Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзең пешерсәң, дөрес туклану артык кыйбат түгел»

Дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару белән «правильное питание» азык-төлек сата торган кибетләр дә барлыкка килде. Әлмәт шәһәрендәге дөрес туклану азык-төлек кибете җитәкчесе, нутрициолог Гөлфирә Ибраһимова белән әлеге юнәлешнең киләчәге турында сөйләштек. Нутрициолог җәен җиләк-җимеш ашауга бәйле киңәшләрен дә бирде.

news_top_970_100

Гөлфирә, дөрес туклану, дөрес туклану азык-төлеге кибет ачу идеясе каян барлыкка килде?

Сәламәтлек, дөрес туклану – минем өчен бик якын темалар. Минем әтием сәламәт яшәү рәвешен алып бара торган кеше һәм кечкенәдән «Бер бәйләм петрушка бер тартма дарудан файдалырак», дигән сүзләрне ишетеп үстем. Чынлап та, дөрес тукланган кеше авырмый һәм аңа дару эчәргә дә кирәкми.

Балачакта бөтен дөрес туклану кагыйдәләрен дә үтәдек дип мактана алмыйм. Студент чакта бигрәк тә инде, ул вакытта ашау нәрсә ашаудан мөһимрәк иде шул.

Бала тапкач, мин әзрәк тазарып киттем. Кире үз формама кайтырга теләп, шикәрдән баш тарттым һәм дөрес туклану темасын өйрәнә башладым. Ул вакытта шәһәребез кибетләреннән яшел карабодай, урбеч (тарттырылган, вакланган пешмәгән чикләвек яисә орлык) дигән әйберләрне табу бик кыен иде.

Ирем «Синең кебек кешеләр бар бит, әйдә шундый кибет ачыйк», – диде. Ирем дальнобойщик иде, машинабызны сатып, бөтен акчаны шушы бизнеска тоттык.

Дөрес туклану азык-төлек кибетен кайчан ачтыгыз? Ничек эшләп киттегез?

Кибетебезне 2020 елда карантинга 5 көн кала – 25 мартта ачтык. Аннан пандемия башланды, сатулар юк дәрәҗәсендә, бик аз иде. Кешеләр өйләрендә утырды. Көненә 2-3 заказ булса, безнең өчен бик зур шатлык иде, онлайн заказларны үзебез тараттык.

Тора-бара төрле социаль челтәрләрдә аккаунтлар булдырдык, сайтыбызны ясадык. Ул вакытта кибеттә үзем генә эшләдем, чөнки башка кешегә хезмәт хакы түли алмыйк иде әле. Бүген инде ике кибетчебез бар, үзем администратор вазифасын башкарам. Хәзер бер урында гына утырмыйбыз, төрле яңа әйберләр уйлап табарга тырышабыз.

Гөлфирә, дөес туклану, «ПП» азык-төлек дигәндә без нәрсәне күз алдында тотабыз?

Шул ук азык-төлек ул, әмма аның составында төрле буяу матдәләре, химия һәм консервантлар юк. Кеше организмы өчен файдалы булмаган әйберләрсез пешерелгән, җитештерелгән азык-төлек.

 

Фото: © Гөлфирә Ибраһимованың шәхси архивыннан

«Барысы да Татарстанда җитештерелгән»

Кибетегездә нәрсәләр бар?

Шул ук гадәти азык-төлек инде бездә. Мәсәлән, печеньелар бар. Алар составында химия, пальма мае, шикәр юк. Безнең кибеттә ап-ак, югары сортлы он юк. Бездә бары тик бөтен бөртекле (цельнозерновой) он гына сатыла.

Майларга килгәндә, алар да нерафинированный, ягъни артык чистартылмаган һәм файдалы матдәләре күбрәк сакланган дигән сүз. Шулай ук түбән температураларда вакланып, прессланып алынган май да сатыла. Кокос һәм гхи маенда гына ризыкны кыздырып ашарга ярый.

