Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дүртенче стадиядәге яман шеш булуын белгәч, шок кичердем»: Рәмзия һәм улы Әмир тарихы

Рәмзия Гыйбадуллина йөклелеген бик көтеп ала. Ләкин бу шатлыклы көннәре күкрәгендә яман шеш табылу белән караңгылана. Яман шеш сөяк метастазалары һәм бот сөяге сынуга китерә. Татарстан табиблары исә, әлеге хатын белән берлектә барлык киртәләрне дә җиңеп чыгып могҗиза тудыра. Бу турыда «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
«Дүртенче стадиядәге яман шеш булуын белгәч, шок кичердем»: Рәмзия һәм улы Әмир тарихы

Караватта борылганда бот сөяген сындыра, сәбәбе метастазалар

Әлмәттән Рәмзия Гыйбадуллина күптән көтеп алынган беренче баласына йөкле була. 38 яшьлек йөкле хатынның сәламәтлеге белән проблемалары булмый, барысы да яхшы бара, хәтта токсикоз да борчымый. Ләкин йөклелегенең җиденче аенда аның биле авырта башлый, аннары хәрәкәтләнүе авырлаша. Хатын табибларга авыртудан зарлана, ләкин алар моны йөклелеккә сылтый, сәбәбен таба алмыйлар. Бу хакта «Татар-информ» журналисты Эвелина Киселева яза. 

«Мин инде йөри алмый башладым, караваттан да авырлык белән генә тора идем. Иртән уянуга, торырга ярдәм итүләрен сорый идем, караваттан торып басарга тырыша идем. Әтием, миңа утырырга ярдәм итәргә теләп, аякларымны борды һәм шул мизгелдә минем бот сөягем сынды. Бу – түзә алмаслык авырту иде. Мин хәрәкәтләнә алмыйча яттым, миңа кагылмаска куштым, хәрәкәтләнү авыр иде», – дип сөйләде «Татар-информ» га Рәмзия.

Хатынны, бот сөяге сынган килеш, Әлмәт хастаханәсенә алып киләләр.

«Табиблар бу хәлне тикшерә башлагач, проблеманың сөякләрдә булуын аңлый һәм метастазалар булуыннан шикләнә. Ул вакытта пациентны санавиация белән РКБның Перинаталь үзәгенә җибәрәләр», – дип сөйләде Республика клиник онкология диспансерының маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире Альберт Гыймранов

РКБ акушер-гинекологлары белән бергә Республика онкология диспансеры онкологлары да тикшерү эшләрен башлый. Аларга метастазаларның барлыкка килү сәбәбен табарга кирәк була. 

«Соңрак табиблар, әгәр дә тагын бераз гына булса да вакыт үткән булса, мин дә, минем балам да бу дөньяда булмас иде, дип әйттеләр», – дип искә ала Рәмзия.

РКБ акушер-гинекологлары белән бергә Республика онкология диспансеры онкологлары да тикшерү эшләрен башлый.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Үземдә 4нче стадиядәге яман шеш булуын белгәч, шок кичердем» 

Альберт Гыймранов аңлатканча, йөклелек вакытында күкрәктәге яман шешне ачыклау бик авыр. Чөнки бу чорда сөт бизләре баланы ашатуга әзерләнә һәм бик тыгыз була, шешне табу мөмкин түгел диярлек. Рәмзия ханым очрагында табиблар яман шешне табуга ирешкәннәр. Алар биопсия ясаганнар һәм диагноз расланган. 

Рәмзиягә күкрәгендә дүртенче стадиядәге яман шеш булуын әйтәләр. Өстәвенә, шеш бик агрессив була.

«Ул вакытта мин үз кичерешләремне күрсәтмәскә тырыштым. Барысын да үземдә сакладым. Ләкин мин моңа әзер идем кебек. Чөнки бу авыртулар болай гына түгел, дигән уйлар килә иде. Мондый уйлар килгәләгән булса да, минем өчен бу – шок булды, чөнки һәрвакыт яхшыга өметләнәсең бит», – дип сөйли хатын. 

Ире Наил хатынының диагнозы турында хәбәр алгач, аптырашта һәм куркып калуы турында әйтә. Чөнки алар табибларга даими рәвештә йөргәннәр. Шулай да ул куркуын күрсәтмәскә тырыша һәм хатынына һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Шулай итеп, алар кулга кул тотышып, әти-әниләренең ярдәмен тоеп, онкология, сынган бот белән көрәшергә һәм шул ук вакытта Рәмзиянең йөрәк астындагы сабые турында кайгыртырга карар кыла.

«Пациентның тиз арада үлеменә китерергә мөмкин булган тагын бер сәбәп бар иде – бу кандагы кальций дәрәҗәсенең югары булуы, сөякләрнең зарарлануы нәкъ шуңа бәйле иде. Икеләтә бурыч куелды: пациентның гомерен саклап калу һәм балага да зыян китермәү», – дип сөйләде онкология диспансерының маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире.

