Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Узган елда Россиядә 17 яшькә кадәрге биш хатын-кыз бишенче балаларын тудырган

Узган елда Россиядә 17 яшькә кадәрге биш хатын-кыз бишенче балаларын тудырган

news_top_970_100
Узган елда Россиядә 17 яшькә кадәрге биш хатын-кыз бишенче балаларын тудырган
Россиядә узган елда 17 яшьлек биш әнинең бишенче балалары туган, бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Демография институты директоры Анатолий Вишневский сүзләренә караганда, Россиянең кайбер районнарында бу нормаль хәл санала икән.

2018 елда илдә 12 яшьлек дүрт кыз әни булган, 13 яшьлек 34 кыз да беренче балаларын тапкан. Ә 14 яшьлек әниләр саны 190га җиткән. Тагын дүрт 14 яшьлек әнинең икенче балалары туган. 

15 яшьлек 919 кызның беренче, ә 22сендә икенче балалары туган. 16 яшьлек әниләр саны 2925кә җиткән, шуларның 165ендә - икенче бала, тугызында - өченче бала, икесендә - дүртенче бала.

Эксперт кызларның репродуктив яше 15тән башлануын әйткән.

Россиядә сексуаль мөнәсәбәтләрне рөхсәт итү яше 16дан башлана. 18 яшьлек кешенең 16 яше тулмаган кеше белән җенси мөнәсәбәткә керүе җинаять санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100