Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үземә урын таба алмыйм»: җырчы Нәргизнең якын дусты, музыкант Сергей Колчин вафат

news_top_970_100
«Үземә урын таба алмыйм»: җырчы Нәргизнең якын дусты, музыкант Сергей Колчин вафат

Җырчы Нәргиз Закированың дусты һәм хезмәттәше, гитарачы Сергей Колчин вафат булды. Аңа 45 яшь булган. Бу хакта StarHit порталы хәбәр итә. Артист җырчының төркемендә, шулай ук «Земляне» һәм «Лицей» төркемнәрендә уйнаган.

Музыкантның вафат булуы турындагы хәбәр Нәргизгә бик авыр тәэсир иткән. Көне буе ул тамашачылары белән элемтәгә кермәгән, алар борчыла башлаган. Әмма Нәргиз борчылучы фанатларына үзенең хәле турында хәбәр итәр өчен көч таба.

– Минем кадерле кешеләрем! Бүген берни дә язмадым, куймадым, гафу үтенәм. Дустымны югалту миңа бик авыр. Игътибарны туплау, уйлау һәм эшләү авыр. Мин һәрвакыт үз-үземне кулда тота ала идем. Күп еллар дәвамында үз-үзем өстендә туктаусыз эшләү алга таба да дәвам итәчәк, әмма хәзер барысы да контрольдән чыкты. Мин түзә алмаслык авырту кичерәм, – дип язган Нәргиз «Телеграм» каналында.

52 яшьлек Нәргиз Закирова фаҗига турында җомга көнне белеп алган. Ул Сергей Колчин белән 10 елга якын бергә чыгыш ясаган булган. «Миңа моңа ышануы авыр. Йөрәгем кыйпылчыкларга телгәләнә, үземә урын таба алмыйм. Сережа, зинһар, әйт әле, бу бик тә коточкыч хата булды. Исән булуың турында әйт! Мин төшенкелеккә бирелдем», – дип язган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100