news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үзенчәлекле һәм арзан – Италиядә электропикап чыгарганнар

news_top
Үзенчәлекле һәм арзан – Италиядә электропикап чыгарганнар
www.autoweek.nl

Giannini Uso электроавтомобиле озынлыкка 3,2 метр. Ул сәгатенә 90 чакрым тизлек белән йөри ала һәм зарядкасы 235 чакрымга җитә.

1920 елда оешкан Giannini Automobili Италия компаниясе автомобильләр чыгаруга әйләнеп кайта. Яңа пикаплар 5 айдан сатуга чыгачак һәм 28500 евро торачак, диелә Autoweek сайты хәбәрләрендә.

Машинаның салоны ясалма тире белән әйләндереп алынган, эчендә кондиционер бар. 250 килограммга кадәр йөк сыйдыра ала. Арткы ягында тартып чыгарыла торган тартма көйләнгән.

2 урынлы Giannini Uso шәһәргә дә, уртача хәлдә булган юлларга да туры килә. Өй шартларында зарядка бирер өчен, аңа 3 сәгать җитә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар