Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үземә кул салган булсам, улым исән калыр иде...»

Чәчләре чаларган Вәсилә һәр көнне улының фотосын карый һәм караган саен: «Нишләп кенә Алсу өйдә булмады икән ул көнне?! Ник юлына Артур очраган аның? Алар белән китмәгән булса, болай килеп чыкмас иде бит», - дип уйлый.

news_top_970_100

Вәсилә аш-су бүлмәсендә эшләрен эшләп бетерде дә залга узды. Нәрсә эшләргә белмичә берничә минут бүлмә уртасында басып торды, аннан өстәл янына килеп утырды. Өстәлгә җәелгән ап-ак эскәтерне бармаклары белән әкрен генә сыйпап, улы Алмазның фотосын кулына алды. Улының шомырт кебек кара күзләренә карады да авыр сулады.

«Эх, узган гомеркәйләр...» – дип куйды әкрен генә.

Әле бит үзе дә күптән түгел генә 17 яшьлек, шук-шаян кыз иде. Әнә стенада яшьлек фотосы эленеп тора. Ә уйлап карасаң, 20 еллап вакыт узган. Бер карасаң, әллә ни күп гомер дә түгел кебек, әмма бу еллар Вәсилә өчен бик тиз дә, озак та узды.

Вәсилә япь-яшь килеш кияүгә чыкты, аңа нибары 18 яшь иде. 20 яшьтә улы Алмаз туды. Әмма Вәсилә нибары 5 елын гына бәхетле һәм рәхәт тормышта уздырды. Ире Мөнир КАМАЗында авариягә очрады һәм бик авыр хәлдә хастаханәгә эләкте. Башта хастаханәдә, аннан өйдә ятты. Ләкин хәле яхшырмады, савыгып китә алмады. Май бәйрәмне алдыннан күзләрен мәңгелеккә йомды. Ничек кенә вәхши яңырамасын, иренең үлеме көтелмәгән хәл булмады, ләкин Вәсилә яраткан кешесен югалтуны бик авыр кичерде. Шулай да ул төшенкелеккә бирелмәскә тырышты.

Ни дисәң дә, вакыт дәвалый. Тора-бара йөрәк ярасы да төзәлә башлады. Вәсиләне димләп килүчеләр булды, әмма ул ире хакын хаклап яшәргә теләде. Калган гомерен улына багышлады. Алмаз тәртипле, тыныч бала булып үсте. Мәктәпне дә алтын медальгә тәмамлады. Күптән түгел университетка укырга керде, менә бүген дә укырга барасы бар улының...

Вәсилә сәгатькә күз төшерде. Инде төнге беренче ярты җитеп килә, ә улы һаман да юк. Нишләптер соңга кала бүген. Бу уйларыннан көлемсерәп куйды хатын. Ә үзләре соң! Мөнир белән таңга кадәр йөриләр иде бит. Алмаз да йөргән кызы Алсудан аерыла алмый торгандыр. Алар беренче сыйныфтан ук бергә, башта дус кына булдылар, соңыннан дуслыклары мәхәббәткә әверелде дә куйды. Улы һәр көн Алсу белән очрашуга ашкынып тора иде.

...Вәсилә иренә лаеклы алмаш юк дип йөрсә дә, берәү бар шул. Институтта бергә укыган курсташы, отставкадагы офицер. Бу ир-ат Вәсиләгә дә ошый, шулай да инде ничә еллар буе үзенә якын китерми ул аны. Кем белә, бәлки улы киткәч, бергә яши дә башларлар.

Вәсилә уйларыннан айнып китте, сәгать 2 тулган иде инде. Күңеле бер дә тыныч түгел әле Вәсиләнең. Улының иртән иртүк китәсе бар, кайда йөри икән соң ул? Бәлки берәр нәрсә булгандыр. Вәсилә өстенә кофтасын гына элде дә, ишегалдына чыкты. Бәлки аяк тавышлары ишетелер дип тыңлап торды, әмма тирә-як тып-тын. Әллә берәр нәрсә булды микән дип якын-тирәне караштырып килергә уйлады. Алсуларның өенә таба китте ул. Алар яши торган күпкатлы йорт ерак түгел, биш минутлык юл.

