Яшьтәшләре инде күптән гаиләле булса да, Илсөя кияүгә чыгарга ашыкмады. Үзенә лаеклы пар табарга хыялланды ул. Кинолардагы геройлар кебек, үзен яратуларын, кайгыртуларын теләде. Егетләрнең үзенә чәйнәлеп беткән сүзләр сөйләүләрен дә телми Илсөя. Юкса, дус кызлары «матурым», «син шундый чибәр, акыллы», «мин синең өчен таулар күчерергә әзер» дигән сүзләрдән дә эреп китә, башын югалта бит. Юк, Илсөягә моның ише искелек калдыклары кирәкми. Аның насыйбы бай да, романтик та булырга тиеш. Әмма андыйны таба алганы юк әле кызның.
Менә хәзер ул дипломлы белгеч, абруйлы эштә эшли... Шофер булып эшләгән Ниязга кияүгә чыга алмый бит инде ул. Тик Нияз гына, нишләптер, үзен Илсөягә бик туры килә дип саный иде. Яки күрше бүлектә эшләүче, инде бер ел кече персонал булып йөрүче Рәдифкә пар булсынмы ул? Нишләптер, мондый егетләрне үзенә бер дә тиң түгел дип саный иде кыз.
Илсөяне классташлар очрашуына чакырдылар, быел аларның мәктәп тәмамлауларына 10 ел тула. Анда ни кызык бар инде? Классташ кызлары барысы да диярлек кияүгә чыгып бетте. Бала таптылар. Ятсаң да, торсаң да бер үк төрле булган гап-гади тормышта яшиләр инде.
Менә шофер Нияз да өйләнеп куйды. Бала көтәләр. Бәхетнең җиденче катында очып йөри... Рәдифнең дә уң кулында балдак барлыкка килде, яңа вазифага да билгеләделәр үзен.
Ә утызга җитеп килгән Илсөягә өйләнгән һәм инде бераз «комнары коела» башлаган ир-атлар күз төшерә башлады. Алар Илсөяне потенциаль сөяркәләре итеп кабул итә иде. Әйбәт бит: ире дә юк, балалары да юк. Шәп! Нишләп әле бу чибәркәй белән «уҗымга барып килмәскә», ди?
Берсендә университетта бергә укыган курсташы Алия һәм аның уллары белән очраштылар. Озак кына сөйләшеп утырдылар. Саубуллашканда Алия Илсөягә сер итеп әйткән кебек кенә пышылдады:
«Илсөя, әгәр инде кияүгә чыгарга теләмисең икән, нигә бала табарга уйламыйсың? Үзең өчен генә...»
Әле соңыннан да Алиянең бу сүзләрен бик еш исенә төшерде Илсөя. Ә нишләп юк? Кешеләр гайбәтеңне бер сатар да туктар. Ә аның баласы булыр ичмасам. Әтисе дә күптән түгел вафат булды. Әнисе дә мәңгелек түгел бит...
...Илсөянең балага узуы бар кеше өчен көтелмәгән хәл булды. Барысын да бер генә сорау кызыксындырды: баланың әтисе кем соң? Әмма ул хәтта баланың әтисе турында әнисенә дә сөйләмәде. Бала бары тик Илсөянеке генә булачак. Ә әтисе... Чит шәһәрдә очраклы гына очрашкан ул кешене Илсөя гомерендә беренче һәм соңгы мәртәбә күрде...
Илсөянең кызы туды. Дилбәр дип исем кушты. Шулай да Илсөя декретта озак утырмады. Ә нәни Дилбәрне әбисе карады.
Дилбәр, нәни кулларын сузып һәм елмаеп, әнисенә караганда, күбрәк әбисенә тартыла иде. Илсөя хәтта күңеленнән генә үпкәләп тә куя. Кызын үзе өчен тапты ләбаса, ә әнисе өчен түгел... Ләкин бу сүзләрне кычкырып әйтә алмый, чөнки Дилбәрне карарга башка кеше юк.
Әбисе Дилбәрне балалар бакчасына йөртте. Агачлар, чәчәкләр, хайваннар турында кызыклы хикәятләр, әкиятләр сөйли иде. Әбисе сөйләгән әкиятләрне Дилбәр кичләрен әнисенә сөйли. Ә Илсөя кабат күңеленнән генә үпкәләп куя, кызы аны түгел, әбисен ныграк ярата кебек тоела аңа.
Дилбәр мәктәпкә укырга кергәч, Илсөя кызының кемнәр белән дус булуын көнләшеп күзәтте.
«Кызым, ахмак булма. Балаң гел сиңа гына карап тора алмый, аны, барыбер, эт кебек, үзеңә бәйләп куя алмыйсың. Үкенерсең, тик соң булыр шул...» – дип киңәш бирде әнисе Илсөягә.
«Мин баламны үзем өчен таптым һәм аның кем белән аралашуы миңа барыбер түгел», – дип кырт кисте Илсөя.
Дилбәр үзенең иң беренче самими серләрен дә әбисенә сөйләде. Һәм бу хакта әнисенә әйтмәвен сорады, юкса әнисе аны каты гына орышачак иде.
Әбисе вафат булгач, Дилбәр бик боегып, моңсуланып калды. Илсөя кызына да, мәрхүм әнисенә дә үпкәләп йөрде.
