Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзем ябык, корсагым зур»: Корсак ник үсә һәм аны ничек бетерергә?

Таза кешедә дә, ябык кешедә дә корсак зур булып, алга чыгып торырга мөмкин. Кешенең корсагы ни сәбәпле үсә? «Интертат» укучысының соравын табибларга юлладык.

news_top_970_100
«Үзем ябык, корсагым зур»: Корсак ник үсә һәм аны ничек бетерергә?
https://ru.freepik.com

Дус кызым «Интертат»ка үзенең проблемасы белән уртаклашты. 

«Минем кулларым, җилкәләрем, аякларым ябык, ә корсагым йөкле хатыннарныкы кебек алга чыгып тора. Гәүдәмнән бик оялам. Үземчә, күп ашамыйм да, эчмим дә. Физик күнегүләр ясагач, тагы да ныграк ябыгам, әмма корсагым шулай ук зур булып кала. Тулай торактагы бүлмәдәш кызым да бер көне «син йөкле мәллә?» дип сорады. Арт ягым корсагыма караганда бәләкәйрәк булу – хатын-кыз өчен зур бәла! Бу ни сәбәпле алай булырга мөмкин?» – дип, борчуы белән уртаклашты ул.

Корсак ни сәбәпле үсә икәнне ачыклар өчен, без табиблар белән сөйләштек.

«Корсакның үсүенә газлар сәбәпче»

21 нче шәһәр сырхауханәсенең гастроэнтерологы, терапевты Гөлназ Хәлиуллина  корсак зур булу сәбәбе төрле патологияләргә бәйле булуын әйтте.

«Әгәр сез зур тырышлык белән ябыгасыз, ә корсагыгыз кимеми икән, моңа күп нәрсә сәбәпче булырга мөмкин. Башта корсак үсүгә китерә торган патологияләрне ачыкларга кирәк. Мәсәлән, корсакның үсүенә газлар сәбәпче була ала. Һава эчәклектә туплана һәм кешегә дискомфорт тудыра. Баллы камырлы ризыктан гына корсак үсми. Мәсәлән, үт куыгы патологиясе, ашказаны асты бизе белән проблема булырга мөмкин», – диде ул.  

Гөлназ Хәлиуллина сүзләренчә, ферментлар эшләп чыгаруның җитәрлек булмавы хроник панкреатит турында сөйли. Ягъни азык җитәрлек күләмдә эшкәртелмәгәч, күңел болгана, эч авырта һәм күперә.

Табиб корсакны үстерүгә китерә торган тагын бер җитди авыру турында әйтте:

«Бактерияләрнең кирәгеннән артык үсеш синдромы (Синдром избыточного бактериального роста – СИБР) – нечкә эчәклектә бактерияләрнең саны арту һәм кайбер туклыклы матдәләрнең эшкәртелү процессының бозылуы белән характерлана торган патологик хәл. Аның турында кеше бик  белми. СИБР артык газлар барлыкка китерә», – дип әйтте ул.

Табиб сүзләренчә, май катламы хатын-кызларның күбрәк билендә, ботларында туплана.

«Ул баланы карынында йөрткәндә саклагыч функцияне тәэмин итә. Хатын-кыз фигурасы груша формасына охшаса, йөрәк-кан тамырлары авыруы янамавы белгечләр тарафыннан исбатланган. Әгәр тән массасы индексы 18-25 булса, ул норма була. Әгәр дә сез квалификацияле тренерсыз спорт белән шөгыльләнәсез икән, дөрес сайланмаган күнегүләр комплексы да эчне алга чыгарып торачак», – диде Гөлназ Хәлиуллина.

  • Тән массасы индексы (ИМТ) – ул кеше массасының туры килү дәрәҗәсен һәм аның үсешен бәяләргә мөмкинлек бирә торган зурлык һәм, шул рәвешле, массаның җитәрлек булмавы, нормаль яки артык булу-булмавын турыдан-туры бәяләргә мөмкинлек бирә.

 

Фото: © Гөлназ Хәлиуллинаның шәхси архивыннан алынды

«Бала тапканнан соң чыгып торган корсакны диеталар бетерми»

«ГенетикМед» клиникасы эндокринологы, нутрициологы Алия Бәширова безгә корсакның нигә алга чыгып торуы турында аңлатты һәм моның өч сәбәбен әйтте.

