Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзеңне яшь хис итү өчен нишләргә кирәк?

news_top_970_100
Үзеңне яшь хис итү өчен нишләргә кирәк?
Фото: Владимир Васильев / "Татар-информ" архивы

Стокгольм университеты галимнәре үзеңне яшь һәм сәламәт хис итү ысулын ачыклаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, йокы сыйфаты субъектив яшькә, ягъни кешенең үзен ни дәрәҗәдә яшь хис итүенә бәйле. Бу хакта «Proceedings of the Royal Society В» журналына сылтама белән «Лента.Ру» сайты яза.

Белгечләр 18-70 яшьлек 429 кешенең күрсәткечләрен тикшергән. Тикшерүдә катнашучылар үзләрен ничә яшькә хис итүләрен, узган айда никадәр еш йокылары туймавын һәм йокымсырап йөргәннәрен сөйләгән. Йокы начар булган һәр төн кешеләрне 0,23 елга картрак тоярга мәҗбүр итә икән.

Шулай ук тикшерүчеләр 18-46 яшьлек 186 кеше белән дә сынау уздырган. Алар 2 төн бары тик 2 сәгать һәм 2 төн 9 сәгать йоклаган. Йокы җитмәү яки бөтенләй йокламау аркасында, алар үзләрен 4,4 елга картрак хис итүләрен сөйләгән.

Субъектив яшь катнашучыларның үзләрен никадәр йокымсыраулы халәттә хис итүләренә бәйле булган. Үзеңне күтәренке хис итү чын яшькә караганда 4 яшькә яшьрәк тою белән бәйле булса, көчле йокымсыраулы халәт үзеңне 6 яшькә өлкәнрәк хис итү белән бәйле булган.

Авторлар фикеренчә, йокы җитмәү һәм йокымсырау кешеләрнең үзләрен күпмегә өлкәнрәк хис итүләренә сизелерлек йогынты ясый. Йокыны саклау исә үзеңне яшь итеп тою өчен мөһим фактор булып тора, дип йомгаклаган тикшеренү авторлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100