Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзеңне үзең мактамасаң...» – Үзен үзе мактаган өчен арбитрны эшеннән читләштергәннәр

news_top_970_100
«Үзеңне үзең мактамасаң...» – Үзен үзе мактаган өчен арбитрны эшеннән читләштергәннәр

Үзеңне мактамасаң, башка кеше мактамас. Арбитр Владислав Безбородов шушы кагыйдәне тормышка ашырган өчен каза күрде.

Арбитр Владислав Безбородовны 25 ел сезоны азагына кадәр казыйлыктан читләштергәннәр. Ул «мораль-этик нормаларны бозуда» гаепләнә, диелгән Россия футбол союзы тараткан мәгълүматта, дип яза «Матч.ТВ».

Футбол союзы Безбородовны ни өчен читләштергәнен әйтмәгән. Әмма «Алё, рэф!» телеграм каналы «Безбородов авторлыгында» дип аталган скриншотлар чыгарды. Имеш, Безбородов үз аккаунтыннан башка арбитрлар турында начар сүзләр язган. Ул мөгаен телеграм-аккаунтына башка исем кушса, башкалар аны танымый дип уйлаган һәм өченче зат исеменнән «Владислав Безбородовны» мактаган, башка арбитларны кимсеткән, мәсәлән, арбитр Лапочкинны «Говнолапочкин» дип атаган. Безбородовны ул «казыйлык итә белгән бердәнбер кеше калды» дигән.

Безбородовка 51 яшь. Ул 2021-2022 ел сезонында Россиянең иң яхшы арбитры дип табылган. Әмма, күрәсең, мондый дан гына Безбородовка җитеп бетмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100