Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзен 6 тапкыр кем яралаган?» – Сөйгәнен, аның ата-анасын чәнчеп үтерүчегә суд булды

news_top_970_100
«Үзен 6 тапкыр кем яралаган?» – Сөйгәнен, аның ата-анасын чәнчеп үтерүчегә суд булды

Узган елның гыйнвар аенда Рөстәм Мөхәммәдуллин йөргән кызын һәм аның әти-әнисен чәнчеп үтерде. Хәзергәчә әлеге җинаять эшенә әлегә нокта куелмады, суд эше бара. Татарстанның Югары суды 23 яшьлек Рөстәм Мөхәммәдуллинны сак астында калдыру вакытын озайтты. Ул  15 октябрьгә кадәр СИЗОда булачак.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига Казанда  2021 елның 7 гыйнварында булды. Рөстәм йөргән кызы янына кунакка килгән һәм шул вакыт кызның әти-әнисе белән бәхәс чыга. Ызгыш вакытында егетнең кулына каяндыр пычак эләгә... Вакыйга кызның һәм аның әти-әнисенең үлеме белән тәмамлана. Куллары канга баткан егет соңыннан үз-үзенә кул салмакчы була – тәрәзәдән сикерә. Рөстәмнең гомерен табиблар саклап калды. Операциядән соң ул берничә көн реанимациядә ятып чыга.

Ирле-хатынлы Рафаэль һәм Фәридәнең һәм аларның 18 яшьлек кызлары Камиләнең мәетләрен Казанның Чуйков урамындагы йорт подъездында табалар. Дүртенче кат тулысынча канга баткан, ишекләрдә дә канлы эзләр калган була — күрәсең, алар ишек шакып ярдәм сорарга тырышкан.

Гаиләне 10 гыйнвар көнне җирләделәр. Өч мәетне өч машинада алып килеп, йорт каршына куйдылар. «Кайсысы Фәридә?», «Кайсысы Камилә?» дип өзгәләнеп елады халык. Бер яктан әнисен, икенче яктан әтисен, ә уртага үзен куйдылар Камиләнең.

Хөкем ителүче үзе дә корбан

Суд утырышы ябык режимда узды. Журналистларны бары тик карар игълан иткән вакытка гына керттеләр.

Гаепләнүченең адвокаты Фәрхәт Канафиев процесс башланганчы ук «Татар-информ» хәбәрчесе белән бу җинаять эшенә карата үз фикере белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, тикшерү вакытында җитди хокук бозулар булган. Адвокат бу этаптагы мәгълүматны сөйләүдән баш тартты. Әмма ул бу уңайдан ике тапкыр Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга мөрәҗәгать итүен әйтте. Хәтта Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин адресына да мөрәҗәгать җибәрелгән. Аннан уңай җавап килгән.

«Хөкем ителүче бер үк вакытта үзе дә корбан. Аның тәнендә пычактан алты яра бар: өчесе корсагында, өчесе күкрәгендә. Аның бавыры, юан эчәге, ике үпкәсе тишелгән. Аларны кем ясаган – мәсьәлә шунда. Тикшерүчеләр моны ачыкламаган. Моны эшләгән кешегә карата хәтта җинаять эше хәтта кузгатылмаган», –  дип сөйләде Канафиев.

Яклау ягы судта бүген ике үтенеч белдергән. Суд үз карарын игълан иткән вакытта шул турыда билгеле булды. Беренчедән, хөкем ителүче эшне присяжныйлар тикшерүдән баш тарта. Икенчедән, ул судтан эшне прокуратурага кире кайтаруны сорады. Эшне судья тарафыннан карау таләбе канәгатьләндерелде. Ә эшне прокуратурага яңадан тикшерү өчен кире кайтару турындагы үтенеч кабул ителмәде. Киләсе утырыш май урталарына билгеләнгән.

Алинә Фәйзрахманова

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100