Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзеңә бәхет теләп укый торган дога

news_top_970_100
Үзеңә бәхет теләп укый торган дога
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мессенджерда шушы доганы урнаштырган булган:

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Аллаһуммә ин күнтә кәтәбтә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһу үәктүб фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбтә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһу фәиннәкә культә фии китәәбикәль-кәриим. Йәмхуллааһу мәә йәшәәү үәйүсбит үә гиндәһу уммуль-китәәб».

Мәгънәсе:

«Шәфкатьле һәм мәрхәмәтле Аллаһы исеме белән.
Йә Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң иде һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Коръәни-Кәримеңдә: «Аллаһы Тәгалә нәрсәне теләсә, ләүһулмәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә беркетер, сөртелмәс итәр», – дип әйтәсең».

Фото: © Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның ватсап каналыннан скриншот

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100