Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзебез булып калсак иде» – Фирүзә Париж Испаниядә яшәүче башкорт хатын-кызларын җыйган

news_top_970_100
«Үзебез булып калсак иде» – Фирүзә Париж Испаниядә яшәүче башкорт хатын-кызларын җыйган
социаль челтәрләр

Башкорт җырчысы Фирүзә Париж Испаниядә яшәүче башкорт хатын-кызларын бергә җыеп, очрашу уздырган. Туган якларыннан еракта гомер кичерүче апалар башкортча җырлар җырлап, аралашып утырган. Фирүзә Париж очрашу мизгелләрен сторисларында күрсәтә.

«Тормыш – могҗиза. Бүген – тарихи мәл. Менә шулай җыелдык. Барселонадан зур хөрмәткә ия булган Гөлгенә апай да килде. Ул – Испаниядәге башкорт хатын-кызларының лидеры. Севильяда яшәүче кызлар аңа башкорт милли бизәнү әйберләре бүләк иттеләр.

Самавыр кайнатып, мәтрүшкә һәм карлыган яфрагы белән чәй эчтек. Табыныбызда – казылык, бавырсак. Барысы да үзебезчә», – дип язган Фирүзә Париж.

Очрашуның кунаклары Башкортстаннан еракта да «үзләре булып яшәүләре» хакында сөйләгән.

«Үзебезнең Башкортстаннан икенбезне беркайчан да онытмыйча, гаиләләрдә балаларыбыз белән башкортча сөйләшеп яшик. Бу илгә зур рәхмәт, әлбәттә. Бик толерант ил, барыбызны да җылы кабул итте. Ләкин кайда яшәсәк тә, үзебез булып калсак иде», – дигәннәр алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100