Ул Дилбәрнең аныңча яшәвен, аның зәвыгы буенча киенүен теләде. Ул сайлаган һөнәргә укуын теләде. Ә кызы аның белән килешмәгәндә, кызып китә:
«Менә үзем өчен дип бала таптым инде мин. Рәхмәтсез кыз!» – дип ачулана иде.
Соңрак кызының студентлар кичәсенә йөрүен дә ошатмыйча, ачулана иде. Янәсе, дәресләрдән соң өйгә кайтасы урынга, кайдадыр «себерелеп» йөри. Дилбәр ниндидер чаралар булганга яки дуслары белән кафеда чәй эчкәнгә тоткарлануын аңлатып карарга тырышты. Әмма Илсөя боларны колагына да элмәде. Яше барган саен, Илсөя кызы Дилбәрнең зурларча үз тормышы, үз кызыксынулары булудан торган саен ныграк курка башлады.
Ә берсендә автобус тукталышында Дилбәрнең бер егет белән саубуллашып торганын күрде ул. Җене чыкты. Дилбәргә кычкырды, әллә нинди сүзләр әйтеп бетерде.
«Башта укып бетереп, диплом ал, соңыннан егетләр артыннан йөрерсең! Ниндидер бер маңка малай башыңны әйләндерсен өчен тапмадым мин сине!» – дип кычкырды Илсөя кызына.
Әгәр Илсөя кызын гашыйк булудан тыя алса, билләһи, анысын да эшләр иде. Кызының үзеннән башка берәүнеке булуын күз алдына да китерәсе килмәде аның.
Дилбәр укып бетерде, эшли башлады. Илсөя һаман да булса кызының ничәдә эштән кайтуын тикшерә, тоткарланса – үпкәли, кәефе кырыла иде. Башында бер генә уй бөтерелә: мөгаен, берәр егет белән очрашадыр.
Ә Дилбәрнең мәхәббәт романнары озакка сузылмый иде. Ул чын-чынлап гашыйк булырга курка, чөнки әнисенең кара тавыш чыгарасын белә. Шәхси тормышын «соңыннан»га» калдырып килде. Менә шулай итеп, Денисны да читкә тибәрде. Ә ул аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иде. Ә Дилбәр булачак иренең әнисе белән борчаклары пешмәячәген күз алдына китерде дә... Юк! Ә Денисның үз фатиры юк. Денистан башка да аларның фатирында тагын ике сеңлесе яши. Фатир яллап яшәргә була анысы, ләкин... Әнисен кемгә калдырыр Дилбәр?
Әллә ачуы килде, әллә күңеле кайтты Денисның.
«Шулай карт кыз булып калырсың инде... әни кызы булып...» – диде ул, коры гына.
Дилбәргә бу сүзләрне ишетү бик авыр булды.
...Дилбәр утыз яшьлеген әнисе һәм күршедә яшәүче Вәлимә әби белән уздырды. Кухняга чыккач, Вәлимә апаның әнисе белән сөйләшкәнен ялгыш кына ишетте:
«Илсөя, Дилбәргә үз тормышын көйләргә, башлы-күзле булырга кирәк инде. Сиңа оныклар белән әвәрә килергә вакыт...» – диде Вәлимә әби.
«Менә мин үлгәч, җаны ни тели – шуны эшләр. Мин аны үзем өчен таптым. Ә кияүгә чыгу... Кит инде, Вәлимә апа, хәзерге ирләргә кара син! Җыенысы бер: эчәләр, гуләйт итәләр. Минем кебек табар баласын да...» – диде әнисе.
Дилбәрнең яңаклары буйлап күз яшьләре агып төште.
...Илсөя көннәр буе подъезд янында эскәмиядә утыра. Өйдә күңелсез һәм моңсу. Дилбәр башка микрорайонда яши. Хатыны вафат булып, җиде айлык улы Гаяз белән тол калган Наил исемле иргә кияүгә чыкты Дилбәр. Гаязның да дүрт яше тулып китте инде.
Дилбәр кияүгә чыгарга җыенгач, ай каргап та карады аны Илсөя! Ай каргап та карады соң!
«Беркайчан да үз балаларың булмаса ярар иде! Бәхетнең ни икәнен белмәсәң иде, җүнсез бала! Үзеңә лаеклы булырдай ир эзләргә иде...» – дип бәддога укыды әнисе.
Дилбәрне ире бик хөрмәт итә, кем әйтмешли, кулларында гына күтәреп йөртә. Ләкин менә уртак балалары гына юк. Табиблар да Дилбәргә бернинди шанс бирми. Дилбәр әнисенең генә каргышы төште дип уйлый.
Шулай да Дилбәр әнисенә ачу сакламый. Берничә тапкыр аның янына килде ул, сөйләшергә талпынып карады. Әмма һәр килгән саен Илсөя аны каргый-каргый өеннән куды. Ә күптән түгел, бөтенләй, бусагадан да атлатмады.
Әмма урамда утырганда күрше карчыкларына бик яхшы зарлана Илсөя:
«Менә үзем өчен дип бала таптым инде мин... Үлем көтеп ятканда бер кашык су да бирмәс. Бәйрәмнәрдә килеп хәлне дә белмәде бит ичмасам, җирбит. Ә мин аны үстердем, укыттым, кеше иттем. Ә ул үз әнисен бар дип тә белми...»