Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзен оятсызларча тотты»: хәрби үзенең бөтен акчасын туздырып бетергән кәләшен гаепли

Алгы сызыктагы хәрбинең кәләше аның бөтен акчасын үзенә тотып бетергән.

news_top_970_100
«Үзен оятсызларча тотты»: хәрби үзенең бөтен акчасын туздырып бетергән кәләшен гаепли
Лариса алгы сызыкта булган хәрбинең бөтен акчасын үзенә тотып бетергән
Ларисаның социаль челтәрдәге шәхси битеннән

«Икейөзле»

Лариса белән без мәктәп елларыннан ук таныш. Гадәти кыз иде. Мәктәптән соң тагын берничә ел бер компаниядә аралаштык. Ничектер шулай килеп чыкты, 2022 елда мин аңа ремонт белән ярдәм иттем, тагын нәрсәдер эшләргә булыштым. Ешрак аралаша башладык, үзара якынайдык, никах турында уйлана башладык, ә октябрь аенда мине мобилизацияләделәр. Туйга шулай акча җыярбыз, ә мин ялга кайткач, язылышырбыз, дип уйладык. Еш кына шалтыратышып тордык, ул «сине көтәм» дип әйтә иде. Хәзер беләм инде, чынлыкта алай булмаган...

Ногинск шәһәре егете штурм ротасында хезмәт иткән, шуңа күрә аның исемен Иван дип үзгәрттек. Әти-әнисе вафат булганнар, якыннарыннан бары тик сеңлесе Анастасия һәм аның балалары гына калган. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәрчесе Александра Будаева яза.

Махсус хәрби операция зонасына киткәч, Иван Ларисадан ай саен сеңлесе Настяга, хезмәт хакыннан алып, 20 мең сум җибәреп торуын сорый. Аларның гаиләләрендә башкалар турында кайгырту гадәте көчле. Ларисага исә бу гадәт ят вә чит булып чыга.

– Ларисаның безнең шәһәрдә абруе яхшылардан түгел. Аның беренче никахыннан баласы бар, иренә хыянәте аркасында аерылышканнар, диләр. Бала әбисе белән яши. Баласына 2-3 яшь булганда, Лариса дуслары белән күңел ачып йөргән, улын өйдә берүзен бикләп калдыра торган булган. Әнисе килеп, моны күргәч, аны эзләп тапкан һәм бөтен кеше каршында, «балаң өйдә ачлыктан тилмереп, елап утыра!» дип, аңа кычкырды. Мин моны үзем күрдем. Аның абый белән очраша башлаганын белгәч, минем нинди шок кичерүемне күз алдына китерә аласызмы? – дип белдерде kp.ru хәбәрчесенә Анастасия.

Хәрби кәләше турында полициягә гариза язган.

Фото: © Иванның социаль челтәрдәге шәхси битеннән

Хатын-кыз хәйләсе

Иван хәрби операциягә китә, аның тормышындагы иң якын 2 хатын-кыз кала. Лариса башта, чынлап та, килешкәнчә, Анастасиягә акча җибәреп тора. Аннары, Настя сүзләренә караганда, туктый. Иван 2023 елның февралендә ялга кайта, кәләшен һәм аның апасын Санкт-Петербургка алып бара. Шуннан соң кабат махсус операция зонасына китә. Ә Лариса, берникадәр вакыттан соң, социаль челтәрдә яңа машинасының фотосын урнаштыра.

– Иремә күрсәттем, ул машинаның кыйбатлы булуын раслады. Акча каян? Мин аңардан (Ларисадан) сорадым, ә ул «хи-хи» да «ха-ха», имеш, үзенеке. Ә ул бит эшләми, шулай булгач каян? Монда нидер бар икәнен сиздем, – ди Анастасия. – Аннары хәйлә уйладым: май аенда абыйдан бурычка 400 мең сум акча сорадым – монда арзанга гына бер әйбәт машина саталар, алып калырга кирәк, ә акча җитми, зинһар, 1 ел эчендә өлешләп кайтарырбыз, дидем.

Иван ризалаша. Аның чамасы белән картасында 700-800 мең сум акча җыелган булырга тиеш. Лариса акчаны күчерер, дип вәгъдә итә. Ләкин Лариса акча күчерми.

