news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үземә дәрес алдым» - Раяз Фасыйхов авылда күңелгә тиярлек концертта булган

news_top
«Үземә дәрес алдым» - Раяз Фасыйхов авылда күңелгә тиярлек концертта булган
Фото: "Татар-информ" архивы

Әнисенең хәлен белергә кайткач, җырчы Раяз Фасыйхов, очраклы рәвештә генә Люция, Айрат, Миләүшә һәм Рөстәм Закировларның гаилә концертына килеп эләккән. Концерттан кичерешләре артистның күңеленә генә сыймаган, ул үзенең соклану һәм хөрмәт хисләре белән сәхифәсендә дә уртаклаша.

«Минимум технического оснащения, максимум музыкального кайфа!»

Әнинең хәлен белергә кайткан идек, безнең як "хуҗасы", элеккегечә әйтсәк, колхоз рәисе Фердинанд абый, отчет җыелышы уңаеннан, Люция һәм Рөстәм Закировлар гаиләсен чакырган. Әнине алып без дә бардык!

Мондый гади, ләкин саллы эчтәлекле концертлар сагындырган икән. Рөстәм абыйның әти яраткан "Син онытма җирдә мин барын", "Әйткән идең", "Җиз кыңгырау моңнары" кебек классикага әйләнеп барган җырлары Люция апаның, Миләүшәнең заманча, яхшы аранжировкалы, матур, моңлы, дәртле җырлары белән үрелеп барды. Айратны сөйләп торасы да юк. "Идән чыдасын инде" дип утыручылар да булды, булдыра инде малай. Кыскасы, рәхәтләнеп кайттык, җырлаштык, моңландык, әни елап та алды.

Шулай шул, кайвакыт гадилек җитми. Экран да юк, утлар да күзне кисми, музыка да каты түгел, баян да озвучкасыз ишетелә. Нәкъ мин кечкенә чактагы кебек. Авыл хуҗалыгы алдынгылары белән мин дә залда гади Нөнәгәр авылы малае буларак утырдым, ностальгия тоттым. Үзебезнең клуб сәхнәсе, әти уйный, мин җырлыйм, ниндидер бәйрәм концерты... Кайтырга чыктык, авылга юл зират аша уза, әби белән әтинең каберен кар баскан, ләкин ташлары күренә. Әби өйрәтеп калдырганча, сәлам бирдем, рәхмәт аларга бәхетле, музыкалы балачак өчен.

Бу концерттан үземә берничә дәрес алдым, алдагы концертларымны оештырганда бик кирәк булачак. Бу матур музыкаль гаиләгә уңышлар телим, рәхмәт әйтәм! Күз тимәсен, бәхетле булсыннар!» – дип яза Раяз Фасыйхов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар