Үзенчәлекле бала әнисе Лилия Шакирова: «Кызым хакына көчле булып калырга кирәк»
Сәидә – Лилия Шакированың беренче, зарыгып көтеп алган баласы. Кызы дөньяга килгәнче, яшь әни зур хыяллар белән яши: аның белән бергә сәяхәт итәргә, актив тормыш алып барырга тели... Сәидә дә, нәкъ әнисе хыялланганча, әтисенә охшап, кара бөдрә чәчле, коңгырт күзле булып туа. Әмма сабый вакытыннан алда, йөклелекнең сигезенче аенда дөньяга килә.
Үзе мөстәкыйль сулый алмаган кыз гомеренең беренче ярты елын хастаханәдә үткәрә. Соңрак аңа балалар церебраль параличы (ДЦП) диагнозы куела.
Шул көннәрдән Лилиянең тормышы бөтенләй башка юнәлеш ала. Сәяхәтләр һәм бәхетле ана булу турындагы хыялларны хастаханәләр, операцияләр, тернәкләнү курслары һәм кызының сәламәтлеге өчен өзлексез көрәш алыштыра. Бүгенге көнгә кадәр Сәидә биш операция кичергән. Ноябрь аенда аны тагын бер җитди операция көтә.
Лилия Шакирова белән кызы Сәидәнең беренче көннәреннән үк башланган сынаулар, аларның бүгенге көндәлек тормышы, җәмгыятьнең үзенчәлекле балаларга мөнәсәбәте, ана йөрәгендәге борчулар һәм киләчәккә өметләр турында сөйләштек.
«Әниемнең янәшәбездә булуы – безнең өчен иң зур ярдәм»
Лилия, иң элек әңгәмәгә ризалашуыгыз өчен рәхмәт. Сез биш яшьлек Сәидәнең әнисе. Үзенчәлекле бала тәрбияләү нәрсә ул? Башка әниләр игътибар итмәгән нинди нәрсәләргә игътибар бирергә туры килә?
Мине чакыруыгыз өчен сезгә дә рәхмәт. Әйе, кызыма биш яшь. Аның төп диагнозы – балалар церебраль параличы (ДЦП).
Үзенчәлекле бала тәрбияләү бик авыр. Читтән караганда, бәлки, алай тоелмыйдыр да. Әмма мондый бала тәрбияләмәгән әти-әнигә безне аңлавы кыен.
Сәидәгә бик күп игътибар һәм ярдәм кирәк. Чөнки ул үз-үзен карый алмый, бик аз нәрсәне генә мөстәкыйль эшли. Гадәттә, өч-биш яшьтә балалар инде бераз мөстәкыйль була башлый. Әти-әниләргә бераз җиңелрәк булып китә. Ә бездә алай түгел.
Хәзер без ирем, әнием һәм Сәидә белән бергә яшибез. Әниемнең янәшәбездә булуы – безнең өчен иң зур ярдәм. Аллаһының рәхмәтләре яусын аңа! Ул булмаса, белмим, ничек яшәр идек...
Лилия Шакирова: «Гади балага йөз процент игътибар кирәк булса, безнең Сәидәгә мең процент кирәк, дип әйтер идем»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Сезнең гадәти бер көнегез ничек уза?
Иртән уянуга иң элек син балаңны карыйсың. Аны юындырам, тешләрен чистартам, чәчләрен матурлап җыям, киендерәм. Аннары ашарга алып чыгам, утыртам, кирәкле әйберләрен әзерлим. Шул вакытта әбисе аны ашата тора.
Мин риелтор булып эшлим. Эш белән бәйле кайбер мәсьәләрне өйдән, телефон ярдәмендә хәл итеп була, әмма кайчакта клиентлар белән очрашуларга да йөрергә туры килә. Алдан билгеләнгән очрашуларым булса, эшкә чыгып китәм. Сәидә әбисе белән өйдә кала. Кайткач, көндәлек мәшәкатьләребез дәвам итә. Гади балага йөз процент игътибар кирәк булса, безнең Сәидәгә мең процент кирәк, дип әйтер идем.
Җәмгыятьтә үзенчәлекле балаларга мөнәсәбәт нинди?
Үзенчәлекле балаларга кешеләр бераз шәфкатьлерәк карасыннар иде, игътибарлырак булсыннар иде. Без балалар мәйданчыгында уйнаганда да, кайберәүләр шаккатып карый. Сәидәнең үзенчәлекле бала икәне күренеп тора бит инде: ул сөйләшә алмый, йөри дә алмый. Ләкин үзе балаларны бик ярата, аның алар белән аралашасы килә…
Монда әти-әниләрнең дә роле зур. Кайберләре үз балаларына аңлата, үзенчәлекле балалар белән ничек аралашырга кирәклеген өйрәтә. Җәй көне ирем Сәидә белән санаторийга барган иде. Ул миңа аннан видео җибәрде. Сәидә туп белән уйнарга бик ярата. Видеода башка балаларның аның белән туп уйнаганнарын күрдем. Шулкадәр сөендем! Сәидә үзе дә шатланып, көлеп утыра. Ул балаларга берни әйтә алмаса да, сөенечен бөтен кыяфәте белән күрсәтә. Әни кеше өчен мондый мизгелләр бик кадерле.
Лилия Шакирова: «Кешеләрнең үзенчәлекле балаларга карата игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк булуларын теләр идем»
Фото: © Лилия Шакирова тәкъдим итте
«Сәидә биш операция кичерде: өчесе – йөрәгенә, икесе – күзләренә»
Сәидә хәзер үзе хәрәкәтләнә аламы? Аның сәламәтлегендә нинди үзгәрешләр бар?
Ул үрмәләп йөри, бераз басып тора ала. Әмма әлегә мөстәкыйль йөри алмый. Күптән түгел генә ике аягына да операция кирәклеген белдек.
Хәзер Курган шәһәренә барырга әзерләнәбез. Аллаһы боерса, операциягә барып җитә алсак, бик яхшы булыр иде. Операция аяклары, бот-оча буыннары белән бәйле. Аннан соң озак һәм интенсив тернәкләндерү курслары кирәк булачак.
Сәидә биш ел эчендә инде биш операция кичерде: өчесе – йөрәгенә, икесе – күзләренә. Без Сәидә туганнан бирле операциядән операциягә, тернәкләндерүдән тернәкләндерүгә йөрибез. Бер операциягә әзерләнәсең, аны кичерәсең, аннары тернәкләндерү башлана. Бераз вакыт узгач, барысы яңадан кабатлана. Шундый вакытларда үземне тәгәрмәч эчендә бертуктаусыз йөгергән тиен кебек хис итәм.
Биш операция дип әйтүе генә җиңел. Һәркайсына аерым әзерләнергә, күпсанлы тикшеренүләр узарга кирәк. Операциядән соң да балага тернәкләнү өчен күп вакыт таләп ителә. Тиздән безнең тагын бер операция булачак. Бу операция алдыннан тагын да күбрәк тикшеренүләр үттек. Бу юлы Сәидәне космоска очыртырга әзерләгән кебек тойдым. Тагын да күбрәк вакыт һәм көч кирәк булды.
Әле операциядән соң да бала йөгереп китәчәк дигән гарантия юк. Күп нәрсә баладан, тернәкләнү курсыннан һәм бездән тора.
Сәидә әтисе белән
Фото: © Лилия Шакирова тәкъдим итте
«Кешеләрдән ярдәм сорарга туры килгән көн җитмәсен дип курка идем»
Бүгенге көндә Сәидәгә дәваланырга ярдәм итү өчен акча җыю бара. Ничек итеп халыкка мөрәҗәгать итәргә булдыгыз?
Июнь аенда дустым кунакка килде. Ул минем ничек тырышуымны, күп эшләвемне күреп: «Лилия, моны үзегез генә башкарып чыга алмасагыз, кешеләрдән ярдәм сора», – диде.