Гүзәл Мөхәммәтшина: «Без куллана торган традицион химиотерапия курсы уздыру мөмкин түгел иде»

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Бала 28нче атнада дөньяга килә 

РКОДның 1нче химиотерапия бүлеге табиб-онкологы Гүзәл Мөхәммәтшина сөйләвенчә, зыян күргән сөякләр күп кальций бүлеп чыгару сәбәпле, бөер каналлары тыгылган. Бала исә, шул сәбәпле, гипоксия кичергән. 

«Без куллана торган традицион химиотерапия бу очракта мөмкин түгел иде. Бу – агулы дәвалау ысулы, ул организм функцияләренә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Беренче чиратта сөякләр зәгыйфьләнүен туктатучы препарат кертелде. Яңа буын препараты. Икенче көнне кальций дәрәҗәсе кими һәм бөер функциясе яхшыра башлады», – диде ул.

Ләкин ана карынындагы балага кислород җитмәү дәвам итә. Ул әнисенең авыруы сәбәпле интоксикация кичергән. Табиблар, нишләргә икәнен хәл итү өчен, консилиумнар үткәрә. Гипоксия куркыныч саннарга җиткәч, Рәмзиягә операция ясыйлар.

28 майда, 28нче атнада, ир бала дөньяга килә. Яраткан әти-әнисе аңа Әмир дип исем куша.  

«Татар-информ» га билгеле булганча, бала туганда 1,3 килограмм авырлыкта булган. Аны клиниканың неонатологлары карый, ул кувезда үстерелә.

Бала тугач та, Рәмзиянең гомере өчен көрәш дәвам итә. 

Фото: © Гыйбадуллиннар гаиләсенең шәхси архивыннан

«Баламны кулыма алырга теләдем, шуңа операциягә бардым» 

Бала тугач, Рәмзиянең тормышы өчен көрәш дәвам итә, аны онкология диспансерына күчерәләр. 
Чираттагы проблеманы хәл итәргә кирәк була. Бот сөяге сыну сәбәпле, Рәмзия йөри алмый, әз генә хәрәкәт тә аңа түзеп булмаслык авырту китерә. 

«Әгәр 10 баллы авырту шкаласы белән бәяләсәк, пациентның авыртуы 9-10 балл дәрәҗәсендә иде», – дип сөйли РКОДның сөяк, йомшак тукыма һәм тире шешләре бүлеге мөдире Илдар Сафин.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш травматологы, Казанның 16нчы хастаханәсенең баш табибы Владимир Беляков һәм федераль медицина үзәкләре белгечләре белән бергә уздырылган чираттагы консилиумда операция ясау карарын кабул итәләр. 

«Пациентка җитди операция ясалырга тиеш иде. Бу операция барышында бот сөяген резекцияләү һәм онкологик эндопротез урнаштыру таләп ителде. Идел буе федераль округында мондый протезлар бүтән беркайда да куелмый», – дип сөйләде Сафин.

Рәмзияне, бала табу операциясеннән соң яңа операция ясау – бик куркыныч, организм түзә алмаска мөмкин, дип алдан ук кисәтеп куялар. Ләкин ул бу рисктан куркып калмый. 

«Без куркып калмадык, һәм барысы да яхшы узды. Илдар Рафаил улы безгә соңыннан барысы да шулкадәр яхшы үтәр дип көтмәгәннәрен дә әйтте. Юкка гына рискка кермәделәр, чөнки хәзер мин үз аякларымда йөрим. Мин аларга арыганымны, баламны кулыма алып, аның белән йөрергә теләвемне әйттем. Мин рисктан курыкмадым, калганы Аллаһ кулында», – ди Рәмзия.

Операциядән соң икенче көнне үк Рәмзиянең авыртуы бетә, 3 көннән ул аякка баса. Аңа реабилитологлар ярдәм итә.

Рәмзияне, бала табу операциясеннән соң яңа операция ясау – бик куркыныч, организм түзә алмаска мөмкин, дип, алдан ук кисәтеп куялар.

Фото: © Гыйбадуллиннар гаиләсенең шәхси архивыннан

Беренче химия һәм уңай нәтиҗә 

Бала тугач һәм сөякләргә уңышлы операция ясалгач, Рәмзияне төп дошманы – онкология белән көрәш көтә. 

Химиотерапия бүлеге онкологы Гүзәл Мөхәммәтшина сүзләренчә, операцияләрдән соң ук химия курсын үткәрергә ярамый, ә безнең героиня 2 операция аша уза: бала тудыру операциясе һәм эндопротезлау.

«Безнең химиотерапия ирешкән барлык уңышларны юкка чыгарырга мөмкин иде. Бу очракта заманча максатчан терапия кулланылды», – диде ул. 

Бу төр терапия, Рәмзиядә табылган кебек, шештәге агрессивлык факторын тоткарлый. Шулай ук хатын-кыз гормоннарын блоклаучы дару кулланалар, алар шешнең төп «тукландыручылары» булган.

