news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үзем тәэмин итәм» – Зәринә Асылкаева кияү эзли

news_top
«Үзем тәэмин итәм» – Зәринә Асылкаева кияү эзли
Фото: Зәринә Асылкаева сәхифәсеннән

Җырчы Зәринә Асылкаева үзенә кияү эзли. «Зәринә, 31 яшь. Мин чибәр, бай, уңышка ирешкән. Ир эзлим. Үзем дә тәэмин итә алам. Кем әзер? Комментарийлар калдырыгыз әле», – дип, җырчы үзе турында рилс төшергән.

Әлбәттә, алдагы сольный концертлары алдыннан, Зәринәнең язылучыларын һәм тамашачысын кыздырып җибәрү ысулы инде бу. Ә менә рилс янындагы комментарийлар чыннан да кызык.

«Мин әзер. Кайчан кереп аласыз?»; «Шәп «ход» бу, Зәринә»; «Иң кызыгы – «мин әзер» дип язган ирләр. Ә бу сүзләрне аларның хатыннары да укыячак»; «Миңа эштән кайтуыма ашарга пешкән булса, шул җитә»; «Эх Зәринә, үзем ашатыр идем сине»; «Өйләнмәгән егет мин. Сезнең тәкъдимне кабул итәргә әзер», – дип, үзләрен кияү ролендә күрергә әзер булган бихисап күп егетләр язган Зәринәгә.

«Кирәкме андый ир. Тәэмин итәргә кирәк булган?», «Зәринә, хатын кирәксә, яз», – дигән комментарийлар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар