Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзенчәлекле саха җире: Якутиядә нәрсәләр карарга мөмкин?

Якутия – бик үзенчәлекле төбәк. Европа өлешендә яшәүчеләр өчен себердә – төньякта яшәүчеләр барысы да болан асраучылар. Әмма якут – саха халкы ул чумнарда яши торган «чын» төньяк халкы түгел, ул – төрки халык. «Интертат» журналисты Саха иле белән таныштыруын дәвам итә.

news_top_970_100
Үзенчәлекле саха җире: Якутиядә нәрсәләр карарга мөмкин?

Якутия – бик үзенчәлекле, туристларга карар өчен бик күп әйберләре булган төбәк. Әмма илнең калган төбәкләре белән бәйләүче транспорт юллары үсеш алмаган, монда килүе кыен. Күпчелек туристлар өчен Якутиягә килүнең бердәнбер ысулы – һава юллары. Аэропортта ук туристларны 2 телдәге язулар каршы ала.

Минем Якутиягә баруым – безнең «Татмедиа» һәм «Сахамедиа» хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Ике республика җитәкчелеге арасында килешүләр төзелгәннән соң, мәгълүмат алышу турында да килешенгән иде. Нәтиҗәдә, ЯСИА һәм «Саха сирэ» («Саха җире») газетасы журналистлары Казанга килде, алар Татарстан турында мәкаләләр әзерләде, мин – Якутия турында. Җыелган тәэсирләр һәм мәгълүмат шулкадәр күп иде, атлар, саха авылы, якут театры, балык тоту турындагы репортажларга сыймый калганнарны тәкъдим итәм.

Якутск белән 6 сәгать аерма. Сәгать аермасы көнчыгышка барганда һәрвакыт кыен, кирегә кайтканда – җиңел. Ул якка очканда 6 сәгать вакытыңны урлап алалар кебек. 6 сәгатьлек аермага мин 9 көн эчендә ияләшеп бетә алмадым. Менә иртәнге 10да син Якутскида. Ә «үз сәгатең» буенча төнге 2 – иң йокы килә торган чак, ә биредә эш көне башланып кына китә. Кире кайтканда җиңел – самолет 6 сәгать оча, вакыт аермасы да 6 сәгать булгач, очмаган да кебек, 6 сәгать гомер өстәлгән сыман.

Саха һәм Якутия: ни өчен бер республикага ике атама?

Республиканың ике төрле атамада булуының сәбәбе – халыкның үз атамасы һәм Россиядә таралган исеме төрле булуда. Биредә яшәүче төрки халык үзен «саха» дип атый. «Якут» атамасы эвенк, бурят теленнән кергән, дигән фаразлар бар, руслар шулай атый башлаган, аннары башка халыкларга да таралган. Әмма халык үзен саха дип йөртә. «Саха» рус телендә төрләнми. Шуңа да «Саха (Якутия) республикасы».

Саха халкы, килеп чыгышы буенча, борынгы һуннардан чыккан курыкан халыкларыннан дип санала. Алар башта хәзерге Красноярск төбәгендә, 14 гасырда Байкал буенда яшәгән. Аннары хәзерге Якутск тирәсенә – Туймаада үзәненә күченә, анда яшәгән эвенк, юкагир халыклары төньякка күченә.

Сахалар – төрки халык, әмма татар кешесе саха телен аңламый – аларның сөйләме киң таралган төрки телләрдән шактый аерыла. Саха халкы Алтын Урда составында булмаган – телләре үзенчә үсештә булган. Мәсәлән татар, төрек, казах һ.б. телләрдә ислам аша кергән бик күп гарәп-фарсы алынмалары бар. Саха телендә алар юк, аларда бездә булмаган сүзләр – эвен, эвенк, юкагир, корея, япон, монгол телләреннән кергән алынмалар бар.

Шулай да, аралаша торгач, мин беренче карашка татарга бөтенләй аңлаешсыз кебек тоелган сүзләрнең уртак төрки сүзләрдән килеп чыкканын төшенә башладым. Әйтик, мәхәббәт – «таптал». Гаҗәп кебек – бөтенләй охшаш түгел сыман. Бу хакта социаль челтәрләрдә язгач, кайбер дуслар көлеп: «мәхәббәт өчен бик дөрес сүз икән» дип язды. «Тапталу» бездә бит инде башка мәгънәдә, «тапталган хисләр» дигән сүз бар, әмма алай дип мәхәббәтне түгел, барып чыкмаганын атыйлар... Ә мин шулай уйлыйм – бәлки, уртак төрки телдә элекке заманда мәхәббәт «таптал» булгандыр да. Ислам дине килгәч, «тапталу» дип түбән хисләрне атаганнар, ә югары хисләр өчен «элиталы» гарәп сүзе – мәхәббәт килеп кергән... «Рәхмәт» белән дә шул хәл. «Махтал». Башта аңламадым бу сүзне, соңыннан шул ук схема буенча ачыкладым. «Мактал» сүзе бездә дә кулланыла бит – «будь в похвале». «Мактал, улым». Ә инде соңыннан «элита» сүзе – муллалардан кергән «рәхмәт» – «мактал»ны кысрыклап чыгарган.

Тагын бер кызыклы күренеш. Элек татар теленә сүзләр тел кагыйдәләрен исәпкә алып кабул ителгән. Бревно түгел, бүрәнә. Церковь түгел, чиркәү. Хәзер татар теленә кергән сүзләрне «бозмыйча» кабул итәбез: предприятие, производство. Алынмаларны татарчалаштыру өчен бер «Юлдаш» гәзите генә көрәш алып бара - «кылуп», «тилибизыр» дип язарга өнди. Ә саха телендә рус сүзләре бардыр дип уйламассың да, чөнки алар бөтен сүзләрне тел кагыйдәләренә яраклаштырып кабул итәләр. Массыына – машина, оптуобус – автобус. Шуңа да «Якутск» дип язылган язуны да мин башта аңлый алмый тордым. «Дьокуускай» дип языла ул. Үлсәң дә аңламыйсың аның Якутск икәнен.

Сүз уңаеннан, руслар – нуучча, татар – татаар. Ике сузык ике итеп укылмый, бу сүзнең басым төшкән иҗеген аңлата. Саха телендә татарда булган ҕ (калын гъ), (ң), ү, ө авазлары бар, бездә булмаган дь һәм дифтонглар бар. Төрки тамырдан булган сүзләрнең күбесе уртак: мин шул ук мин, сахалар «биир, икки, үс, түөрт...» дип саный.

Саха халкының төп өч милли символы бар

Саха халкының өч төп символы бар. Алар халыкның милли мәдәнияте белән тыгыз элемтәдә. Хомус – кубыз, ул үзенчәлекле саха музыкасы чагылышы. Чорон – агачтан ясалган кымыз савыты, аның өч «аягы» бар, алар ат тояклары кебек ясала, бу – саха халкы өчен изге булган атка табыну культы чагылышы. Өченчесе – сэргэ, ат бәйли торган багана. Анысы өч дөньяны берләштерә торган ритуаль багана. Якутиянең һәр төбәгендә диярлек сез бу символларны очрата аласыз.

Саха халкының төп милли бизәге – дүрт ягында дүрт төртке булган түгәрәктән гыйбарәт. Миңа моны Кояш элементы дип аңлаттылар. Биредә «гало» дигән күренеш еш күзәтелә – күктә бер генә түгел, өч яки хәтта биш кояш чыга. Салкын вакытларда бездә дә була ул. Менә шушы гало милли бизәк рәвешендә халык символларына да күчкән дип аңлаттылар.

Саха халкында милли рух югары. Мин саха телен белмим дигән кешене очратмадым – бар да үз телендә сөйләшә, дөрес, «яшьләр телне оныта» дип борчылу бар, әмма кафеларда да яшьләрнең үз телендә сөйләшкәненә игътибар иттем. Аннары һәр кешедә диярлек милли кием бар икән. Бездә милли киемнәр клубларда гына, ә монда һәр кешенең өендә милли киеме бар. Алар җәй уза торган Ысых бәйрәменә барысы да милли киемдә киләләр. «Бездә милли киемгә мөнәсәбәт һәрвакыт шулай иде», - дип сөйләде базар администраторы Вячеслав Пестряков.

Милли символлар турында сүз барганда, билгеле, Якутиянең асылташлар иле икәнен әйтеп китәргә кирәк. Биредә алмаз һәм башка асылташлар чыга. Татар халык әкиятләрендә дә бит батыр егетнең ерак илләрдән якут ташы алып кайтуы сурәтләнә. Бәлки ул егет шушы яклардан асылташлар алып кайткандыр? Якутскида зәркән эшләнмәләр шактый арзан – бирегә Мәскәүдән махсус килеп бизәнү әйберләре алалар, ди. Якутскида асылташларны музейларда һәм күргәзмәләрдә, билгеле инде күпсанлы ювелир кибетләрдә күрергә була. Алтын чыккан җирендә кыйммәт була дигән мәкаль бу очракта туры килми. 

Саха китаплары һәм милли уеннары

Якутскида нинди генә сувенирлар юк! Гадәти кружка-тәлинкәләрне әйтмим дә инде. Милли бизәкле сумкалар, аяк, баш киемнәре – исәбе-хисабы юк. Саха халкының дини йолалары белән бәйле сувенирлар бик күп. Әйтик, ат кылыннан – ялыннан, койрыгыннан үреп, чигеп ясалган аяк киемнәре, келәмнәр. Алар бик кыйбат. Ул аяк киемен ничек кияләрдер, миңа бик кычыттыргыч тоелды. Саха халкының дини йолалары белән бәйле сувенирлар бик күп. Теләкләр язылган амулетлар - саха телендәге «догалар» дисәм, гөнаһ булмасмы? Ат койрыгыннан ясалган дейбиир. Саха дини йолаларын үтәү өчен кирәкле җиһазлар – әйтик, бәләкәй мич – камелек.

Якутиядә төннәр озын, кышлар озын. Ут юк, кеше урамда нидер эшли алмый - салкын. Шул сәбәпле, бу халыклар мич алдында кул эшләре белән шөгыльләнгән. Кызлар бәләкәйдән чиккән. Якутия халыклары киемнәренең чәчәкле-чуклы, әллә ниләр ясап бизәлүенең сере шунда.

Якутия халыкларында өстәл уеннары шулкадәр төрле һәм күп – шаккатырлык. Монысының да сәбәбе шул ук – балалар өйдә уйнарга мәҗбүр булган бит инде. Якутиядә хәзер ел саен милли уеннар буенча фестиваль уза. Кибетләрдә дә бик күп өстәл уеннары сатыла. Кызыксынгач, кибетче апа бер уен уйнап күрсәтте. Ике ягы ачык тартмага түгәрәк бүрәнәчекләр тезелә, алар өстенә тигез такта кисәге куела, анысына исә кеше сыны бастырып куялар. Кешене екмыйча гына астындагы бүрәнәчекләрне берәм-берәм тартып аласы. Монда кул осталыгы да кирәк, башны да эшләтәсе - физиканы белү дә комачаку итми. Уенда шундук җиңелдем – кибетче 6 бүрәнәне тартып алды, мин – бишне. Менә шундый уеннар искиткеч күп саха халкында. Без татарның милли уеннары күп дип куанабыз инде ул, әмма сахаларда күбрәк кебек.

Китап кибетендә саха телендәге китапларның күплеге сөендерде. Балалар өчен китапларны, шаманнар турында, мистика, тәңречелек нигезендә дәвалау турындагы әсәрләр популяр икән. «Чынлап дәвалыймы?» дип сорадым кибетчедән. «Дәвалый», - ди. Китап бәяләре бик кызык - 197, 506, 616, 539 сумнарга сатыла. Бәяләр никтер түгәрәкләнмәгән. Мәхәббәт – «таптал» турында китаплар күп. «Таптал күүһэ» – «мәхәббәт көче»н бик яратып укыйлар икән. Татар язучыларының китапларын күрмәдем. Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның «Калдырма, әнкәй!» китатыбының саха теленә тәрҗемәсе бар иде.

