Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Узган гасырда нахакка 13 ел төрмәдә утырган Фәтхулла бабайга 31 млн сум түләячәкләр

news_top_970_100
Узган гасырда нахакка 13 ел төрмәдә утырган Фәтхулла бабайга 31 млн сум түләячәкләр
Фото: © «Татар-информ»

13 сентябрьдә Уфаның Ленин районы суды 86 яшьлек Фәтхулла Исхаков дәгъвасы буенча хөкем карары чыгарды. Чит кеше кылган җинаять өчен ул 13 ел төрмәдә утырган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

1959 елда 22 яшендә Фәтхулла Исхаковны танышы кылган җинаять өчен төрмәгә утырталар. Хәзер ул 450 млн сум компенсация таләп иткән иде. Суд карары буенча, компенсация 31 млн сум булачак.

«13 ел эчендә Фәтхулла Исхаков хатынын, ата-анасын югалта, баласы ятим кала. Ул ата-анасыз 10 ел чамасы яши. Иреккә чыккач, 50 ел чамасы ул гаделлек эзләп йөри. Шуңа күрә бу сумма – бик аз», – ди Исхаковның адвокаты.

Пенсионер бу акчаны кая куясын да билгеләгән инде – 450 млн сумга ул Сочида өй алырга тели, акчаның бер өлеше бинаны саклауга, хезмәткәрләргә булачак, диелә хәбәрдә.

2021 елның 21 декабрендә Россия Конституция суды, аерым очракларда, судларга, яңа дәлилләр барлыкка килгәндә, прокурор позициясенә карамыйча, хөкем карарларын кире карарга рөхсәт итте. 1959 елда хөкем ителгән Уфа кешесе Фәтхулла Исхаковның дәгьвасына җавап сайтның судында чыккан.

Фәтхулла Исхаков үтерергә маташуда гаепләнеп хөкем ителә, 13 ел колониядә утыра. Ул үзенең гаепсез булуын әйтә, иреккә чыккач та хөкем карарын бетерү артыннан йөри. 2012 елда шаһитларның берсе Исхаков хөкем ителгән җинаятьне үзе кылуын әйтә.

Яңа дәлилләр чыккач, прокурор судка тиешле карарны җибәрә. Берникадәр вакыттан ул аны кире чакыртып ала һәм судка башка җибәрми. Шулай итеп, озак еллар буена бу эштә билгесезлек кала. Прокуратура производствоны берничә тапкыр туктата, реабилитация таләп итүче Исхаковның дәгъвалары буенча судлар моның белән килешми, ләкин хөкем карарын да кире какмыйлар. 1959 елның 25 маенда чыгарылган карарны кире кагу турында карарны Россия Югары суды быел майда гына чыгара.

  • 1959 елда Исхаковны 3 кызны үтерергә маташуда гаеплиләр. Имеш, 22 яшьлек егет танышларының өенә кергән һәм пычак белән һөҗүм иткән. Судта моны 4 кеше раслый, алар шаһит була. Исхаковны 15 елга төрмәгә утырталар, ул үзенең гаепсез булуын исбатлый алмый. Фәтхулла төрмәдә утырганда, хатыны да, әти-әнисе дә үлә. 13 елдан иреккә чыккач, ул кабат гаепсез булуын исбатларга тырыша, дип язган идек.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 сентябрь 2023
    Исемсез
    Соң булса да уң булсын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100