Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Узган елда ничә кеше Россия гражданлыгыннан баш тарткан?

news_top_970_100
Узган елда ничә кеше Россия гражданлыгыннан баш тарткан?
Михаил Захаров / "Татар-информ"

2022 елда барлыгы 40 кеше Россия гражданлыгыннан чыгуны теркәгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән life.ru сайты яза. 

«2022 елда Россия Федерациясе территориясендәге Россия гражданлыгыннан чыгу өчен 40 кеше гариза язган», –диелә хәбәрдә.

Россия гражданлыгыннан чыгу өчен, гариза бирүченең ирекле ризалыгы кирәк. Яшәү урыны буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре бүлекчәсенә яки, башка илдә булган очракта, дипломатик вәкиллеккә яисә консуллыкка гариза язып мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза 1 елдан артык яки, гадиләштерелгән тәртип булса, 3 айдан да артык каралмый. Исәпләү тиешле рәвештә рәсмиләштерелгән барлык кирәкле документларны тапшырган көннән башлап алып барыла.

Шулай ук Эчке эшләр министрлыгында аңлатуларынча, билгеле бер сәбәпләр гражданлыктан чыгуга комачауларга мөмкин. Мәсәлән, Россия Федерациясе каршындагы федераль закон белән билгеләнгән бурычлар башкарылмаган булса яки кеше җинаять эше буенча җәлеп ителгән булса. Шулай ук кешенең башка ил гражданлыгы булмаса һәм аны алуга гарантия булмаса, аны гражданлыктан чыгарудан баш тартырга мөмкиннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100