалткан кеше исә Аллаһның чын дошманы була. (Болар): намаз, ураза һәм якынлык кылганнан соң чистарыну» (Хәйсәми, «Мәҗмәгуз Зәваид», №127, 1/201).

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ :قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ:

عَلَيْهِ وَسَلَّمَ :مَنْ اَدْرَكَ رَمَضَانَ وَعَلَيْهِ مِنْ رَمَضانَ شَىْءٌ لَمْ يَقْضِهِ

لَمْ يُتَقَبَّلْ مِنْهُ وَمَنْ صَامَ تَطَوُّعًا وَعَلَيْهِ مِنْ رَمَضَانَ شَىْءٌ لَمْ يَقْضِهِ فَاِنَّهُ لاَيُتَقَبَّلُ مِنْهُ حَتَّى يَصُومَهُ

Әбү Һүрайрадан (радыйаллаһу ганһү) тапшырылган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Узган рамазаннан түләнмәгән бурычы булган кешенең яңа рамазандагы уразасы кабул ителмәс.

Рамазан ае уразасының бурычы булган кешенең, әлеге фарыз бурычы капланмыйча, нәфел уразасы да кабул ителмәс» (Әхмәд Ибн Хәнбәл, «Әл-Мүснәд», 2/352; Табәрани, «Әл-Әвсат», 2/99; Хәйсәми, «Мәҗмәгуз Зәваид», №5066, 4833, 3/415, 357).

Әлбәттә, каза кылынмаган уразасы булган кеше яңа рамазан аенда ураза тотмасын яки яңа рамазанда элеккеге уразасын ниятләп тотып бетерсен, дигән сүз түгел бу. Бу бары тик яңа тотылган уразаның кабул ителергә лаеклы камил ураза булмавын гына искәртү.

عَنْ اَبِى اُمَامَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: بَيْنَا اَنَانَائِمٌ اَتَانىِ رَجُلاَنِ فَأَخَذَا بِضَبْعَىَّ فَاَتَيَابِى جَبَلاً

وَعْراً فَقَالاَ اِصْعَدْ فَقُلْتُ اِنىِ ّلاَ اُطِيقُهُ فَقَالَ اِنَّاسَنُسَهِّلُهُ لَكَ فَصَعَدْتُ

حَتّٰى اِذاكُنْتُ فىِ سَوَاءِ الْجَبَلِ اِذَا بِاَصْوَاتٍ شَدِيَدةٍ قُلْتُ: مَاهٰذِهِ

هَذَا عَوَاءُ اَهْلِ النّٰارِ ثُمَّ انْطُلِقَ بِى فَأِذَا اَنَا بِقَوْمٍ اْلاَصْوَاتُ قَالُوا

مُعَلَّقِينَ بِعَراَقِيبِهِمْ مُشَقَّقَةً اَشْدَا قُهُمْ تَسِيلُ اَشْدَاقُهُمْ دَمًا قَالَ:

قُلْتُ: مَنْ هٰؤُ لآءِ قَالَ: اَلَّذِينَ يُفْطِرُونَ قَبْلَ تَحِلَّةِ صَومِهِمْ

Әбү Үмамә әл-Бахили (радыйаллаһу ганһү) риваять иткән бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Берсендә мин йоклап ятканда, яныма ике кеше килде һәм, кулларымнан тотып, мине текә тауга илттеләр дә: «Мен!» – диделәр. Мин: «Моңа көчем җитмәс», – дигәч: «Без сиңа ярдәм итәрбез», – диделәр. Мин тауга менә башладым. Тигезрәк бер урынга менеп җиткәч, көчле тавышлар ишеттем һәм: «Бу нинди тавышлар?» – дип сорадым. Алар: «Бу җәһәннәм әһелләренең иңрәүләре», – дип җавап бирделәр. Шуннан соң мине алып киттеләр. Каршымда тубыкларыннан асып куелган, авызлары колакларына кадәр ярылып, авызларыннан елгадай кан аккан кешеләрне күрдем. «Болар кем?» – дип сорадым. «Уразада булып, ифтар вакыты җиткәнче авыз ачканнар», – диделәр» (Ибн Хузәймә, Ибн Хиббан, Мүнзири, «Әт-Тәргыйб», №1512, 2/116-117).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100