Милли уеннар турында сүз чыккач, милли көрәш – хапсагай турында әйтми калып булмый. Ике егет көрәшә. Кем беренче булып җиргә аяк табаныннан кала урыны белән кагыла, шул җиңелә. Көндәшеңне тарткалый, этә, төрте аласың, сугарга, аяк балтырыннан югарырак тибәргә генә ярамый.

Саха халкы исемнәре русча

Саха халкының исем-фамилияләре русча, биредә Үзәк Россиядә бөтенләй диярлек очрамаган борынгы исемнәр – Порфирий, Ефим, Тимофейлар гадәти күренеш. Бу саха җиренә руслар килү белән бәйле. Әмма монда адым саен диярлек чиркәү булса да, халыкның күпчелеге үз динендә – тәңречелектә калган. Соңгы елларда үз исемнәрен дә куша башлаганнар. Иң киң таралган исемнәрнең берсе – Сәрдәнә. Зыялылар, җырчылар, паспорт буенча рус исемнәрендә булсалар да, еш кына саха исемнәрен псевдоним итеп ала.

Якутиядә салкын

Якутиядә салкын. Салкын урыннар күп анысы, әмма Җир шарының кеше яши торган урынындагы салкынлык полюсы нәкъ менә биредә. Якутиядәге Оймякон шәһәрендә абсолют минус – 72 градус теркәлгән. Бик нык салкын булганда биредә томан төшә һәм берничә метрдан берни күренмәслек дәрәҗәдә була, ди. Андый чакларда кешеләр урамга чыкмаска тырыша, чөнки бу тормыш өчен куркыныч. Шулай да, кыш салкын булса да, һава коры булгач, җиңелрәк.

Биредәге бөтен яшәеш шушы салкынга каршы көрәш дияргә була. Кешеләр калын киенеп йөри: күзләре генә күренеп тора. Төньяк халыкларын элекке китапларда сурәтлиләр бит ак каймалы капюшоннан? Монда балалар һәм кызлар чыннан да шулай киенеп йөри. Дәреслекләрдәге сурәтләрдән төшкәннәр диярсең.

Җир астында - мәңгелек туң. Аның калынлыгы 500 метрдан 1500 метрга кадәр – шундый катламда мәңгелек бозлык. Җирнең өске катламы җәен күп дигәндә 2 метрга җеби, ә аста – каткан җир. Шуңа да биредә чишмәләр була алмый – кышка суны күлдән боз кисеп әзерләгәннәре турында инде сөйләдем. Мәңгелек туң булгач, игенчелек белән тулы мәгънәсендә шөгыльләнү мөмкин түгел. Бердән, җәй кыска, икенчедән, сөргән басу ныграк җылына, җирдәге туң катлам эри һәм күпмедер вакыттан соң басуың сазлыкка яки бөтенләй күлгә әйләнә. Шуңа да аерым, кулай булган урыннарда һәм зур булмаган мәйданнарда гына нәрсәдер утыртырга була.

Шуңа да саха халкында игенчелек культурасы юк диярлек. Казанга килгән саха дусларым кафеларда бәрәңге ашлары күп булуына гаҗәпләнгән. «Аннары ашап караган идек, аңладым – сездә бәрәңге чыннан да тәмле икән», - диләр. Кызык итеп сөйләделәр – Якутиядә бәрәңге башлыча Олекмин олысында (районында) утыртыла, ди. Риваятьләр буенча, анда Пугачев баш күтәрүеннән соң сөрелгән татарлар яши, имеш. Алар инде телләрен югалткан, үзләрен саха халкы дип таныйлар, ә менә чыгышлары һәм менталитетлары буенча татар булып калганнар – бәрәңге утырталар, имеш. Бу ни дәрәҗәдә дөрестер, анысын белмим, мин ул төбәккә бармадым.


Мәңгелек туң булу сәбәпле, шәһәрдә күп катлы йортлар җирдән күтәртелеп эшләнә – субайларда утыра. Бу йорт асты җилләп торсын өчен кирәк. Йорт җиргә тиеп торса, җәен бина җирне ныграк җылытып, мәңгелек туң режимы бозылырга мөмкин. Йорт тирәсендә сазлык барлыкка килүе, бина җимерелүе ихтимал. «Тәпиләрдә» басып торгач, температура режимы бозылмый.

Салкында бит әйбер кысыла, җылыда – киңәя. Бөтен әйбер дә шуны исәпкә алып ясалган. Әйтик, җылылык торбалары зигзаг рәвешендә – салкында пружина кебек уйнап утыра алсыннар өчен шулай. Тимер юл рельсы да шундый зигзаг – шуңа монда поездлар би-ик әкрен йөри.

Якутск шәһәре

Шәһәр Лена елгасы ярында утыра. Лена эвенк телендәге «Елюенэ» – зур елга дигән сүздән килеп чыккан ди, «Лена»га аваздаш булганга, шундый атама эленеп калган. Лена – Россиянең иң озын елгасы.

Шәһәрнең икенче ягында сопкалар. Сопка – сөзәк битле, зур булмаган тау. Менә безнең Чатыр тауны Азнакайдан Әлмәткә кадәр сузсаң, сопка дип атап булыр иде. Шәһәрне бер яктан шул сопкалар ышыклап тора. Чучур Муран (очлы сопка) дигәне янында күзәтү мәйданчыгы бар – шунда менеп, шәһәрне өстән карап була. Мин дә менеп карадым.

