Джон Хопкинс университеты профессоры, 40 елдан артык деменцияне өйрәнүче галим Питер Рабинс үз-үзеңне тикшерү өчен сораулар исемлеген төзегән. Әлеге сораулар Альцгеймер авыруын ачыкларга ярдәм итә. Бу турыда «АиФ» газетасы Daily Mail сайтына сылтама белән яза.
Рабинс сүзләренчә, беренче сорау – якын дусларының яисә туганнарының исемнәрен искә төшерә алмыйсызмы? Бу – аеруча борчулы билге. Ачкыч яисә телефон кайда икәнен онытсагыз, бу – куркыныч түгел, ләкин туганнарыңның исемнәрен оныту – куркыныч симптом.
Игътибар итәргә кирәк булган икенче момент – моңа кадәр җиңел булган эшләрне башкарганда хәзер кыенлык барлыкка киләме?
Чираттагы сорау – кешенең нинди дарулар кабул итүен ачыклау мөһим. Профессор сүзләренчә, рецепт буенча бирелә торган кайбер дарулар баш миенең когнитив функцияләренә йогынты ясавы ихтимал, шуңа күрә акыл сәләте кимү деменция билгесе түгел, ә даруларның йогынтысы булырга мөмкин.
Киләсе сораулар – күп эшне берьюлы башкара аласызмы, күпме алкоголь кулланасыз?
«Алкогольнең организмга йогынтысы наркотиклар һәм рецепт буенча бирелә торган дарулар белән бер үк дәрәҗәдә җитди игътибарга лаек», – дип билгеләп үтте Рабинс.
Аннары үз-үзегезгә сорау бирегез: холкыгыз үзгәрдеме? Мәсәлән, элек ярсынучанрак булгансыз, ә хәзер тынычракмы? Яки киресенчә: элек ошамаган нәрсә хәзер ошый башладымы, ә элек яраткан эшләр кызыксындырмыймы? Кискен үзгәрешләр сизелсә, бу – Альцгеймер авыруы билгесе дә булырга мөмкин.
Тагын бер мөһим момент: йокы һәм уяулык режимы үзгәрдеме? Озак еллар дәвамында йокы бозылу да авыруның иртә билгесе булырга мөмкинлеген ачыклады, дип өстәде профессор.
Рабинс әйтүенчә, деменция – Бөекбританиядә үлемнең төп сәбәпләренең берсе, һәм аны иртәрәк ачыклау авыру белән көрәшүне күпкә җиңеләйтә, диелә хәбәрдә.
