Узган атнада югалган йөкле 17 яшьлек Чаллы кызы табылган
Балигъ булмаган йөкле кызны алып китәр өчен әнисе киләчәк.
Чаллыда яшәүче 17 яшьлек йөкле кыз югалган иде. Аны Казанда тапканнар. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Эчке Эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Югалган кызын әнисе эзли башлаган. Ул полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. 27 ноябрьдә
Инде берничә тапкыр югалып алган кызны сөйгәне янына башка шәһәргә чыгып китте, дип фаразлаганнар.
Югалган кызны кичә Казанда таптылар. Балигъ булмаган йөкле кызны алып китәр өчен әнисен чакырганнар.