Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үземне граната белән шартлатырга да уйлаган идем, ләкин иптәшем туктатып калды...»

news_top_970_100
«Үземне граната белән шартлатырга да уйлаган идем, ләкин иптәшем туктатып калды...»
Фото: "Зәй офыклары" газетасы

Максим Тюкаевка коляска алу өчен кирәкле сумма битараф булмаган кешеләр ярдәме белән тиз арада җыелды, дип яза «Зәй офыклары» газетасы журналисты Клара Ермолаева.

Максим махсус хәрби операциядә катнашкан. 2022 елның декабрендә Луганск тирәсендә барган бәрелештә ул каты яралана. Егеткә, исән калыр өчен, 1 тәүлектән артык чокырда яраларыннан сызлануыннан тешен кысып түзеп, үлгәнгә сабышып ятарга туры килә.

Максимга 36 яшь. Ул – беренче төркем инвалид. Алынган яраларыннан һәм өшүдән ике аяксыз һәм кул бармакларсыз калган. Уң кулын өлешләп җыйганнар. Калак сөягендә штифтлар бар. Шуңа күрә кулы белән артык селкенә дә алмый. Авырту-сызлануларын басар өчен көн дә дарулар эчәргә туры килә.

– Яралану сәбәпле инвалидлык алу өчен хәрби-табиб комиссиясен үтәргә җыенам, аннан соң «хәрби хәрәкәтләр ветераны» таныклыгы биреләчәк. Бу – инвалидлык буенча югарырак пенсия алу өчен кирәк. Тормышымны үзгәртәсем килә, – ди ул.

Без Максим белән аның гаражында очраштык. Ул аның яши торган подъездыннан 50 метрлап ераклыкта урнашкан. Әлеге подъездда ул фатирны махсус хәрби операциядән кайткач сатып алган. Подъезддан гаражына инвалид коляскасында чыга. Ә гараж электроциклын саклау өчен махсус төзелгән. Электроцикл белән шәһәр урамы буйлап баручы Максимны күпләр белә.

– Миңа, инвалид буларак, кул белән идарә итүче механик коляска бирделәр. Аның белән йөрү өчен тәгәрмәчләрне кул бармаклары белән әйләндерергә кирәк... Шуңа күрә электрон идарә белән коляска сатып алырга туры килде. Мондый коляскада кнопкага бастың һәм киттең. Мин элекке электрон колясканы подъездда калдыра идем, чөнки гаражга шуның ярдәмендә барам һәм кире киләм. Ләкин әлеге колясканы урладылар, – дип сөйли Максим.

Коляска булмагач, аңа юеш кар өстеннән гаражына кадәр үрмәләп барырга туры килә. Шунлыктан аягындагы яралары шешеп, сызлый башлый. 19 гыйнварда, изге күңелле кешеләр ярдәме белән, электр приводы белән яңа коляска алына. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр Максимның коляскасы югалу турындагы хәбәрне ишеткәч, коляска алу өчен акча җыярга кирәк, дип белдерәләр. Һәм бу эшне район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеевка йөклиләр.

– Миңа коляска алуда ярдәм иткән изге йөрәкле кешеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Коляска 85 мең сум тора. 97250 сум акча җыелган. Киңәшләшеп, калган акчага миңа тактик костюм һәм тез саклагыч алырга булдык. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Миңа район башлыгы Разиф Кәримов һәм район хакимияте дә ярдәм итеп килә. Фатир алганда районнан 200 мең сум акча бирелде, аннан җир участогы бүлеп бирелеп, коляскаларны саклау өчен гараж төзеделәр. «Ватан сакчылары» фонды координаторы Сергей Хватков шулай ук миңа нык ярдәм итә. Тормышымда район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев зур роль уйный. «Надежда» өлкәннәр клубына йөрүчеләргә дә коляска алырга зур сумма җыйганнары өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Мин болай булыр дип көтмәгән идем. Ыгы-зыгы тудырмыйча, коляскасыз да яшәрмен әле, дип уйлаган идем. Әмма махсус хәрби операциядә катнашучы иптәшләрем игътибарсыз калдырмады, – ди Максим.