Бары тик инеш аркылы чыгасы да калкулыкка күтәреләсе бар. Гомер буе шушы юлдан йөргән бит инде Вәсилә, әмма хәзер аңа ничектер куркыныч, шомлы иде, күңеле дә тыныч түгел. Өстәвенә, урамда күзгә төртсәң дә берни күренмәслек караңгы.

Менә көтмәгәндә алда учак күреп, Вәсилә бераз тынычланып куйды. Шулай да куе куаклык яныннан узганда бик курыкты.

Ләкин көтмәгәндә генә хатынның башына капчык кидерделәр, Вәсилә хәтта сүз әйтергә дә өлгермәде. Берничә кеше аны каядыр сөйрәп алып китте. 50 метрлап ара узгач, җиргә ташладылар. Берсе хатынның башындагы капчыкны салдырды, ә икенчесе пычак алды.

«Тыныңны да чыгарасы булма, үтерәм!» – диде.

Вәсилә аракы исен сизде. Бу адәмнәр аның киемнәрен салдыра башлады, эчке киемнәрен тартып төшерделәр. Үгез кадәр өч ир-атка карышырлык көче юк иде арык кына гәүдәле Вәсиләнең...

Бу өчесе үз «эшләрен» бетергәч, берсе икенчесенә дәште:

«Бар, калганнарны да чакыр!» – диде.

Бер-ике минуттан тагын берничә кеше килеп җитте. Берсе шундук Вәсиләгә ташланды. Калганнары чират ала торды...

«Аннан соң мин!»

«Юк, мин!»

«Ә мин синнән соң!»...

Вәсилә таныш тавыш ишеткәндә булды.

«Бу бит Алмазның классташы – Артур. Илгиз дә монда бугай. Әллә, Ходаем... Юк, юк, булмас, булмаааас...»

Хатынга үзе аркылы яшен уты сызылганда тоелды. Ә күпмедер вакыттан соң ул килеште һәм үзе янына күпме кеше килгәнен башында гына исәпләргә тотынды:

«Алтынчысы, җиденчесе, унберенчесе...»

Вәсилә аңын югалтты.

Ул айныганда таң аткан иде инде. Ул булган хәлләрнең төшме, өнме икәнен озак аңлый алмый тилмерде. Төш түгеллеген аңлагач, торып басты, киемнәрен рәтләп куйды. Вәсиләнең кинәт кенә башы әйләнеп китте. Бераз утырып торды да, өенә таба атлады.

Вәсилә өенә кергәндә, улы диванда утыра иде. Янында юл сумкасы.

«Автобуска соңга калам бит? Кайда йөрисең соң?» – дип каршылары улы.

Хатын башта берни дәшмәде, аннан әкрен генә:

«Мин син булган җирдә идем. Син анда, улым... унөченче булдың...» – диде.

Алмаз әнисенең нәрсә әйткәнен шундук аңлый алмады. Ә аңлагач, кулына сумкасын алды да, әнисен этеп ега язып урамга чыгып йөгерде. Вәсилә диванга ауды һәм кычкырып, ярсып елап җибәрде.

Ә Алмазны шул ук көнне, шул ук урында агачка асылынган килеш таптылар...

Моннан соң берничә ел узды инде.

Чәчләре чаларган Вәсилә һәр көнне улының фотосын карый һәм караган саен «Нишләп кенә Алсу өйдә булмады икән соң ул көнне?! Ник юлына Артур очраган аның? Алар белән китмәгән булса, болай килеп чыкмас иде бит», - дип уйлый.

Бу уйлар аңа инде ничә еллар тынгы бирми.

«Кайда булганымны Алмазга нигә әйттем икән соң? Үзем асылынган булсам, яхшырак булыр иде...» – дип пышылдады Вәсилә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 апрель 2022
    Исемсез
    Йорэк ярылырлык хэл бит бу.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100