Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киркоровның улы дип аталган Александр Матвеевның Мәскәү татарлары штабында туе узган

news_top_970_100
Киркоровның улы дип аталган Александр Матвеевның Мәскәү татарлары штабында туе узган
Александр Матвеев һәм Аня Соколова Мәскәү татарлары Штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалеев һәм координатор Гөлнара Яруллина белән
Фото: Мәскәү татарлары штабы

Мәскәү татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалеев Мәскәү татар штабында булган туй турында «Интертат»ка сөйләде. Башкалада яшәүче татарлар җыела торган үзәктә үзен Бедрос Киркоровның никахтан тыш туган улы дип йөрткән Александр Матвеевның туе узган. Ул керәшен кызына өйләнгән.

Рөстәм Ямалеев әйтүенчә, пародист, матбугатта Бедрос Киркоровның никахтан тыш туган улы дип аталган Александр Матвеев Мәскәү татарлары штабы уздырган чараларда еш катнаша. Шулай ук хәйрия концертларында Мәскәүдә яшәгән керәшен кызы, татар тамырлары да булган Аня Соколова да чакырыла икән. Декабрь аенда узган хәйрия концертында алар якыннан танышып, бер-берсенә гашыйк булганнар.

– Декабрьдәге концертта җырчы һәм композитор Аня Соколова белән Киркоровның улы Александр Матвеев бер-берсенә бик нык гашыйк булдылар. Владимир Владимирович «Гаилә елы» дип игълан иткәч, бик тиз генә уйладылар да, 17 февральдә өйләнештеләр, рәсми никах теркәлде. Штабта танышкач, туйны без штабта ясадык. Ризыклар татарча булды, җырлар беразы татарча булды, – дип сөйләде Рөстәм Ямалеев.

Аның әйтүенчә, хәзер Александр Матвеев белән Аня Соколова татарча чыгыш әзерлиләр. Алар «Алеша» һәм «Катюша» җырларын татарча җырларга әзерләнә.

Александр Матвеев «Интертат»ка туйның Мәскәү татар штабында узуын «символик» дип атады. «Мин Рөстәм Фәизович белән күптән таныш. Без Аня белән май аенда таныштык, шуңа күрә туйны да шунда уздырдык. Янәшәдә генә Изге Матрона чиркәве һәм ЗАГС, шунда никахны теркәгәч, Штабта туй узды», – диде ул. Ул «ширбәт туен» соңрак, гастрольләрдән соң уздырырга теләвен әйтте.

Александр үзенең хәзер концертлар белән шөгыльләнүен әйтте. Шулай ук татарча да өйрәнә башлаган – «рәхмәт», исәнмесез» кебек берничә сүзне беләм инде, телнең мелодиясен отарга телим, диде. «Татар каны бармы» дип сорагач, Александр «юк, миндә – болгар каны, ә татарлар белән мин дус» диде.

«Экс-ББ» пародистлар төркеменең элекке солисты Александр Матвеевны матбугатта Филипп Киркоровның туганы, ягъни Бедрос Киркоровның никахсыз туган улы дип атый. Бедрос Киркоров моны кире кага һәм Филиппның әнисенә хыянәт итмәвен әйтә. Ул Матвеевны «Мәшһүр фамилия белән пиар» ясауда гаепли. Александр Матвеев әйтүенчә, ул Бедрос Киркоров белән гастрольләргә йөри, бергә сәхнәдә җыр да җырлаганнар.

Александр Матвеев Тула өлкәсеннән, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыган, Тимер юлчылар мәдәният йортында эшләгән, соңрак «Экс ББ» төркемендә чыгыш ясый. Төркем таралгач, «Самородок» җыр театрына урнаша, аннары мәдәният йортында эшли. Бедрос Киркоров белән туганлыгы хакында 2017 елда яза башлыйлар, матбугат язуынча, аның әнисенең Бедрос Киркоров белән «курорт романы» булган, ди. Александрның әнисе аның әтисе кем икәнен беркайчан да яшермәгән, шуңа да Александр ДНК-тест ясатырга да теләвен әйткән, Филипп белән охшаш булуын тәкърарлый. Филипп Киркоров гардеробын сатканда, аның киемнәрен сатып ала һәм аңа охшаш киенә башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100