Җырчы Зәринә Хәсәншина Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховның юбилей концертында катнашкан. Социаль челтәрдә аның турында кызыклы мәгълүмат та җиткерә.
«Фердинанд абыйны яратам, хөрмәт итәм. Сез белсәгез иде әле – никадәр ул юмор хисле кеше, көлдереп үтерә. «Модный» егет. Бу шаровар чалбарын үзе теккән. Мин шунда ук бәя бирдем», – дип яза җырчы социаль челтәрдә.
1 гыйнварда Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховка 70 яшь тулды.