Төрле урбечлар  сатыла. Ул организм өчен бик файдалы. Бик вак итеп эшләнгәнгә күрә, үзләштерелеп бетә.

Төрле тәм-томнар да бар. Алар кибетнең өчтән берен алып тора. «ПП» тәм-томнар составында шикәр юк, ягъни ул башка әйбер белән алмаштырылган, мәсәлән, топинамбур сиробы. Мәсәлән, борайдан эшләнгән вафлялар бар. Глютенсыз ярмалардан пешерелгәннәре дә күп.

Кокос сөтеннән эшләнгән йогуртларыбыз, тофу – соялы сыр, вегетариан колбасалары бар. Бу төр колбасалар бодай аксымы һәм соядан ясала, натураль тәмләткечләр кушыла.

Чүпрәсез, закваска белән пешерелгән ипи дә сатабыз. Килеп тотып карыйлар да, «Бу бит каты», – дип китеп баручылар да бар. Ул каты түгел, эчендә шулай ук йомшак. Саклану вакыты да озак – 20 тәүлек. Закваска белән пешерелгән ипи күгәрми. Ә кеше хәзер күпертеп ап-ак итеп пешерелгән ипидән башканы күрми дә. Ә ул бит файдалы түгел.

Гөлфирә, кешеләр күбрәк нәрсә ала соң?

Кибет ачканда ярты кибет ярма иде: яшел карабодай, киноа, амарант, маш, ногыт, борчак, арыш, арпа. Кешеләр күбрәк төрле тәм-том, «ПП» ботончиклар ала. Нутрициолог буларак, мин ул батончикларны бик еш ашауны хуплый алмыйм. Алар начар, зарарлы түгел, составы да яхшы, әмма чаманы онытырга ярамый. Кибетебез ачылганда батончиклар аз иде әле, ихтыяҗ безнең ассортиментка да йогынты ясады. Хәзер кибеттә протеинлы батончиклар күпчелекне алып тора. Хәзер менә төрле ярмаларга да кызыксыну барлыкка килә башлады.

Закваскалы ипи каян килә сезгә?

Ипине атнага ике тапкыр: чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә китерәләр. Бу ипи Чаллыда пекарняда пешерелә.

Кибетегездәге дөрес туклану азык-төлеге кая җитештерелгән?

Йогуртлар, тофу – Татарстанда, колбасаның бер төре Бөгелмәдә чыга, икенчесен Краснодар краеннан кайтартабыз. Кибетебездәге ассортиментның яртысы үзебездә – Татарстанда җитештерелгән.

«Авылда кибеткә бармыйча да яшәп була»

Әлеге азык-төлекнең бәяләре ничек, алар гади кибетләрдәге азык-төлектән күпкә кыйммәтрәкме?

Төгәл генә бәяләрне чагыштырып әйтә алмыйм, шул чамадыр дип уйлыйм. Хәзер кибетләрдә болай да азык-төлек бәясе артты. Йогуртларыбыз башка кушылмалары булган, без ияләшкән кибетләрдәге йогуртлардан ике тапкырга кыйммәтрәк. Шул ук вакытта безнең кибеттәге йогуртларны каймак урынына да кулланырга була, чөнки алар куе.

Гөлфирә, димәк, дөрес туклану галәмәт кенә кыйммәткә төшә?

Дөрес туклану, чагыштырып караганда, арзан түгел. Шул ук вакытта кайбер әйберләрне өйдә үзең пешерсәң, артык кыйбат була дип тә әйтә алмыйм. Чәй эчәргә кибет тортын алмагыз, үзегез берәр пирог пешерсәгез, арзанрак та, файдалырак та булачак. Мәсәлән, шул ук солы боткасының озак пешә торганын да алырга була бит, ул кыйммәт түгел. Безнең эчәклек, ашказаны өчен файдасы бермә-бер артык. Дөрес туклану бик кыйммәт дигән сүз белән килешеп бетмим мин.