2 атнадан соң онкологлар дәвалау нәтиҗәсен күрә – шешнең зурлыгы кими.

Мария Аглуллина: «Безнең дәвалау нәкъ менә сөякләрдәге метастазаларны нурландыру өчен кирәк булды. Аның йогынтысы бик яхшы, озакка сузыла»

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Метастазалар умыртка баганасында да була

Рәмзиянең умыртка баганасында да метастазалар табылган, алар да бик үк көчле булмаса да, авыртуларга китергән. 
Хатынны РКОДның 1нче радиология бүлегенә җибәрәләр. 

«Безнең дәвалау нәкъ менә сөякләрдәге метастазаларны нурландыру өчен кирәк булды. Аның йогынтысы бик яхшы, озакка сузыла. Безнең үзәк, нур терапиясе үткәрү өчен, дөньядагы иң заманча җиһазлардан файдалана, шуңа күрә тискәре нәтиҗәләр күрмибез диярлек», – дип сөйләде бүлек мөдире Мария Аглуллина

Бу дәвалау вакытында Рәмзия белән реабилитологлар да эшләвен дәвам итә, алар аны яңадан йөрергә өйрәтәләр.
Хатын үз баласы белән элемтәдә тора, ул аны видеодан күзәтә. 

Мария Аглуллина нур терапиясен тәмамлагач, умыртка баганасында авырту кимүе турында әйтә. Һәм Рәмзия әкренләп йөри башлый. 

«Пациент авыруга кадәр булган тормышына кире кайтты», – ди бүлек җитәкчесе. 

Ләкин Рәмзияне дәвалау бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.

Бүгенге көндә могҗизалы коткару тарихы башлануга 2 ел узган.

Фото: © Гыйбадуллиннар гаиләсенең шәхси архивыннан

«Мин хыялымда булган ана булуның барлык шатлыкларын тоям»

Гыйбадуллиннар гаиләсе коткаручыларына рәхмәт белдерә. 

«Бар яклап ярдәм тойдым – ирем, әти-әнием, сеңлемнән. Ләкин табибларның миңа ничек ярдәм итүен сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый. Аларга рәхмәт! Алар һәрвакыт янәшәдә булдылар, һәрберсе килеп миңа ярдәм итте. Мин моның кадәрне көтмәгән идем», – дип сөйли пациент.

Наил РКБның Перинаталь үзәгендә дә шундый ук кайгыртучан мөнәсәбәт күрсәтүләрен сөйли. Республика онкодиспансерының күпсанлы бүлекчәләрендә дә Рәмзияне бик яхшы карыйлар. 

РКОДта Рәмзия барлыгы 40 көн үткәрә. Табиблар, пациент һәм аның бөтен гаиләсе позитив кәефтә булмаса, могҗиза булмас иде, дип саный. 

Наил белән Рәмзия, балаларын перинаталь үзәктән чыгаргач, чын мәгънәсендә иркен сулыш алып куя. Бу 21 август көне була. Улы хастаханәдә әнисеннән бераз озагракка кала. 

«Без бөтен гаиләбез белән балабызны алырга килдек. Шул мизгелдә, без аны өйгә алып кайтып, аның белән барысы да яхшы икәнен аңлагач, аның исән һәм сәламәт икәнен күргәч, мин иркен сулыш алдым. Менә ул, бәхет, ниһаять, без өйдә!» – дип сөйли хатын. 

Бүгенге көндә могҗизалы коткару тарихы башлануга 2 ел узган.

«Хәзер мин яшим, бала белән йөрим, аны карыйм. Мин хыялымда булган ана булу бәхетенең барлык шатлыкларын тоям. Ак халатлы фәрештәләргә рәхмәт, алар миңа ярдәм иттеләр һәм минем өчен бик күп эшләделәр. Мин аларга шулкадәр рәхмәтлемен, алар миңа туганнарым кебек», – дип сөйләде Рәмзия. 

Рәмзия дәвалануын дәвам итә, 3 айга 1 тапкыр химиотерапия курсын уза. Бу җиңел бирелми, ләкин моңа кадәр кичергәннәре белән чагыштырганда, болары инде шулкадәр катлаулы булып күренми дә.  

«Бу хикәя триллерга охшаган. Без 3 клиника белән синхрон рәвештә эшли алдык. Без барысын да бик төгәл эшләдек», – ди маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире Альберт Гыймранов. 

Рәмзия Гыйбадуллина: «Хәзер мин яшим, бала белән йөрим, аны карыйм. Мин хыялымда булган ана булу бәхетенең барлык шатлыкларын тоям».

Фото: © Гыйбадуллиннар гаиләсенең шәхси архивыннан

Әлеге әни белән баланы могҗизалы коткару тарихы «Ел табибы – Ак чәчәкләр – 2023» премиясенә тәкъдим ителгән. Башка номинантлар белән танышу һәм аларга тавыш бирү өчен сылтама.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100