– Мин аңа шалтыратам, хәлне аңлатам, Настяга 400 мең сум күчерергә кушам. Ә ул: «Акча юк!» – ди. Мин: «Ә кая соң алар?» – дип сорыйм. «Мин тоттым», – ди. Һәм телефонын сүндереп куя. Шуның белән шул, бар да бетте. Ул минем шалтыратуларыма да, хәбәрләремә дә җавап бирмәде, – дип сөйли Иван.

Фото: © Ларисаның социаль челтәрдәге шәхси битеннән

Җинаятьчелек

Икенче юлы Иван һәм Лариса тикшерүче кабинетында очраша. Иван Мәскәү өлкәсе «Фемида» адвокатлар коллегиясе башлыгы Антон Лукин белән килә.

– Июнь аенда Иванның сеңлесе миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итте: абыйсы үтенече буенча Ларисадан картаны алуына карамастан, хатын-кызның картадан файдалану мөмкинлеге калган. Һәм ул, Иванга хезмәт хакы күчү белән, аны шунда ук үзенә киви-кошелекка һәм үз баласының картасына күчерә барган, – дип сөйләде kp.ru хәбәрчесенә Антон Лукин.

Картаны ябалар, ә 2023 елның октябрендә, Иван туган илгә ялга кайткач, адвокат белән бергә полициягә баралар. Аларның гаризасы белән 4 октябрьдә «банк хисабыннан урлау факты» буенча җинаять эше кузгатыла («РФ Җинаятьләр Кодексы»ның 158нче маддәсе, 3нче өлеше), ә аннары Ларисаны Иван белән күзгә-күз очрашуга чакыралар.

– Бу – минем махсус хәрби операция зонасына китәр алдыннан соңгы көнне булды, – дип искә ала Иван. – Лариса шәп кыяфәттә иде, үзен тупас, оятсызларча тотты, авызын ерып елмаеп утырды. Миннән гафу үтенмәде, юк. Тикшерүчегә машина сатып алу өчен 400 яки 450 мең сум акча алганлыгын, ә калганын миңа сарыф иткәнен әйтте. Ялган.

Туйганчы күңел ачкан

Шунысы кызык, Иван белән «аерылышу»дан соң ук, Лариса социаль челтәрләрдә, 2023 елның августында, үзенең 30 яшен бәйрәм итү видеосын урнаштыра. Арендага алынган коттеджда ди-джей һәм... стриптизер белән.

– Лариса – бик шау-шулы хатын-кыз, һәрвакыт үзенә маҗаралар таба, әмма, шулай да, ул компаниянең җаны булып тора, үз тирәсенә гел халык җыя һәм даими хәрәкәттә, – дип сөйли видеода аның кунакларының берсе ачыктан-ачык.

Социаль челтәрдәге пост көчле реакциягә китерә.

– Соң ул бит бу бәйрәмне, мөгаен, абыем акчасыннан түләгәндер! – дип ярсый Анастасия. – Сез моның күпме торганын күз алдына китерәсезме? Аны кем «спонсорлаган»?

– Ә Сез, Иван, бу фото-видеоларны күрдегезме?

– Әйе, миңа видео җибәрделәр, ләкин мин аны ахыргача карап та бетермәдем, – ди егет. – Монда нәрсә әйтәсең инде? Болай да барысы да аңлашыла. Акчамны кире кайтарсын һәм үзе теләгәнчә яшәсен.

Шул ук вакытта тикшерү егетнең исәбеннән, аның ризалыгыннан башка, Ларисаның күпме акча алуын исәпләү белән мәшгуль. kp.ru чыганакларына караганда, әлегә сүз 800 мең сум турында бара.

Бу материалны әзерләгәндә, Ларисадан комментарийлар алып булмады.

«Комсомолка» вакыйгалар үсешен күзәтеп барачак.

Искәрмә өчен

Юридик ярдәмне бушлай алырга мөмкин.

Россиядә гражданнар категориясенең тулы бер исемлегенә түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеге турында федераль закон гамәлдә. Махсус хәрби операция башлангач, бу исемлеккә анда катнашучылар һәм аларның туганнары да кертелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100