«Нишләп бу 200 г печенье шундый кыйммәт, башка кибеттә бу бәягә мин 1 кило алам», – диючеләр дә бар. Әлбәттә, шикәр, пальма мае һәм бик күп төрле зарарлы матдәләр кушып пешерелгән, еллар буе саклана торган печенье арзан була.

«ПП» азык-төлекне авылдагы натураль ризык белән чагыштырып буламы?

Авылда, үзең җитештергән әйбер начар була алмый. Кибетебезгә тагын бер суыткыч алып, анда кәҗә сөте, аннан ясалган сыр – шуның ише натураль азык та сату нияте бар. Әлмәттә шундый бер җитештерүче дә барлыкка килде. Чын, авыл сөтеннән ясалган катык, каймак, май – бик файдалы. Гадәттә, зур фермаларда сыерларны ел дәвамында саву мөмкинлеген булдыру өчен гормоннар, антибиотиклар бирәләр. Кибет сөтен бөтенләй сөткә санамыйм.

Авыл кешесе болай да дөрес туклана дияр идем. Ак онны бөтен бөртекле он белән алыштырып, үзең закваска белән ипи пешерсәң, макароннар да бөтен бөртекле оннан ясалган булса, әйбәт. Эретеп ГХИ маен ясап, кулланырга була. Бу – сәламәт туклану. Шикәрне бал белән алмаштырып, кибеткә бармыйча да яшәп була. Кыш көне яшелчә сатып алырга гына кирәк.

Дөрес туклану кануннарына туры килгән азык-төлеккә ихтыяҗ артамы?

Пандемиядән соң сатып алучылар артып китте. Тик менә соңгы сәяси вакыйгаларга бәйле рәвештә, үзгәрешләр булып алды. Кибетләр халыкның сатып алу мөмкинлегенә дә бәйле бит.

Гөлфирә, кибетегезгә тагын нинди яңалыклар кертергә җыенасыз?

Шушы арада гына көнкүреш химиясе һәм косметика кертергә җыенабыз. Болары аерым бер бүлмәдә булачак. Көнкүреш химиясенә килгәндә, ул «нехимия» дип атала. Хәзер бу әйберләр бик актуаль, чөнки аллергияле кешеләр күп, аларга гади кер юу порошоклары ярамый. Әлеге «нехимия» составында гадәттә «усал химия» булмый.

Косметика – тән тиресенең сыйфатын кайгырту, яхшыртуга юнәлтелгән кремнардан тора. Алар составында бары тик табигый әйберләр, төрле үсемлек майлары гына. Биткә кыйммәтле, яхшы кремнар сөртеп кенә, яшәреп булмый, нәрсә ашаганыңны да контрольдә тотарга кирәк.

Берара дөрес туклану буенча төрле мастер-класслар да үткәрә идек. Шоколад, тофники кебек әйберләр пешердек. Хөрмә җимешеннән артык баллы булмаган конфетлар да ясарга өйрәттек. Масетр-класста кабак ашы пешердек. Гади кибет сөте урынына ашка кокос сөтен салсаң, бигрәк тә тәмле була.

«Дөрес туклану зарурлыгын аңлый башладылар»

Гөлфирә, кибетегезгә килгән сатып алучылар кемнәр алар?

Ялгыш кына кереп карап чыгучылар да бар, әмма алар күп түгел. Мин төп сатып алучыларны шартлы рәвештә болай итеп бүләр идем.

1. Еш кына бу баласы булган әниләр. Балаларының сәламәтлеген, эчәклек, ашказаны юлларының эшчәнлеген саклап калу өчен тырышучы әниләр бу. Балаларына артык шикәр бирмәс өчен, безгә килеп алалар. Балалары аркылы, үзләре дә шул дөрес туклану юлына баса башлыйлар.