Унсигез яшемнән эшлим. Үз көчемә таянып яшәргә, авырлыкларны үзем җиңеп чыгарга күнеккәнмен. Кешедән ярдәм сорау оят түгел, әлбәттә. Әмма мин гел: «Безнекеннән дә авыррак хәлдә яшәүчеләр бар. Алар сорасыннар, без сорамыйк», – дип уйлый идем. Иң зур куркуым да шул булды: «Кешеләрдән ярдәм сорарга туры килгән көн җитмәсен иде», – дидем. Бу минем өчен бик авыр. Бу мизгелне мөмкин кадәр кичектерергә тырыштым. Сәидә хакына үзем күп тырыштым. Әнием өйдә бала карарга булыша, ирем белән икебез дә эшлибез, тернәкләндерү курсларына чиратлашып йөрибез.
Сентябрьдә Чаллыга Кургандагы Илизаров үзәге табиблары килгән иде. Сәидәне күрсәтергә бардык. Табиблар белән сөйләштем. Башта я Санкт-Петербугка, я Мәскәүгә барырбыз, дип уйлый идем. Курган ерак бит ул. Анда ничек тә барып җитәргә кирәк. Анда күпме яшисен дә белмибез...
Күптән түгел Кургандагы табибка яздым. Ял көне булгач, җавап көтмәгән дә идем. Дүшәмбе эшкә килгәч укыр дип уйладым. Ә ул шунда ук җавап бирде! «Безгә якын арада операциягә килергә буламы?» – дигәч. «Була, килегез», – дип җавап бирде. Шунда табиб җавап биргәч, Аллаһ Тәгалә безгә юл бирәдер инде, дип уйладым.
Ул вакытта өйдә идем. Булды, Лилия, вакыт җитте! Табиб рөхсәт бирә икән, мин халыкка мөрәҗәгать итәргә тиеш, алардан ярдәм сорарга тиеш, дидем. Бераз бизәндем, Сәидәне киендердем, үзем дә әзерләндем. Утырдык та видео яздырдык. Ничек булса, шулай булыр, теләге һәм мөмкинлеге булган кеше ярдәм итәр, кемнең юк – видеоны халыкка таратыр, дип уйладым.
Гомерем буе кешеләргә булышырга тырыштым. Балачактан ук шундый идем. Бервакыт кечкенә чакта әнидән елый-елый бер хатын-кызга ипигә дип акча бирдердем. Әни: «Аракыга дип сорый бит ул», – ди. Мин: «Нәрсәгә сораса да, синең анда эшең юк, миңа акча бир», – дип, шул апага ярдәм иткән идем. Миңа анда 7-8 яшьләр булгандыр. Без ул вакытта паромда Казанган бара идек. Кечкенә чагымда бик елак идем. Елап булса да үз дигәнемә ирешә идем һәм кешегә ярдәм итә идем.
Үзем эшли башлагач та бу гадәтем үзгәрмәде. Урамда чәчәк сатып торган әбиләрдән чәчәк алам, кемне ашатырга кирәк – ашатам. Кемдер акча сорый икән, мин, һичшиксез, бирергә тиеш. Мин беркайчан да битараф узып китә алмыйм.
Иремне дә шулай өйрәттем. Мин аңа: «Кеше каршыңа ярдәм сорап икән, димәк, Аллаһы Тәгалә сине: «Син булышасыңмы, юкмы?» – дип сынап карый», – дип әйтә идем. Хәзер аның да кешеләргә ярдәм итә башлавын күрәм. Димәк, минем белән яшәүнең файдасы бар (көлә)!
Ирем белән бер-беребезгә терәк булып яшибез. Ләкин үзебез генә җиңеп чыга алмыйбыз. Бу хәл бик авыр. Шуңа күрә мин дә уйладым: кешегә шулай ярдәм итәм икән, Аллаһы Тәгалә дә безгә ярдәм итәр һәм булышырга мөмкинлеге булган кешеләр дә ярдәм кулы сузар.
Сәидә әнисе һәм әтисе Диас белән
Фото: © Лилия Шакирова тәкъдим итте
«Кызымны: «Син минем курчагым!» – дип сөям»
Лилия, шушы авырлыкларны кичергәндә сынмаска, алга барырга көчне кайдан аласыз?