Якутскиның җирле «Боровое Матюшино»сында – Сэргэлэх дип аталган урынында җир урыннары бик кыйммәт тора икән. 20 миллион тора ди бер йорт урыны. Шәһәрнең ул ягына да барып кайттым – анда урман уртасында байларның зур-зур коттеджлары салынган. Ул урында бәрәңге дә үстереп була икән. Әйбәт җир булып чыга инде. Шуңа да кыйбатлы урын.

Шәһәрдә бер бүлмәле фатир – 8 миллион, коммуналь түләүләр дә югары, 3 бүлмәле фатир өчен түләү биш ел элек үк 8 мең торган. Электроэнергия, җылылык кыйммәт тора.

Салкынга ничек түзәләр?

Якутскида машиналарны кышка әзерлиләр. Двигательне, радиаторны алдан да, астан да төрәләр. Ике кат пыяла куялар. Бу, билгеле, өстәмә чыгым дигән сүз. Төньякта яшәү арзанга төшми.

Ә менә берничә ел элек машиналарга синтепон чехол кидерә башлаганнар. Аны ни өчендер «Наташа» дип атаганнар. Хатын-кыз кебек җылыткангамы, әллә инде беренче җитештерүче предприятие шулай аталгангамы – анысын төгәл генә әйтә алмадылар. Ишегалдында торган машиналар барысы да «наташалы». Эштән кайтуга, багажниктан чехолны чыгарып, машинаны төреп алалар. Салкында яшәү чыгымлы. Җылы гаражы булмаганнар машиналарын сүндерми дә, чөнки аннары язга кадәр кабыза алмаячаксың. Төннәрен ишегалларында эшләп торган машиналар – гадәти күренеш. Таймерда калдыралар – машина 10 градуска суынуга, ул автомат рәвештә кабына, эшләп утыра. Аннары сүнә, тагын автомат кабына. Әгәр машинаңны кышка әзерләмәсәң, барган шәпкә дә сүнеп, юлда катып калырга мөмкинсең, ди.

Себер халкы һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итеп исән калган. Ерак юлга киткәндә, үз законнары бар – ялгызың, яки бер генә автомобильдә чыгып китәсе түгел. Ватылып калсаң, исән кайтуың икеле. Һәр кешенең автомобилендә беренче чиратта кирәкле җиһазлар, шул исәптән чиләк бар. Ватылып калсаң, чиләктә учак ягып җылыныр өчен бу.

Халык ярдәмчел, әмма чыгарылмалар да бар, билгеле. Берничә ел элек булган шундый хәлне сөйләделәр. Гаилә ерак юлга чыгып китә, машиналары ватыла. Йөртүче юлга чыгып, машиналарны туктатмакчы була, беркем туктамый. Ул туктамаган машиналарның номерын таяк белән карга язып барган. Бу кешеләр гаиләләре белән катып үлә, зур шау-шу чыга, номерларны укып, туктамаган кешеләрнең кемнәр икәнен ачыклыйлар, халык тарафыннан кискен тәнкыйтькә дучар ителә. Аннары күп чыгышлар була, кешеләргә кат-кат җиткерәләр – юлда машина туктап тора икән, һәркем хәл белешергә тиеш: ярдәм кирәкмиме?

Якутия юллары

Үзәк Якутиядә кешеләр элек-электән «алас» дип аталган урыннарда яшәгән. Алас – ул күл янындагы үзәнлек, ачык урын, Якутиядәге типик ландшафт дип әйтик. Биредә таулар - сопкалар, аларда урманнар, сопкалар арасында да тайга, менә шул тайга уртасында аланнар бар. Республикада 700 мең елга һәм 800 мең күл бар – күптән түгел генә бер кешегә бер күл туры килгән. Бу әле күл дип реестрга кергәннәрне генә исәпкә алганда – безнең Казан кварталындагы үрдәк күлен дә күлгә саныйбыз, минем аңлавымча, биредә андый бәләкәй күлләрне исәпкә дә алып тормыйлар.

Якутиядә юллар – иң зур проблема. Кайбер районнарга юл бөтенләй юк! Якутскига бара торган федераль трассада машиналар гына түгел, чылбырлы тракторлар батып кала ди – интернетта андый видео-фотолар күп. Илнең мәйданы 3 миллион 83 мең квадрат километр, һәм шунда халык 1 миллионга да тулмаганны исәпкә алсак, сәбәбе аңлашыла да. Һиндстаннан чак кына азрак территория бит бу! Якутия аерым ил булса, зурлыгы буенча дөньяда сигезенче урында булыр иде.

Бер кызык вакыйга сөйләделәр: Мордовиядән килгән түрәләр Хангалас олысында (районында) юллардан зарланып сүз кузгаткан. Бер Хангалас олысының Мордовия кадәр зурлыкта икәнен аңлаткач, тынганнар. «Мордовиядә юллар салуга күпме акча бирелә, ә монда күпме?» дигән сорау биргәч, чагыштыруның урынсыз икәнен аңлаганнар.

Саха халкының үзенә генә хас шөгыльләре бар. Шуларның берсе - боз астыннан балык тотуда булганнан соң, «Сахамедиа» җитәкчесе Виктор Колесов кабинетындагы галәмәт зур картадан кая барганыбызны күрсәтте. Мин үземчә бик еракка бардым кебек – чынлыкта Якутск янында гына булганмын. Еллар буе эшләгән журналистларның, түрәләрнең дә Якутиянең барлык олысларына бармаганнары бик күп икән.

Якутия бик бай. Анда газ, күмер чыга, алтын, алмаз табыла. Индустриаль яктан алга киткән урыннары күпмедер дәрәҗәдә өйрәнелгән. Иксез-чиксез тундраларында болан көтүләре булган урыннарында да әле кешеләр бар. Әмма кайбер төбәкләрендә бөтенләй кеше яшәми, анда нәрсә бар икәне дә билгеле түгел, ди.