2. Ир кешеләр. Үзләрен кайгыртучы, сәламәтлеге турында уйлаучы ирләр дә бар. Алар белән эшләве җайлырак та, чөнки алар һәрвакытта үзләренә нәрсә кирәген беләләр.

3. Аллергия яки башка авырулар аркасында табиб диета язып биргән аналар да безгә киләләр. «Безгә теге ярамый, бу ярамый, хәзер нәрсә ашарга», – дип килә алар. Үзем нутрициолог буларак, аларга азык сайларга да ярдәм итәм. Мондый сатып алучылар арасында бик еш кына дөрес туклануга түзә алмыйча, кире үз гадәтләренә кайтучылар да бар.

4.Кайвакыт ябыгыр өчен нәрсә ашарга кирәк, дип килүчеләр дә булгалый.

Дөрес туклану мода гынамы?

Алай димәс идем, чөнки берәүләр дөрес, сәламәт туклануның мөһимлеген, кирәклеген аңлыйлар. Икенчеләре исә, бу төркем күпчелекне хасил итә, алар моңардан хәбәрдар түгел дисәк тә була. Шулай да дөрес туклану юнәлешенең киләчәге бар, минемчә.

Гөлфирә, сез нутрициолог та. Бу юнәлештә эшлисезме? Гаиләгез дә дөрес туклану юлындамы?

Нутрициолог дипломын алганга әле ике генә ай. Алай зур консультацияләр үткәргәнем юк әле, тәҗрибә туплыйм, үз кибетемә килгән сатып алучыларга ярдәм итәм.

Әйе, балаларыбыз да дөрес тукланырга кирәклеген аңлый башладылар. Берсендә улымның шулай яраксыз әйбер ашагач, эче авырткан иде. Үзе әле һаман да «Файдалы булмаган әйбер ашадым да, авырдым», – дип бу вакыйганы онытмый. Олы кызыбызга ул яктан кыенрак булды, чөнки кечкенәрәк вакытта аңа кибеттәге «сюрприз»ларны алгалый идек. Ә улыбыз кечкенәдән сәламәт туклану юнәлешендә үсте. Ул әле шул уенчыклы күкәйләрне кабып та караганы юк. Монда кибеткә килгәч, рәхәтләнәләр инде алар. Дөрес туклану буенча кечкенә белгечләр дим мин аларны.

Нутрициолог киңәшләре

1. Җәй аенда күбрәк яшел үлән, җиләк-җимеш, яшелчә ашагыз. Җәен күбрәк витамин җыеп калырга тырышырга кирәк.

2. Банкалар япмагыз, кайнатма ясамагыз, дип әйтеп булмый. Шулай да андый ризык ашаганда чама хисен онытырга ярамый. Кайнатма һәм консервациянең төп кимчелеге – анда шикәрнең күп булуы.

3. Җиләк-җимешне һәм яшелчәләрне дә катырып кую отышлырак.

4. Бакча, кырларда үскән җиләк-җимешләрне күпме телисез, шулкадәр ашагыз. Баллы җиләкләрне көннең беренче яртысында ашау яхшырак.

5. Илебезнең җылы ягында карбыз, кавын август айларына өлгерә башлый. Әлеге җиләк-җимешне ашау өчен август аен көтегез. Бүгенге көндә кибеттә сатылган карбызлар да җылы яклардан китерелә, тик ышаныч белә аларны нитратсыз дип әйтеп булмый.

6. Яшелчәне көннең теләсә кайсы вакытында ашарга була. Без алардан файдалы матдәләр генә алабыз, аның калориясен дә санап аптырыйсы юк.

7. Укроп, петрушка, руккола, салат яфраклары – бар яшеллек тә бик файдалы. Әгәр дә сез бакчагызда песиләр һәм башка җәнлекләр йөрми икәнен беләсез икән, аларны юмыйча ашарга да була. Яшеллекне юу – ул паразитлар кермәү белән генә бәйле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100