Мин үзем бик позитив кеше. Тормышка һәрвакыт яхшы яктан карарга тырышам. Минем иң зур көчем дә – шушы позитив карашым. Дөресен әйткәндә, нәкъ менә шул ягым миңа соңгы елларда алга барырга ярдәм итә.
Кешеләрнең төрлесе очрый, тормышта төрле хәлләр була. Әмма мин һәрвакыт яхшыга ышанам. Авыр хәлдә калган танышларыма да: «Яхшысы турында уйла, барысы да әйбәт булыр», – дип әйтәм. Үземдә шундый сыйфат булуга бик рәхмәтлемен. Ул миңа авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Үземне дә, баламны да яхшыга гына көйләргә тырышам.
Сәидәгә дә беркайчан, «син андый, син мондый, син инвалид», дип әйткәнем юк. Андый сүзләр минем йөрәгемне яралый. Ярдәм сорап видео төшергәндә, «тумыштан инвалид» дигән сүзләрне әйтергә туры килгәч тә, бик борчылдым. Ничек инде мин үз балам янында шундый сүзләр әйтим, дип уйладым.
Балама гел матур сүзләр генә әйтәм: «Минем иң матурым, иң яратканым!» – дим. Ул шундый сүзләр ишеткәч елмая. Русча да, татарча да сөйләшәм, ике телне дә белсен дим. Бармакларын, тырнакларын, чәчләрен сыйпап, иркәләп утырам.
Үзем кечкенәдән бөдрә чәчле, кара күзле булырга хыяллана идем. Ә минем Сәидәм нәкъ шундый булып туды! Күзләре әтисенеке кебек коңгырт, чәчләре бөдрә. Кызымны: «Син минем курчагым!» – дип сөям.
Мин – бик көчле холыклы кеше. Бу яктан әнигә охшаганмын дип уйлыйм. Сәидәгә минем холкым күчкән, Аллаһка шөкер. Тормышта һәркемнең авырлыклары була. Алар алдында сынмас өчен, аларны үтәр өчен көчле булырга, яхшыга ышанырга кирәк.
Лилия Шакирова: «Көчле булырга, яхшыга ышанырга кирәк»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Сәидә – беренче, бик көтеп алган балабыз»
Сәидә – сезнең беренче балагыз. Аның дөньяга килү тарихы да җиңел булмаган. Шул вакытларны искә төшереп сөйләгез әле.
Әйе, Сәидә – безнең беренче, бик көтеп алган балабыз. Без аны алдан планлаштырдык, көттек. Бер елга якын балага уза алмадым.
Йөклелегем бик яхшы бара иде. 2021 елның маенда коронавирус белән авырый башладым. Май бәйрәмнәре вакытында дүрт көн буе югары температура белән урыннан тора алмыйча яттым. Соңрак үткәрелгән тикшеренүләр үпкәмнең ун процент зарарлануын күрсәтте.
Мин иң элек карынымдагы балам өчен борчылдым. Беренче йөклелегем бит, нәрсә эшләргә дә белмим. Табибым белән киңәшләштем. Ул мине тынычландырды: «Бар да яхшы була, Лилия. Үпкәнең ун проценты гына зарарланган, бу балага тәэсир итмәскә дә мөмкин», – дип әйтә килде.
Коронавирус кичергән йөкле хатын-кызларны аеруча нык күзәтәчәкләрен дә аңлаттылар. Шуңа күрә УЗИ тикшеренүләренә бик еш йөрдем. Башка йөкле хатын-кызлар белән чагыштырганда, ике-өч тапкыр күбрәк тикшеренүләр үткәнемдер. Әмма бер тикшеренү дә баланың йөрәгендә дә авыру барлыгын күрсәтмәде. Табиблар: «Йөрәге яхшы эшли, башы да, кан әйләнеше әйбәт, барысы да нормада», – дип әйтәләр иде.
Табиблар исәпләве буенча, мин 1 октябрьдә бала табарга тиеш идем. Әниемнең дә туган көне 1 октябрьдә. Үземчә, менә нинди матур бүләк булачак дип, сөенеп йөрдем.
