Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытайда поездлар нинди тизлектә йөри?

news_top_970_100
Кытайда поездлар нинди тизлектә йөри?
pixabay.com

Кытайның тимер юллары алга киткәннәрдән санала. Анда ул иң уңайлы, үтемле һәм тиз йөрешле транспорт чарасы санала. Кытайның һәр провинциясеннән диярлек илнең төрле почмагына барып җитәргә мөмкин. Илнең бер чигеннән икенчесенә кадәр сәфәр кылу өч тәүлектән дә артмаячак. 

Биредәге барлык тимер юл компанияләре Кытайның Тимер Юллары министрлыгына буйсына. 

Кытайның тимер юллары Казахстан, Монголия, Вьетнам, Төньяк Корея һәм Россия белән тоташа.

Барлык поездлар да заманча җиһазландырылган һәм югары дәрәҗәле булып санала, ә хезмәт күрсәтүнең бәясе исә поезд һәм вагонның төреннән тора. 

Түбәндә 2020 елга актуаль булган тимер юл челтәре күрсәтелгән: 

  • зәңгәр линиядә 300 км/сәг тән артык тизлек белән йөрү рөхсәт ителә;
  • яшелләр – яңа линияләр, аларда 200-299 км/сәг тизлек белән йөрү рөхсәт ителә;
  • кызгылт линияләр модернизацияләнгән линияләр булып санала; 
  • соры линияләр – гади тимер юллары.

Шунысы да мөһим, кытайча белмичә, тимер юллар буенча сәяхәт итү өчен билет алу кыен булачак. Турагентлыкка мөрәҗәгать итәргә яисә билетны алдан сайтта (биредә мәгълүмат инглиз яки рус теленә тәрҗемә ителеп күрсәтелә) броньлап куярга киңәш ителә. Әмма сайтта броньлап кую белән генә эш бетми, билетны барыбер кассадан паспорт күрсәтеп алырга туры киләчәк.

Кытайның Циндао шәһәрендә сәгатенә 600 км юл үтә алырлык поезд төзегәннәр. Ул магнит асылма юлда хәрәкәт итәчәк. Проект 2016 елның октябрендә старт алган, беренче тапкыр Шанхайда 2020 елда сыналган.

Хәзер Кытайда сәгатенә 1000 км юл үтәрә алырдай поезд проекты төзелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100