Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үземнән 12 яшькә кечерәк егеткә гашыйк булдым...

Иске Яңа елда яңа кешеләр белән бер мәҗлескә эләктем. Шунда яңа танышым, «шыпырт сүз» итеп кенә сөйләп, киңәш сорады. Матбугатта эшләгәнемне белгәч, «исемемне язмыйча гына кешедән сора әле» диде.

news_top_970_100

Мин бер яшь егеткә гашыйк булдым. Тик... минем инде 1 балам бар һәм миңа 36 яшь, ә ул егеткә – 22. Беренче никахтан туган улыма 16 тулды.

Бергә эшлибез, эш буенча да гел уртак проектларны бергә эшләргә туры килә. Ул гел кофе ясап китерә, игътибар күрсәтә башлады. Мин аны башта ир-ат итеп кабул да итмәдем. Бала гына, дип уйладым – улымнан әз генә зуррак бит.

Яңа ел алдыннан шәһәр читендә кунакханәдә фирмабызның корпоративы булды. Кичкә таба, инде барысы да кәефләнеп киткәч, кемдер гитара алып килде, ул җырлый башлады... Һәм шул мизгелдә миңа нидер булды. Аңа сокланып карап утырдым. Аннары бөтенесе дә таралыша башлады, мин дә киттем, бераз телефонда утырырмын да ятармын дип уйладым. Артымнан ук килеп кермәсенме?! Ә аннан соң барысы да мизгел эчендә булды – аның куллары, иреннәре, «сине күптәннән яратам» дип пышылдавы...

Вакытлыча ирлек теләге генә булгандыр, үзенекен алгач, барысын да онытыр, «салган баштан корпоративтагы маҗарасы» дип кенә кабул итәр, дип уйладым. Тик алай булмады, икенче көнне үк ул миңа розалар җибәрде һәм очрашуга чакырды. Очрашуга бардым, беренче соравым шул булды: «Син минем ничә яшьтә икәнемне беләсеңме соң?» Ул: «26-28 яшьләрдер дип уйладым», – диде. Мин 36 яшьтә икәнемне әйткәч, ул бер минут тын гына утырып торды. Шуннан: «Беләсеңме, миңа яшь мөһим түгел, мин сине яратам», – ди...

Шуннан тормышыбыз үзгәрде. Фатир «снимать итеп» яши иде. Күчте дә килде. Хәзер ул минем белән яши. Улым белән дә уртак тел таптылар. Өйгә кайтам – алар бергә компьютер уенында атышып утыралар. Сөенечемнән күзгә яшьләр килә. Мин аны тәэмин итмим, аның үзенең дә хезмәт хакы әйбәт.

Рәхәтен күреп яшә генә, диярсез… Тик аңа – шундый яшь, чибәр һәм акыллы егеткә – мин нигә кирәк, дигән уй тынгылык бирми. Беләм бит, 18-20 яшьлек күпме кыз аның тирәсендә бөтерелә. Ул әле иптәшләре белән бер төркемдә җырлап та йөри, музыка яза – дәрәҗәсе дә бар – ул анда теләсә кайсы яшь кызны үзенеке итә алыр иде. Ә ул: «Син мине бала кебек кабул итмәсен өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген беләм. Безгә тиздән үз балабызны табарга кирәк», – ди.

Мин куркам. Дуслар, әти-әниләр, хезмәттәшләр безнең мөнәсәбәтләр турында белеп алгач, ни булачак? Моны озакка сузып булмый бит. Кеше сүзенә карамыйм, дип әйтер идем, белмим, мондый мөнәсәбәтләрнең киләчәге була аламы? Бу хәл минем өчен шулкадәр авыр: әгәр аңа 36, ә миңа – 22 яшь булса, мондый проблема бөтенләй булмас иде. Хәзер инде мин аңа «чыгып кит» дип тә әйтә алмыйм… Нишләргә икән миңа?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100