Август аенда бер УЗИ тикшеренүендә баланың үсеше тукталуы ачыкланды. Шуннан мине Республика клиник хастаханәсенә, йөклелекне саклау бүлегенә салдылар. Бер атна чамасы яттым. Өйгә кайтасым килде. Әмма табиблар күзәтү астында калырга кирәклеген әйттеләр.
Мине УЗИга яздылар. 1 сентябрь көнне табибның кабул итүен көтеп, дүрт сәгать чамасы чиратта утырдым. Шул вакытта эчем авырта башлады. Янымда утырган хатын-кызлардан: «Нишләргә икән?» – дип сорадым. Алар бала табачак вакытым турында сорадылар, «Бу, бәлки, ялган тулгак кынадыр», – диделәр. Авырту басылмады, һаман көчәя барды. Ахыр чиктә түзә алмадым. Чираттагы ике хатын-кыз мине үзләреннән алда кертеп җибәрделәр. Табибка кергәч, эчем авыртуын, тулгак башланган кебек тоелуын әйттем. Дүрт сәгать көтеп утырганга, борчылудан елап та җибәрдем. УЗИ үткәрделәр. Табиб: «УЗИда берни аңлашылмый», – дип әйтте дә, бала табарга җибәрде.
Мин бит инде хастаханәдә ята идем. Мине «каталка-креслода» алып килгәннәр иде. Шуның белән мине кире алып киттеләр. Үзебезнең бүлеккә кайткач, табибка тулгак башлануын әйттем. Ул карады, әмма әле тулысынча ачылыш булмавын аңлатып, тулгаклар арасындагы вакытны билгеләп барырга кушты. Кичкә таба мине бала тудыру бүлегенә алып киттеләр. 22:46 сәгатьтә Сәидә дөньяга килде.
Мин мәктәптә укыганда бер журналда сигезенче айда бала табуның начар булуы турында укыган идем. Шул язма нигәдер күңелемә бик нык сеңеп калган. Еллар буе хәтеремдә йөрттем. Йөккә узгач та, балам вакытында гына тусын иде, дип теләдем. Нәтиҗәдә, мин йөклелекнең 35-36нчы атнасында таптым.
Лилия Шакирова: «Сәидә – безнең беренче, бик көтеп алган балабыз»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Тавышын ишеткәч, Аллаһка шөкер, исән икән, дип сөендем»
Сәидә тугач, аның хәле ничек иде?
Мин баланы үзем таптым. Әмма бала тапканнан соң, ике елдан, ни өчен миңа кесарев кисеме ясамадылар икән, дип уйладым. Баланың үсеше 8 нче айда тукталды. Ул баланың көч-хәле дә юк бит инде. Ә ул үзе туды. Мин алдан табибларга: «Бәлки, кесарев кисеме ясарга кирәктер», – дип тә әйтеп карадым. Ләкин алар: «Моңа күрсәткеч юк», – диделәр.
Сәидә тугач, Апгар шкаласы буенча аның хәлен 7-8 балл белән бәяләделәр. Бу күрсәткеч алай ук начар түгел дип санала. Ул нигәдер еламады. Мин табиблардан: «Нигә тавышы чыкмый?» – дип сорый башладым. Алар нәрсәдер эшләделәр, шуннан соң Сәидә бик акрын гына, мәче баласы кебек «мияу» дигән тавыш бирде. Шуны ишеткәч, Аллаһка шөкер, исән икән, дип сөендем.
Бала тугач, аны әнисе күкрәгенә салалар бит. Мин дә шуны көттем. «Кызымны күкрәгемә салмыйсызмыни?» – дип сорадым. «Юк, салмыйбыз», – диделәр. Аның хәле начар булган инде… Нигә икәнен аңлатып тормадылар. Баланы икенче өстәлгә салдылар. Минем аны хәтта рәтләп күрергә дә мөмкинлегем булмады. Аннары табиблар чыгып китте, акушер гына калды.
Мин: «Зинһар, кызымны видеога төшерегез әле», – дип үтендем. Ул башта видео төшерергә ярамаганлыгын әйтте. «Мин бит әле үз баламны күрмәдем дә. Аны күкрәгемә дә салмадыгыз. Мин баламны ничек тә истә калдырырга тиеш бит инде», – дип сорадым. Ахыр чиктә ул риза булды. «Тик беркая да урнаштырма», – диде. Шулай итеп, Сәидәнең беренче видеосы төшерелде. Аннары кызымны алып киттеләр. Мин шунда калдым.
Балагызны шуннан соң кайчан күрдегез?
Иртән палатага күчерделәр. Минем янда башка әниләр дә ята иде. Алар белән таныштым, сөйләшеп киттек. Бер хатын баласының реанимациядә ятуын сөйләде. Мин аны бик кызгандым, баласы өчен борчылдым. «Барысы да яхшы булсын, балагыз терелсен», – дип теләдем. Ул чакта алда үземне нинди сынаулар көткәнен белми идем әле.
Палатадагы башка хатыннарга балаларын алып килә башладылар. Берсенә китерделәр, икенчесенә... Ә минем балам һаман юк. Башта үз-үземне тынычландырдым. Бәлки, табиблар тикшерә торгандыр, әзерлиләрдер, дип уйладым. Бала килгәч, бар игътибарыңны аңа бирергә кирәк булачак, әлегә ял итеп кал дип, үземне юаттым. Ләкин вакыт узды, Сәидәне һаман китермәделәр. Ахыр чиктә, үз-үземә: «Лилия, оят дигән нәрсә булырга тиеш, бар, балаңны эзлә!» – дидем дә, коридорга чыгып киттем.
Шәфкать туташлары утырган урынга барып: «Исәнмесез, нигәдер минем баламны һаман китермиләр. Кайда икән ул?» – дип елмаеп сорадым. Берсе миңа журнал сузды да коры гына: «Менә моннан кара», – диде. Карадым, безнең фамилия юк. Аннары икенче журналны сузды. Анда фамилиябезне таптым. «Димәк, балаң реанимациядә. Шунда бар!» – диделәр. Мин коелдым да төштем. Нинди реанимация? Нигә минем балам анда? Тизрәк реанимациягә киттем.
Яныма беркем килмәде, беркем баламның хәле турында әйтмәде. Мин бит әле яңа гына бала тапкан әни! Кызым өчен борчылам, аны көтәм. Мондый хәбәрне әни кешегә ничек тә булса аңлатырга, баласының хәле турында хәбәр итәргә тиешләрдер бит, дип уйлыйм. XXI гасырда мондый хәл булыр дип башыма да китермәгән идем.
Лилия Шакирова: «XXI гасырда мондый хәл булыр дип башыма да китермәгән идем»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Табиблар баламның исән калу-калмавын да әйтә алмады»
Реанимациягә баргач, сезгә нәрсә әйттеләр?
Бүлек мөдирен көтәргә куштылар. Аның белән сөйләшергә кергәч, хәлнең бик җитди икәнен сиздем. Табиб хәтта күземә дә карарга авырсына кебек тоелды. Бик сак кына, һәр сүзен уйлап сөйләде. Аны да аңлыйм. Яңа гына бала тапкан, әле тулысы белән үз хәленә дә килмәгән әнигә баласының авыр хәлдә булуын ничек җиткерергә?! Ул Сәидәнең төнлә сулыш ала алмавын аңлатты. Хәле начарайгач, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына (ИВЛ) тоташтырганнар.
Балам янына кергәч, Сәидә кювезда ята иде. Бөтен җирендә трубкалар, төрле аппаратлар... Киноларда реанимациядә яткан балаларны күрсәткәннәре бар бит. Минем кызым да нәкъ шулай ята иде. Үзе шундый кечкенә – ике килограмм да юк. Аның шундый хәлдә ятуын күреп, бөтенләй югалып калдым. Ничек шулай килеп чыкты? Нигә? Нәрсә булган? Бер соравыма да җавап таба алмый идем.
Сәидә үзе сулыш ала алмады. Гомеренең беренче алты ае кислород аппараты ярдәмендә узды. Аның үпкәләре тулысынча үсеш алып өлгермәгән, бронх-үпкә дисплазиясе иде. Өстәвенә, йөрәгендә дә авыру барлыгы ачыкланды.
