Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Узган гасырларда әти-әниләр балалары өчен нәрсә зыянлы дип санаган?

Хәзерге баладан сәламәтлегең өчен нәрсә зыянлы дип сорасаң, ул әти-әнисе кебек җавап бирәчәк: чипсылар, шоколад һәм смартфон. Әмма бу гел болай булмаган. Узган гасырларда, алда әйтелгәннәрнең әле берсе дә булмаган вакытта, бөтенләй башка әйберләр зыянлы булып саналган.

news_top_970_100
Узган гасырларда әти-әниләр балалары өчен нәрсә зыянлы дип санаган?
pixabay.com/ru

Китаплар

Хәзер әти-әни баласына ничек китап укытырга белми. Ничек кенә сәер булмасын, бер гасыр элек кенә бу зыянлы булып саналган, дип яза facte.ru сайты. Табиблар, педагоглар һәм башка олы яшьтәге кешеләр дә китап уку белән мавыгуны зыянлы шөгыль дип санаган. Массакүләм грамоталык һәм китап бастыру таралганнан соң, укуның зыяны турында да әйтелә. Белгечләр китап уку фантазиягә көчле тәэсир ясый, йокларга комачаулый, күз күремен начарайта, арканы бөкрәйтә һәм ашкайнатуны начарайта дип саный. Дөрес, бөтенләй китап укырга ярамый дигән сүз булмый. Шуңа күрә әхлаксыз һәм сай эчтәлекле кайбер китапларга «тыюлар» булган. Узган гасырда яшәгән ата-аналар балаларының ашаганда һәм яткан килеш китап укыганын күрсә, орыша торган булганнар. Алар фикеренчә, болай эшләү әдәпсезлек билгесе булган һәм сәламәтлекне бозган.

Шахматлар

Әле Петр Беренче дәверенә кадәр православие чиркәве шахмат уеннарына ачу белән караган: янәсе, бу уен артык комарлы һәм христианнарга хас түгел. Әмма ул әүвәл заманнарда чит-ят сыннар һәм шакмаклы такта алу мөмкинлеге бар кешедә дә булмаган. XIX гасыр уртасында Америка җәмәгатьчелеге шахмат уенының балаларга зыяны турындагы мәкалә буенча фикер алыша башлый. Уен шулкадәр мавыктыра, бала бар дөньясын оныта, хәтта яшьтәшләре белән уйнау турында да исеннән чыгара һәм бу аның үсешенә тискәре тәэсир итә дип язылган була анда. Йөрешләрне планлаштыру, шахмат тактасындагы ситуациягә анализ ясау баланы шул дәрәҗәдә җәлеп итә, хәтта партия беткәч тә, ул шул хакта уйлавын дәвам итә. Моны XIX гасыр смартфоннары дияргә була. Шулай ук, җиңелүне авыр кабул итә торган яшь уенчыларның психикасы да какшый. Бер гасыр узгач, салкын сугыш вакытында америкалылар русларны Америка милләтен көчсезләндерү максатыннан махсус рәвештә шахмат таратуда гаепли. Әмма бу наданнар фикере булып кына калды.

Җылы һәм ит

XVIII–XIX гасырларда табиблар һәм педагоглар формалашып беткән, рухы һәм уйлары белән ныгыган кеше генә ит ашарга тиеш дип санаган. Балаларда ул туктаусыз активлык китереп чыгара һәм аларны хайваннар дөньясы вәкилләренә тәңгәлләштерә. Һәм гомумән, туклыклы ризык ашаган балалар тиктормас һәм шау-шулы була. Шушындый теорияләргә нигезләнеп, дворян гаиләләрендә һәм уку пансионнарында балаларны бераз ач калдыра торган булганнар, ит ашатмаганнар диярлек. Ә сөт һәм бераз каткан, искергән ипи иң файдалы ризык булып саналган. 

Педагоглар фикеренчә, әгәр ит ашаган балалар дорфа һәм әрсез булса, җылы исә ялкаулыкка сәбәп булган. Шуңа күрә дәресләр уздыра торган һәм бигрәк тә балалар йоклый торган бүлмәләрдә түбән температура сакларга тырышканнар. Өстәвенә, җылы итеп ябынырга да мөмкинлек бирмәгәннәр. Балаларның урамда кия торган өс киеме дә олыларныкына караганда юкарак, җиңелрәк булган. Шулай иткәндә тән чыныга, рух ныгый дип санаганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100