Юл булмагач, нишлиләрме? Елгалар каткач, шуннан йөриләр. Руслар аны «зимник» дип атый, саха телендә – «кыстык», безнеңчә «кышлык» була инде, татарда сүзе дә юк. «Кыстык»ларга махсус әзерләнеп, берничә йөк машинасы белән чыгып китәләр. Ә каядар «кыстык» та юк - вертолетларда гына баралар.

- Төньяк районнарда беркайчан да кеше яшәмәгән урыннар бар, - дип сөйләде Виктор Колесов.

Кеше яшәмәгән урыннарда ни икәнен беркем дә белми, шуңа легендалар да барлыкка килә... Мәсәлән, Мирный районындагы «Үлем үзәне». Анда аучылар җир астына кереп киткән металл торбалармы, казаннармы күргәннәр, җир астында шәһәрчек бар, имеш... Бу казаннарны үз күзләре белән күргән аучылар барысы да үлгән. Аннары инде казаннарны галимнәр тикшермәче булган икән, таба алмаганнар – монда бит мәңгелек туң, җир уйнап тора, тегеләр күмелеп калган. «Оча торган тәлинкә» дип әйтәләр», - ди Виктор Колесов. Якутиядә ни булмас дисең – очсыз-кырыйсыз Якутия бит ул!

Вертолет билгеле бик кыйбат, монда кеше кызык өчен генә Якутскига барып кайта алмый, бер чыгып китә икән – мәңгелеккә дигәндәй... Шул сәбәпле, студентлар укырга элеккеге замандагы рекрутлар кебек чыгып китә. Укырга китә... һәм кайтмый. Дөресрәге, кайта алмый. Укып бетереп, акча эшли башлагач, ниндидер сумма туплагач кына туган ягына кайталар икән. Шуңа да республиканың төньяк районнарында яшәүчеләр студент булырга теләгән балаларын туган якларыннан мәңгегә дигән кебек озаталар.

Бер түрә булган егетне мисал итеп сөйләделәр – ул туган ягына әллә 32, әллә 33 яшь тулгач кына кайта алган. Чыгып киткән, өйләнгән, балалары туган – ә әти-әнисе боларны күрми дә... Яхшы эшкә кереп, эш урынында туристик путевка бирәбез дигәч, туган ягына сораган. Ә анда бару гына да 80 мең ди. Гаилә белән кайтып килү дигәндә, билгеле, зур сумма килеп чыга. Хәзер ярый телефон, видеоэлемтә бар, ә элегрәк? Айлар буе йөри торган хат кына кала... Шуңа да чыгып киткән яшьләр мәңгегә чыгып китә, ә кем туган ягында кала –ул да мәңгегә калган дигәндәй, монда «йөреп» эшли алмыйсың. Шуңа да Россиядә поликлиникаларны оптимизацияләү Якутиягә иң нык бәргән реформа булган. Бездә район үзәгеннән 40 км ераклыкта булган поликлиниканы ябу да зур проблема китереп чыгара, ә монда бу катастрофага тиң. «Кеше авырса, нишлиләр?» дигән сорау туа. Мин дә сорадым. Район (олыс) үзәгендәге поликлиникадан вертолет чакырталар. Һава торышы начар булса, килә алмаса, нишли? Нишләсен? Түзә. Төньякта яшәү бик кыен.

Ә саха халкы чыннан да түзем. Аз сүзле һәм түзем. Эмоциональ халык яшәми биредә. Кайвакыт юлдашларың турында «бу миңа ачулы ахры» дип тә уйлап куясың. Аннары ияләшәсең һәм аңлыйсың – ачулы түгел, ул үзе шундый. Барын да эченә җыя. Монда уртача гомер озынлыгы да үзәк Россиядәгегә караганда түбәнрәк. Рәсми саннар буенча, 3 ел.

Юллар булмау сәбәпле, мин үзем дә Якутскидан 200 км ераклыкта гына булган табигать һәйкәле - «Лена баганалары» – «Ленские столбы»га бара алмадым. Җәен кораб белән йөзеп бара аласың билгеле, ә кышын – «кыстык» белән. Дөньяның могҗизасы дип аталырдай табигать күренешләренең берсе кул сузымында гына... ә күреп булмады. Боз нык түгел диделәр.

Боз әле ныгып өлгергәнче, елгада «мендәр» дип аталган транспорт йөри. Ватрушка кебек пропеллерлы транспорт елганың бер ягыннан икенче ягына пассажир ташый. Бик кыйммәт дип таптым – 29 км ераклыктагы бистәгә бару 3500 сум тора. Ягулыкны да аз ашамыйдыр инде «мендәр», кешене дә аз төйи – шуңа кыйммәт.

Бәяләр

Бәяләр кыйбат. Тавык итенең бер кг – 320 сум, сыер ите – 650-900 (яхшы урыннары). Балык күп булса да, кыйбат. Әйтик, иң күп булган карась (кәрәкә) дә сезон вакытында 300 сум иде. Кишер – 250, кәбестә – 70, помидор – 150. Шикәр комы – 114, сөт – 127. Уртача хезмәт хакы бездәгегә караганда югарырак, әмма бу биредә алмаз, алтын табучылар күп булуы белән аңлатыла. Кибеттә кассага кереп эшли башлаган кешегә бездәгегә караганда чак кына артыграк – 35 мең тирәсе түлиләр икән. Әйбер бәясе һәм коммуналь түләүләр кыйбат икәнен исәпкә алганда, бу бәяләрне компенсацияли алырлык түгел, билгеле.

Гомумән, Россия белән чагыштырганда монда бәяләр арзан түгел. Такси да бик кызык. Бездә бит такси чакырасың, бәянең күпме икәнен такси билгели, риза булсаң – барасың. Монда киресенчә – такси чакырасың да, фәләнчә сумга барырга телим дип язасың. Таксист моны күрә, теләсә – килә, теләмәсә – юк. Минималь бәяләр 300 сумнан башлана. Кызык өчен 200 сум дип язып караган идем – күгәреп катканчы басып тора аласың, берәү дә заказыңны алмый. 300 дип куясың – пәйда булалар.