Ул Зәйдә туып үскән, гаиләдә бердәнбер бала. Әтисе яман шеш авыруыннан үлгәндә, малай әле кечкенә була. Бүгенге көндә лаеклы ялдагы әнисе – аның төп кайгыртучысы.

Яшүсмер елларында Максим кыек юлга кереп китә.

– 14 яшькә кадәр барысы да яхшы иде. Мин тормышка сөенеп, мәктәптә укып йөрдем. Аннан балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән танышып, криминал белән бәйләдем тормышымны. Ларек бастык, балалар төзәтү учреждениесенә җибәрделәр. 17 яшьтә инде өлкәннәр колониясенә эләктем... Ни өчен болай килеп чыкканын аңлата да алмыйм... Җиңел юл белән акчалы буласы килде. Яшь идем, бары тик хәзер генә боларның барысын да аңлыйм, – дип сөйли Максим.

Һәр утырган колониясендә ул лидер, бригадир була. Шуңа күрә дә, беренчеләрдән булып, махсус хәрби операциядә катнашу турындагы килешүгә кул куя. Аның үрнәгендә башкалар да кушыла.

– Армиядә булмасам да, хәрби тормыш турында әлләни белмәсәм дә, мине отделение командиры итеп билгеләделәр. Ватан сагына басып, үткән тормышымдагы кара тапларны бетерәсем килде. Әниемә дә бу тормышта нәрсә дә булса эшли алганымны күрсәтәсем килде, – ди ул.

Ике айдан соң – 2022 елның декабрендә – Максим хәрби бурычын үтәгәндә ут астында кала.

– Беренче ядрә калак сөягемә эләкте. Соңрак мин үземә снайпер – чит илдән килгән яшь кыз атуын белдем. Икенче пуля бот тирәсеннән кереп китте. Мин егылдым, ләкин, үрмәләп булса да, яшеренер өчен чокыр эзли башладым. Карыйм – янымнан бер полктагы, Әлмәттән булган иптәшем үрмәли. Аның яңагына пуля кергән, сөйләшә алмый, кулы белән кайсы юнәлешкә таба барасын күрсәтте. Артиллерия тубыннан соң барлыкка килгән чокырны табып, шунда үлгәнгә сабышып яттык. Безнең өстән мина беркетелгән дроннар очып йөри башлады, суларга да курыктык. Бер тәүлектән соң бары да тынычланды. Бик салкын иде, мин туңудан аякларымны тоймый башладым. Тирә-якта һәлак булган сугышчылар ята, эмоциональ яктан да бик авыр иде. Мин үземне граната белән шартлатырга да уйлаган идем, ләкин иптәшем туктатып калды... Мин аңа бик рәхмәтле хәзер, без аның белән элемтәдә торабыз. Ничек итеп чокырдан чыгуыбызны, үзебезнекеләр янына үрмәләп барып җитә алуыбызны искә алабыз... Аннан соң нәрсә булганын хәтерләмим. Госпитальдә генә аңыма килдем, – дип искә ала бу дәһшәтле көннәрне Максим.

Операцияләр кичереп, тернәкләндерү курслары узганнан соң, ул туган ягы Зәйгә кайта. Район җитәкчелеге ярдәмендә фатир ала. Дүрт аяклы тугры дусты да бар аның хәзер.

– Минем турыда төрле имеш-мимешләр йөри. Яшь чакта мине белгән кешеләр, хәзер дә әхлаксыз тормыш алып бара, дип уйлыйлар. Мондый хәбәрләрне ишетү миңа бик авыр. Хәзер үзем акча эшләргә телим, аяклар, кул бармаклары булмагач, телефон аша башкара алар торган эш булса гына инде. Хыялым – машина йөртү таныклыгы алу. Безнең ДОСААФта минем кебек инвалидларга машина йөртергә өйрәнү өчен махсус техника кирәк булуы турында аңлаттылар. Андый техника башка шәһәрләрдә бар, әмма минем аларга йөрү өчен мөмкинлегем юк. Зәйдә дә шундый техника булдырылса, яхшы булыр иде, – ди Максим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100