Кемнәр генә кайда гына очрашмый хәзер. «Бер күрешү – бер гомер» диләр бит. Хак сүзләрдер. Һәм менә без дә, авылыбыздагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлаган сабакташларым белән, кырык биш елдан соң авылдагы тулы булмаган урта мәктәп бинасында кабат бергә җыелырга тиешбез икән. Дөрес, сыйныфташларымның егерме биш, утыз ел узгач та җыелышып алганнарын ишетеп белә идем. Үзем дә чакыру алдым. Бабайга печән чабарга кайтып китепме, әллә башка сәбәпләр килеп чыгыпмы шунда, мин ул вакытта да кайта алмый калдым. Ә менә бу юлы өч көн алдан юлга чыктым. Аннары әти дә исән бит әле. Туксанны тутырып килә. Аның янында да озаграк тору иде исәбем.
...Менә мин, беренче сыйныфка җыенган укучы сыман, кыенсынып кына капка төбенә чыгып бастым. Сәгать ун тулып килә, йөрәк тә дөп-дөп тибә дигәндәй. Урам буйлап безгә таба бер хатын-кыз атлый. Исәнләшәбез.
– Фәргать, син түгелме соң бу? – дип сорады хатын.
– Мин. Без тешсез хатын белән кочаклашып күрештек. Аның алга таба «Ничек хәлләр?», «Кайларда ниләр җимереп ятасың?» кебегрәк сораулар яудырасын чамалап:
– Гафу итегез, мин сезне танымадым, – дидем. Ул авызын янә кулы белән каплап көлгәндәй итте дә:
– Мин бит синең классташың Фәһимә, – ди.
– Тешләр куйдырып йөри идем әле, – ди. Аннары:
– Син элек тә шундый шаян-шук идең һәм хәзер дә дип, күзләремә текәлеп карады. Янып торган төпсез зәп-зәңгәр күзләр чыннан да аныкы иде. Йөзләргә елмаю иңде. Без күңелдәге хатирәләрне искә төшерә барып, нәкъ элеккечә, ашыкмый гына, сөйләшә-көлешә мәктәпкә таба атладык. Ә анда сыйныфташларның күбесе җыелып беткән, ни турындадыр гәпләшәләр, оештыру мәсьәләләрен хәл итәләр иде бугай.
Сыйныфташлар белән без дә төсле ташлар җәелгән, янякларына төрле чәчәкләр утыртылган сукмактан узып, шул урынга, ягъни ял итү почмагына, төрле төсләргә буялган эскәмияләргә барып утырдык. Нәкъ элеккечә, кызык та, рәхәт тә. Йөз-бит, килеш-килбәткә игътибар итмәгәндә, күз карашлары, сөйләм теле, холык-фигыль барыбызныкы да үсмер чактагыча, барыбыз да бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә сөйләшәбез. Минем партадаш кыз-әби дә теленә ирек куйган:
– Менә бу хәерсез белән, – ди миңа ымлап, – җиде ел бергә утырдык, аннары ике ел күрше авылдагы урта мәктәптә бергә укыдык, чигүле кулъяулык бүләк итеп армиягә дә озаттым мин аны. Сүз кушмый калмас әле дигән өметем дә бар иде. Юк, малай, күзе гел чит кызларда булды, – дип көлә... Без әнә шулай, онытылмас күңелле вакыйгаларны искә төшереп, көлешеп-гәпләшеп утырганда Нургаязлар кайтып төште.
– Кызлар, Сез табынны карый торыгыз, без өйлә намазын укып алабыз. Әйдәгез, кемнәр минем белән?
Без, дүрт ир-ат, башлангыч сыйныфларның бәдрәфенә кереп тәһарәт алдык та, юл аркылы гына салынган мәчеткә юнәлдек. Безгә тагын өч сыйныфташ та иярмәкче иде. Нургаяз кистереп кенә: «Тәһарәтсезләр мәчеткә керми», – дигәч, тегеләр бүленеп калды. Класс җитәкчебез Әмирҗан абый белән шунда күрештек. Ул хәзер имам-хатыйп вазыйфасын башкара икән. Озак сөйләшеп торырга вакыт булмаганлыктан, кайберләребез, минем ише беренче тапкыр бу мәчеткә кергәннәр, мәчет намазын укырга керештек...
Аннары, сәгать икенчеләр киткәч кенә, табын артына кереп утыра алдык. Бу юлы мин алдан ук үзем сүз алып:
– Җәмәгать, минем дүтләрдән дә калмыйча юлга чыгасым бар, Актанышка чаклы биш йөз чакрым юл. Шуңа да алдан ук әйтеп куям, – дидем. «Без сине ишеттек» дигәндәй, Ринат минем якка күз сирпеп алды да мәҗлесне башлап җибәрде.
– Без башлангыч сыйныфка, Мәрьям апа, урыны оҗмахта булсын, сыйныфына 33 бала укырга кердек. Әмирҗан абый җитәкчелегендә сигезенче сыйныфны 29 укучы тәмамладык. Кызганыч, ундүртебез бүген исән түгел. Шулар рухына да дога кылып китсәк урынлы булыр иде...
Моңсу тынлыктан соң очрашу мәҗлесе безне янә балачакка алып китте, хатирәләр канвасына төшкән мәңгелек «бизәкләр» белән кабат таныштырып йөртте. Ихластан көлгән, ихтыярсыздан күзләргә яшь килгән мизгелләр аралашып барды. Без укытучыларыбызны котларга, аларның ягымлы тавышларын кабат ишетергә, мәктәп тормышыннан кызыклы вакыйгаларны искә төшерергә, бер-беребезнең тормышлары белән танышырга өлгердек. Аннары мәктәп каршында истәлек агачы утыртып, аның янында рәсемгә төштек.
Мин юлга кузгалдым. Руль артына утыргач, элегрәк музыка кушып җибәрә торган булсам, бу юлы уйларым бакыйлыкка күчкән сыйныфташларымның тормыш юлларын барладым. Әле берсе, әле икенчесе белән хәтергә уелып калган вакыйгалар күз алдыннан уза торды, озын юлның авырлыгы сизелми дә калды. Ык елгасын кичеп, Актаныш җиренә кергәндә кояш күптән баеган булса да, күк йөзенә таралган шәфәкъ кызыллыгы әле сүрелеп бетмәгән иде.
Урта мәктәптә, вузда укыган сабакташларым белән очрашкалап торабыз анысы. Ә монысы, «хәтерлим мин әле бүгенгедәй...» дигәне аеруча күңелгә якын булган икән. Нигә мин аңа баштарак игътибар итмәдем икән, белмим.