«Фитнес-үзәктә инструктор булып эшләүче иптәшем сүзләренчә, аңа гел ике сорау белән мөрәҗәгать итәләр: ничек ябыгырга һәм ничек корсакны бетерергә? Гомумән, кеше нормаль авырлыкта икән, ә корсагы ямьсез булып алга чыгып торса – моның сәбәбе берничә булырга мөмкин. Мәсәлән, диастаз, мускулларның гомуми дефициты, кортизоллы корсак. Шуларның һәрберсенә аерым-аерым тукталыйк», – диде ул.

Табиб әйтүенчә, диастаз белән ешрак хатын-кызлар йөкле вакытта яки бала тапканнан соң авырый. Бу корсакны диеталар белән генә бетереп булмый. Эч мускулларын ныгыту өчен, комплексы физик күнегүләр ясау мөһим. Кайбер очракта хирургларга мөрәҗәгать итү дә кирәк булырга мөмкин.

Алия Бәширова мускулларның гомуми дефициты кешенең тышкы кыяфәтенә нык тәэсир иткәнлеген әйтте. 

«Күз алдына китерик: ике кешенең дә авырлыгы алтмышар килограмм. Шуларның берсе дөрес туклана, физик күнегүләр ясый. Икенчесе диваннан кухняда ашап килү өчен генә тора. Бу очракта бер үк төрле авырлыктагы кешенең тән сыйфаты, мускул белән май нисбәте төрле була. Шуңа күрә, берсенең корсак мускулы әйбәт, икенчесенеке салынып төшкән. Бу очракта комплекслы физик күнегүләр ясарга, дөрес тукланырга кирәк. Сезнең тәнегездә май һәм мускулларының дисбалансы бармы-юкмы икәнне белер өчен, махсус биоимпедансометрия дип аталган тикшеренү үтәргә кирәк», – дип киңәш итте ул.

  • Биоимпедансометрия – кеше тәненең составын билгеләүнең заманча югары төгәл методы.

«Стресс аркасында билдә май катламы арта»

Алия Бәширова стрессның организмга ни дәрәҗәдә начар тәэсир итүен турында сөйләде.

«Хәзер стресс дәрәҗәсе шактый югары икәнлеге беркемгә дә сер түгел. Кеше бөтен җирдә стресска юлыга: эштә, юлда, өйдә, хәтта диңгездә ял иткәндә. Болар берсе дә эзсез узмый. Кешенең стресска каршы көрәшә торган механизмы бар, әмма стресс озакка сузылгач, җайга салынган система бозыла. Ягъни бил тирәсендә майның артык катламы барлыкка килә. Кеше зур корсаклы, түгәрәк кызыл битле, әмма аягы-кулы ябык була. Визуаль үзгәрешләр айсбергның өсте генә. Аның астында җитди симптомнар яшеренгән. Мәсәлән, артериаль кан басымы артуы, канда шикәрнең күтәрелүе. Билгеле булганча, үзеңне спортзалга куу, кинәт кенә ашаудан чикләү проблеманың чишелеше түгел. Ашыкмыйча, тормыш рәвешен үзгәртергә, режимны көйләргә кирәк. Әгәр сездә «кортизол корсагы» дип шикләнәсез икән, табиб-эндокринологка мөрәҗәгать итегез», – диде ул.

  • Кортизол корсагы («кортизоловый живот») – ул корсакта стресс гормоны йогынтысында барлыкка килгән май катламы.

 

Фото: © https://ru.freepik.com

Табибтан корсакны бетерү буенча киңәшләр:

  • Тураегыз. Туры умыртка баганасы гәүдә торышын үзгәртә, күкрәк формасын бирә һәм корсакны визуаль рәвештә җыйнак иттерә;
  • Көн дәвамында җитәрлек күләмдә су эчегез. Стаканнар исәбе 7-8 булырга мөмкин;
  • Бәдрәфкә даими рәвештә йөрегез;
  • Ризыкны әйбәтләп чәйнәгез, ул ашказанында яхшырак эшкәртеләчәк;
  • Борын аша сулагыз. Киңәш сәер, әмма дөрес. Авыз аша сулаган һава эчне күпертә.
  • Гормоннарны контрольдә тотыгыз. 
  • Дөрес туклану, хәрәкәт турында онытмагыз.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100