Халыкның ничек яшәгәнен күрер өчен базарга да кердем. Башлыча ат ите сатыла, болан ите дә бар. Болан ите кыйммәтрәк, тыгызрак, төсе караңгырак, үзгә тәме бар – ул бит мүк ашап яши, шуңа да шулай. Ә балыкның инде нинди төре генә юк! Чиста суда яшәгәч, саз исе юк, никтер шыр кылчыктан да тормый.

Кибетләрдә кулдан ясалган эшләнмәләр бик күп. Бездә инде музейларда гына карап була торган әйберләр сатыла – шунысы гаҗәп. Мәсәлән, кул белән май яза торган әйбер - «өтөк». Әле дә кул белән язалар, димәк. Бездә булмаган әйберләр дә бар – әйтик «строганина» - ясый торган җиһаз. Каткан балыкны шунда куясың да пычак белән кырып-кырып телемләп аласың. Строганина дигәне шул каткан балык инде.

Бәяләр турында сүз чыккач, хезмәт хакын да әйтеп китәргә кирәк. Биредә салкын булгач, өстәмә түләнә, алтын, алмаз, күмер, газ чыга. Билгеле, бу өлкәләрдә хезмәт хакы әйбәт, «төньяк»ныкы өстәп тә түләнгәч, яхшы хезмәт хакы чыга. Шуңа да 2022 елда уртача хезмәт хакы 89 мең булган (Татарстанда 56 мең). Әмма шушы «элиталы» хезмәт хакын алып атсаң, анда да бездәге кебек үк яшиләр дип әйтеп була – хезмәт хакы бераз гына югарырак. Әйтик, кибеткә килеп эшли генә башлаган кибетчегә бездәгедән бераз гына күбрәк – әйтик, 35 мең тирәсе тәкъдим итәләр. Монда азык-төлек кыйммәт, кышның озын икәнен исәпкә алганда, яшәү кыйбаткарак чыга.

Якутскида тыныч

Сәгать аермасына ияләшә алмау сәбәпле, төннәрен урамга чыгып сәяхәт итеп йөрдем. «Элек бездә куркыныч иде, хәзер тыныч», диде танышларым. Бара калсагыз, алай йөрегез дип өндәмим, әмма үз тәҗрибәмнән әйтә алам – Якутскида тыныч. Нинди тыныч кына әле! Шыр буш урамнар! Мин үзәк урамда яшәдем, төнге бердә урамда адәм әсәре дә калмый. Бер мин йөрим. Авылдагы кебек. Анда да бит шулай – ун тулгач, авыл йокыга тала. Монда да берүзем йөрдем шулай. Якутиядәге танышларым шәһәр читендә төнлә чыгып йөрмәскә киңәш иткән иде үзе. Дөрес, мондый киңәш Якутскига гына түгел, бөтен шәһәрләргә, шул исәптән Казанга да кагыладыр инде ул. Миңа усал-унтагай кешеләр очрамады диярлек.

Дөрес, атна азагына урамнарда яшьләр артты, кафе тирәләрендә шау-шулы компанияләр барлыкка килде. Әмма сугышкан түгел, каты әшәке сүгенгәннәрен дә күрмәдем. Шулай да Якутиядә эчкечелек проблемасы бар икәнен әйтәләр. Барлык төньяк халыкларына хас булганча, биредә яшәүче халыклар да «утлы су» эчсә, башын югалта, дип, төрле тарихлар сөйләделәр.

Һәйкәлләр

Лена елгасы яр буенда Якутия төбәгенең Россиягә кушылуын сурәтләгән монумент һәм 1632 елда Якутск кальгасына нигез салган стрелец Петр Бекетев һәйкәле бар. Бу монумент саха халкының ритуал символы сэргэ рәвешендә ясалган, өстендә – тәре. Шуңа моңа ике диндәге халыклар да каршы да чыгып маташкан икән.

14 гасырларда саха халкы төрки халык буларак формалаша. Нәкъ менә Петр Бекетев килгән заманнарда Тыгын (Тәгиндер безнеңчә) Дархан саха халкы дәүләтен оештырмакчы була, билгеле бер уңышларга да ирешә – кабилә булып яшәгән халыкларны берникадәр җыя. Әмма Тыгын Дархан 1631 елда һәлак була, аның төгәл язмышы билгеле түгел. Андый шәхес бераз алданрак туса, бәлки саха дәүләте дә барлыкка килер иде, әмма тарих икенче юлдан китә. Бирегә килгән казаклар, стрелецлар җирле халык белән кискен конфликтларга керми – чөнки биредә «Ничек исән калырга?» дигән мәсьәлә көн үзәгендә, җирле халыкның тәҗрибәсен кулланмыйча, исән кала да алмыйсың. Кайбер тарихчылар әйтүенчә, стрелецлар татар телен белгән, шул сәбәпле, аларның килүе биредә зур протестлар уятмаган, ди. Христианлаштыру соңрак - 18 гасырда башлана, чиркәүләр салына. Якутиядә христианлаштыру Идел буендагы кебек мәҗбүри узмаган, мөнәсәбәт тә үзгә. Саха халкы башлыча үз динендә калган.

Шәһәрдә Якутск острогы – ныгытмасына охшатып ясалган биналар бик күп. Ныгытма үзе сакланып калмаган. 17 гасырда бирегә килгән руслар, саха халкын җәлеп итеп төзегән ул ныгытманы. 2002 елда, Якутиянең рус дәүләтенә керүенең 370 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан, сакланып калган соңгы башняда янгын чыга. Рәсми фараз – балалар шырпы белән уйнаган, шундый имеш-мимеш тә йөри - Якутиянең рус дәүләтенә кушылуын күрсәтеп торган символны яндырганнардыр, диләр. Хәзер ныгытма яңадан төзелә.

Шәһәр читендә ике милли ресторан комплексы бар. «Махтал» дип атаганы нәкъ менә шул Якутск кальгасы рәвешендә ясалган. Икенчесе «Чочур Муран» дип атала, анысы саха халкының борынгы йортлары – балаган рәвешендәрәк. Анысына музейга килгән кебек килеп, саха халкының, төньяк халыкларның элекке тормышын музейдагы кебек карап йөреп була. Чумнар да бар анда, балаган, сэргэләр дә.

Шәһәр үзәгендә якут совет әдәбиятына нигез салган Платон Ойунскийга һәйкәл куелган. Ул – Пушкин, Тукай, Галимҗан Ибраһимовлар кебек шәхес дияргә була. «Минем телем – агымсулар, минем телем – җырлап торган яңгыр бөртекләре, минем телем – якут үзәнлегендәге бураннар», дип язган бу кешенең язмышын чамалыйсыздыр – репрессияләнгән, 1939 елда тоткынлыкта үлә.

Якутск үзәгендә урам җыештыручыга да һәйкәл куелган. Бик мәзәк һәйкәл ул - кайсы ягы алды, кайсы арты, ирме, хатын-кызмы икәнен дә белеп булмый – калын киемгә төренгән сын. Биредә кешеләр чыннан да калын киенә, күзләре генә күренеп тора. Матур булып кылтаеп йөрүче яшьләр би-ик сирәк.

Музейлар

Төньяк халыклары тарихы һәм мәдәнияте музееның ярты өлеше, кызганыч, ремонтка ябылган иде. Музей комплексына кергән сөргенгә озатылучының да йортын карап булмады. Әмма караган кадәре дә бик кызык. Биредә төньяк халыкларның ничек яшәгәнен күзәтергә була. Мин сахалар яшәгән йорт – балаган турында сөйләдем инде.

Музейда Якутиядәге халыкларның яшәү рәвешен күзәтеп була. Биредә эвеннар, эвенклар, юкагирлар кебек халыклар яши, чукчалар да бар. Аларның күбесе инде телләрен югалтып бетереп бара, аларны дәүләт саклый санала, аларга күп нәрсә рөхсәт тә ителгән. Әйтик, ауда яшүсмерләр дә катнаша, монда бармак ашарак карыйлар. Бездә балаларга пычак бирергә куркалар бит инде, андый баланы полиция тотса, ата-анасына штраф салалар. Ә монда – балалар 3-4 яшьтән пычак белән ашый, пычак белән файдалана – бу гадәти хәл санала. Һәм алар киселми дә икән.

Шулай ук төньяк халыкларын армиягә дә алмыйлар, җинаять эшләгән очракта да аларга лояльрәк карыйлар, ди. Күз йомарга тырышалар. Әле бит өстәвенә бу халыкларның күбесе бик сугышчан. Башкача була да алмый – кырыс табигать шартларында сентименталь милләт яши дә алмас иде.

Эвенк кызына өйләнгән бер ир белән сөйләштем, ул үзе – Урта Азиядән. Бик кызык итеп бергә яшәүләрен бәян итте.

- Төньяк халыклары – балалар кебек: бик тиз кызалар һәм артык уйлап тормыйлар. Ә сүз запасы аларда аз. Безнең кебек кулларны болгап талашмыйлар. Мин хатынның нервланып йөргәнен күргәч, өйдәге пычакларны яшереп куям – чөнки ул ачулангач, талашып тормый, шундук сугыша гына башлый. Россиядә кызлар сугыша башласа чәчкә ябыша, ә бу аяктан егарга омтыла. Алар балачактан ук дөрес итеп сугыша белеп үсәләр, чөнки балачактан ауга йөреп, сугышып үсәләр. Ә болай без дус, тату гаилә, әллә ни уйлый күрмәгез тагы...

Чумнар пирамида формасында, ул болан тиресеннән ясалган, идәнендә - аю тиресе, иң өстә – төтен чыгар өчен тишек. Бу чумда төньяк халыкларның бөтен тормышы узган. Бөтен кием, аяк киеме – болан тиресеннән, төп ризык та шуннан. Витаминнар да шуннан. Төньяк халыклары малны муеныннан суймый, корсагын ярып, аортасын кисә һәм кан эченә җыела. Элек-электән анда кан эчкәннәр, моны кыргыйлык дип кабул итәләр, әмма бу – исән калу ысулы. Витамин булмаса, кеше яши алмый, ә биредә яшәүче халык өчен кан белән бергә витамин кергән. Ә юыну болайрак – тәнгә май сөртәләр дә, шуның белән кырып алганнар, ди.

Чумның җәйге варианты каен тузыннан ясалган.

Аяк киемнәре, өс киемнәре барысы да болан тиресеннән ясалган, барысы да бик нык бизәлгән. Бу халыкның бөтен яшәеше боланнар белән бәйле булган.

Чумнар хәзер дә кулланыла икән. Әмма инде тире урынына синтепон материаллар файдаланалар, ди. Чана урынына – буран. Болан асраучылар шәһәргә бик нык күченә, шул сәбәпле, аларның телләре дә югала бара икән.

Кайсы халык бөек дигән сорау булса, мин аңа шушы төньяк халыклары дип җавап бирер идем. Урамда минус илле, чумда күпме? Ә алар яшәгән, бала тапканнар! Ашарга нәрсә диген? Шул бер болан. Шуңа да аларда безнең өчен кыргый әйберләр бар – әйтик, кан эчү. Бу организмга витамин керсен өчен кирәк, чөнки биредә җиләк-җимеш юк, витаминнар кан аша гына кергән.

Билгеле, хәзерге заманда бу халыкларның да көнкүреше бик нык үзгәреп бара. Хәтта болан асраучы көтүчеләр дә болан тиресе белән азапланмый ди, тирмә өчен сентипон гына куллана икән. Боланны да җигеп мәшәкатьләнмиләр – «Буран»нар булганда, нәрсәгә кирәк ул? Һәм менә традицион яшәү рәвеше үзгәрү сәбәпле, бу халыкларның телләре дә юкка чыгып бетеп бара икән.

Якут музеенда мин бик гаҗәп экспонатка тап булдым. Юкагир кызының егеткә язган хаты шаккаткыч! Юкагирлар – көнчыгыш Себердә яшәүче аз санлы халык, хәзер алар 2 меңгә дә тулмый. Хәрефләре булмаса да, юкагирлар махсус символлар белән хат язышкан. Музейдагы «хатны» күргәч, «ни турында дип уйлыйсыз» дип сорадылар. Билгеле мин әйтә алмадым. Аннары аңлатып бирделәр инде. Кыз белән егет сурәтләнгән. Кыз икәне толымнарыннан күренә. Кыздан егеткә уклар китә. Ә егетнең уклары читкә киткән. Кызның «Мин сине яратам, ә син миңа карамыйсың» дип язган ачулы хаты икән бу. Юкагирларда хатын-кыз линиясе көчлерәк санала икән, шуңа да кызның шундый кыю булуы гаҗәп түгел. Графика булмаса да, кыз теләгәнен чалт итеп әйтеп биргән. Шул заман смсы инде бу.

Тагын бер кызыклы музей – мамонт музее. Монда шулкадәр күп мамонт сөякләре табалар – алар Якутиянең символларының берсенә әйләнгән. Бу бичара хайваннар бездә дә булган инде алар, әмма бездә туң булмау сәбәпле, алар инде күптән череп юк булган, кайлардадыр гына сөякләре табыла. Ә монда әлегә кадәр хәтта итләре сакланганнары бар. Күптән түгел генә университет галимнәре тапкан икән шундый бер мамонтны – җебегәч, итеннән кып-кызыл каны агып тора... Тиреләре, йоннары турында әйткән дә юк инде.

Мамонт 3,5 метр биеклектә, 6 тонна авырлыкта булган ди. Йоны берешәр метр озынлыкта булган. Карап торышка ук гаҗәп – моның кадәр гәүдәне ничек туйдыра алды икән ул? Ярый үлеп беткәннәр әле, исән калмаган да булырлар иде, ничек ашарга җиткерер идек дип уйлап йөрдем. Көн саен 400 кг үлән ашаган икән үзе. 10 мең еллар элек үлеп беткәннәр.

Музейда сарыкүгез, мәгарә юлбарысы, мөгезборын кебек борынгы хайваннарның сөякләре дә бар.

«Мәңгелек туңлык патшалыгы»

Якутиягә килгән туристлар «Мәңгелек туңлык патшалыгына» килми калмый. Шәһәр янындагы сопка эченә туннель казып кергәннәр – туңлык музее әзер! Монда алар икәү – берсе галимнәр өчен, анда махсус килешү нигезендә генә барып була, икенчесе туристлар өчен – «Мәңгелек туңлык патшалыгы» дип атала. Җәен килү тәэсирле, диләр. Урамда 30 градус эсселек – ә музейда минус 20! Җәен кергәндә җылы киемнәр бирәләр.

Монда бозлардан сыннар ясалган, алар саха халкының легендалары, ышануларына, шулай ук хәзерге замандагы популяр фильмнарга да багышланган. Шулай ук килгән кунаклар фотога төшсен өчен кызык итеп эшләнгәннәре дә бар. Мәсәлән, аю тиресе белән төрелгән боз кәнәфи, боз карават. Рәхим итеп утырып, ятып фотога төш!

Безнең халыклар бер-берсеннән бик ерак та, якын да. Легендалар уртак түгел, әмма уртак элементлар бар. «Мәңгелек боз патшалыгында» шуңа багышланган аллея бар. Кышны Чесхан дип аталган үгез алып килә икән. Ул Чолбон исемле кызны ярата башлый. Мәхәббәт башлана боларның – күккә күтәрелеп очалар. Кояшка якынайгач, үгез эри башлый, мөгезләре коела. Ул «көт, мин кайтырмын!» дип кычкыра да, кире җиргә төшеп китә. Чолбон, аны көтеп, йолдызга әйләнә. Һәм ел саен үгез октябрь аенда сөйгәне янына күтәрелә икән. Шул вакытта кыш килеп җиткән санала. Нинди уртаклык диярсез? Билгеле, Чулпан йолдызы атамасы.

Саха кухнясы

Якут кухнясы бик тиз әзерләнә һәм туклыклы булуы белән аерылып тора.

Индигирка – туңдырылган чир балыгы. Анда берни дә юк – кубиклар итеп киселгән каткан чи чир балыгы. Анда башка берни дә юк – суган, тәмләткечләр һәм бетте китте. Каткан килеш ашыйсың. Сахалар аны бик яратып ашыйлар, без көнбагыш ярган кебек чемченеп утыралар. Ә мин кызык өчен генә бер-ике ашап карадым – җитте.

Саламат – май һәм он. Хәзер гөмбә, тел дә кушалар икән. Безнең әлбә инде. Ул «тылсымлы» ризык санала. Тиз әзерләнә һәм бик туклыклы. Гомумән, саха ризыклары тиз әзерләнә, чөнки озаклап ризык әзерләргә мөмкинлек булмаган. Гөбәдия пешерергә мөмкинлек юк.

Саламат шулай ук сакраль әһәмияткә ия ризык санала. Бала туганда, нинидер чаралар узганда саламат әзерлиләр икән.

Балыктан ризыклар бик күп. Нельма, чир – бик тәмле балыклардан санала.

Йогос – пешерелгән тай ите.

Керчэх – сөт өсте һәм җиләктән десерт.

Субай – кан колбасасы.

Харта – ат картасы

Нарат җиләгеннән морс (биредә кызыл җиләк дип атыйлар). Аны кышка бик күп итеп, чиләкләп җыялар икән. Төп эчемлекләрнең берсе.

Быырпах – якут кымызы.


(Саха халкының ышанулары – үзе бер зур тема. Ул хакта – алдагы язмада).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100