Үпкәләре дә, йөрәге дә тиешенчә эшләмәгәч, авырлык җыя алмады. Ә йөрәгенә беренче операцияне ясау өчен билгеле бер авырлыкка җитүе кирәк иде. Шуңа күрә операцияне дә кичектерергә туры килде. Ул вакытта табиблар баламның исән калу-калмавын да әйтә алмады. Ә Сәидәм бик көчле кыз булып чыкты. Шул айлар эчендә аның хәле күп тапкырлар начарланды, күп мәртәбә реанимациягә эләкте. Яшәү белән үлем арасында булды.
Кандагы кислород дәрәҗәсе дә бик түбән була иде. Гадәттә ул 97-100 процент тирәсендә булырга тиеш, ә Сәидәнеке – 80, хәтта 70 процентка кадәр төшкән чаклар булды. Туганда да аның кислород җитмәүдән интеккәне ачыкланды. Боларның барысын да табиблар безгә әкрен-әкрен аңлаттылар.
Лилия Шакирова: «Сәидәм бик көчле кыз булып чыкты»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Ярты ел хастаханәдә яшәдем»
Шушы вакытларны ничек кичердегез?
Дөресен әйткәндә, бик авыр кичердем. Гомеремдә беренче тапкыр шундый көчле депрессиягә бирелдем. Сәидә реанимациядә ятканда, миңа өйгә кайтып торырга куштылар. Бала янына билгеле сәгатьләрдә генә керергә рөхсәт ителә иде. Ә мин кызымны калдырып кайтып китә алмадым. Табиблар, бүлек мөдирләре белән сөйләшеп, хастаханәдә калырга рөхсәт алдым.
Ул вакытта бит әле Сәидәнең ярты ел хастаханәдә ятачагын белми идем. Хәзер бераз гына вакыт узар, кызымны алып, бергә өйгә кайтырбыз, дип уйладым.
Мин хастаханәдә калдым. Көне-төне шул дүрт стена арасында яшисең. Башка әниләрнең язмышларын тыңлыйсың. Ул вакытта коронавирус пандемиясе иде бит. Хастаханәдә нинди генә хәлләр күрмәдек! Бала табып үлгән әниләр, исән кала алмаган сабыйлар... Кайбер гаиләләрнең фаҗигаләре турында ишетү дә коточкыч авыр иде. Ул чорны мин тәмуг белән чагыштырыр идем.
Ярты ел эчендә рухи яктан бик нык какшадым. Шуннан соң үземне яңадан бөртекләп җыярга, аякка бастырырга туры килде. Иртәдән кичкә кадәр елый идем. Танышларым: «Синең янга килергә ярыймы?» – дип сорыйлар. Ә минем беркемне дә күрәсем, беркем белән дә сөйләшәсем килми. Гадәттә, кешеләр белән аралашырга яратам. Ә ул вакытта бөтен дөньядан читләштем. Көне-төне елап, Аллаһы Тәгаләдән кызымның исән калуын сорадым.
Моңа кадәр мин бик актив тормыш алып бара идем: күп сәяхәт иттем, кешеләр белән аралаштым, эшләдем. Ә монда беркая чыга алмыйсың, көн саен бер үк диварлар. Бу минем өчен аеруча авыр сынау булды.
Лилия Шакирова: «Көне-төне елап, Аллаһы Тәгаләдән кызымның исән калуын сорадым»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Көндез риелтор булып эшли идем, ә кичләрен, төннәрен – таксида»
Сез риелтор булып эшлисез. Бала тәрбияләүне һәм эшне ничек бергә алып барасыз?
Күчемсез милек өлкәсендә инде ундүрт ел эшлим. Бөтен вакытымны Сәидәгә генә багышлап бетерә алмыйм, чөнки эшләргә дә кирәк. Алда әйткәнемчә, әнием бик нык ярдәм итә. Клиентлар белән очрашуга барырга кирәк булса, чыгып китәм. Кайткач, Сәидә белән булам.
Безнең хәлдә эшләмичә дә мөмкин түгел. Хәтта таксида да эшли башладым. Көндез риелтор булып эшлим, ә кичләрен, төннәрен – таксида.
