Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үземә һәм гаиләмә янады». Өч кешене үтергән ир-атны үсмер егет чәнчегән

news_top_970_100

Түбән Новгород өлкәсенең Сеченов районында үсмер егетне Мордовиядән кешене үтерүдә гаеплиләр. Вачка елгасында билгесез ир-ат мәете табылгач, Сергач районара тикшерү бүлеге җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 24 мартта төнлә Мордовиянең Тургенево авылында 17 яшьлек үсмер 40 яшьлек ир-атның муенына пычак кадый. Җинаять эзләрен яшерү өчен ул әтисе белән бергә мәетне машинага салып алып китә. Алар Түбән Новгород өлкәсенең Обуховка авылы янына кадәр баралар. Мәетне Вачка елгасына ташлыйлар.

Хәзер үсмерне сак астына алганнар.

Соңрак ачыкланганча, мәете табылган ир-ат өч кешене үтергән өчен хөкем ителгән булган. Гаепләнүче үсмер сүзләренчә, 24 мартта бу ир-ат үсмернең үзенә һәм гаиләсенә үтерү белән яный.

Җинаять эшен тикшерү барышында үсмернең атасының гамәлләренә дә юридик бәя биреләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100