Акчаны каян алырга да белмәгән чаклар булды. Балага бөтен мөмкинлекләрне тудырасы, кирәкле дәвалану курсларын үткәрәсе килә. Әмма боларның барысы да зур чыгымнар сорый. Риелтор эше дә гел керем бирә торган эш түгел. Фатирны ипи кебек көн саен сатып алмыйлар бит. Клиентлар мөрәҗәгать иткәндә эшлим.
Шулай да эшем булуына бик сөенәм. Ул миңа акча эшләү мөмкинлеге генә түгел, рухи яктан да ярдәм итә. Мин эшкә чыгып киткәч, бераз булса да башка мәшәкатьләргә чумам. Кешеләр белән аралашам, аларның проблемаларын хәл итәргә тырышам. Тәүлек буе балаңның авыруы, операцияләр, тернәкләндерү турында гына уйлап яшәү бик авыр. Кеше тормышында башка кызыксынулар, шөгыльләр дә булырга тиеш.
Миңа кызым хакына көчле булып калырга кирәк. Балага көне-төне елап утырган әни түгел, аңа ярдәм итү юлларын эзләгән көчле әни кирәк, дип саныйм. Мин өйдә елап утырсам, Сәидәгә кем ярдәм итәр иде?
Кызыма диңгезне күрсәтәсем килә иде. Гомумән, Сәидә туганчы, аның белән бик күп сәяхәт итәргә хыялландым. Хәтта тугач та, барысы яхшы булыр дип уйлап, аңа чит ил паспорты ясаттым.
2024 елның июлендә, ниһаять, диңгезгә бардык. Сәидә диңгезне шулкадәр ошатты! Башта бераз куркып карады, ә аннары судан чыгасы да килмәде. Ял итәр өчен җылы ай сайлаган идем. Суның җылы, балага рәхәт булуын теләдем.
Шуннан бирле тагын барасы килә. Әмма операциягә әзерләнә башлагач, бу ниятне кичектерергә туры килде.
Лилия Шакирова: «Дәүләт ярдәме бар, әлбәттә, әмма аны вакытында һәм тиешле күләмдә алу җиңел түгел»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Дәүләт тарафыннан нинди ярдәм күрсәтелә?
Сәидәгә пенсия түләнә. Хәзер аның күләме якынча 36 мең сум. Дөресен әйткәндә, бүгенге бәяләр белән бу бик аз. Үзенчәлекле бала тәрбияләүче күпчелек әниләр минем белән килешер дип уйлыйм. Чөнки бу акча баланың көндәлек ихтыяҗларын капларга да җитми диярлек.
Шулай ук дәүләт тернәкләндерү өчен төрле җиһазлар бирә. Мәсәлән, махсус коляскалар, «вертикализатор»лар һәм башка җиһазлар. Әмма аларны алу җиңел түгел. Кайчак кирәкле җиһазлар булмый, кайчак документлар җыюга бик күп вакыт китә. Бала үсә бит ул. Ярты ел көткән арада аңа кирәкле булган җиһаз гәүдәсенә туры килми башларга мөмкин. Шуңа күрә дәүләт ярдәме бар, әлбәттә, әмма аны вакытында һәм тиешле күләмдә алу җиңел түгел.
Лилия, сезнең көчегез, тырышлыгыгыз сокландыра. Алдагы операция Сәидәгә ярдәм итсен, дәвалануның шифасы тисен дип телим.
Битараф калмаган һәм ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен реквизитларны беркетәбез:
- Бүгенге көндә «Сбербанк Онлайн»да Сәидәгә ярдәм итү өчен рәсми «сбор» ачылган. Анда «Сбербанк онлайн» клиентлары гына катнаша ала.
- Шулай ук +7 917 393 10 66 шушы номер буенча Т-банк, ВТБ, Альфа-Банк (Лилия Фаритовна Шакирова) җибәрергә мөмкин. Ярдәм җибәргәндә зур хәрефләр белән «НА ЛЕЧЕНИЕ» дигән язу язарга кирәк.