Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзе матур, үзе хәләл: мөслимәләр өчен «хәләл кашлар» ясаталар (Хәзрәтләр ни уйлый?)

Ислам дине буенча, мөселман хатын-кызларына кашларны йолку катгый тыела. Әмма мөслимәләр арасында хәзер модада булган кашлар ясатырга теләүчеләр бар. Блогер Рәмилә Хәмидуллина «хәләл кашлар» ысулын уйлап тапкан. «Интертат» бу юнәлешнең ни дәрәҗәдә популяр һәм хәләл булуын ачыклады.

news_top_970_100
Үзе матур, үзе хәләл: мөслимәләр өчен «хәләл кашлар» ясаталар (Хәзрәтләр ни уйлый?)
Фото: Рәмилә аккаунтыннан

Һәр хатын-кыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан матур булып яратылган! Мөгаен, шуңадыр ул тумыштан ук матурлыкка омтыла, тартыла. Әйтерсең, табигать үзе аңа чибәр булу вазифасын йөкләгән.

Ислам дине буенча, мөселман хатын-кызларына кашларны йолку катгый тыелса да, аларның да матур һәм пөхтә булып күренәсе килә. Матурлык буенча белгеч, блогер Хәмидуллина Рәмилә Айрат кызы үз аккаунтында шушы ысул турында сөйли.

Ул Түбән Кама шәһәрендә туып үскән, хәзер Казанда яши. Кашлар белән 2016 елдан шөгыльләнә. Матурлык индустриясендә башка Түбән Камада беренче адымнарын ясый, тәҗрибә туплагач, Казанга күченә, үз салонын ача. «Бүгенге көндә мине барысы да «хәләл» ысулын уйлап тапкан һәм аны тормышка ашырган beauty-специалист буларак беләләр», – ди ул.

Мөслимәләргә бу ысулны ясату видеосы Рәмилә аккаунтына урнаштырылмаган, шуңа күрә, таныштыру максатыннан, ул үзе төшергән видеоны куябыз.

– «Хәләл» ысулы нидән гыйбарәт?

Без беләбез: ислам дине буенча, мөселман хатын-кызларына кашларны йолку катгый тыела. Ләкин «хәләл» ысулы шәригатьне бозу юлында түгел. Без кашларны йолкымыйбыз, бары тик махсус буяулар ярдәмендә кайбер төкләрне агартабыз, күзгә күренмәслек итеп эшлибез. Бер метр ераклыктан да аларны күрү мөмкин түгел. Кашлар чыннан да йолкылган кебек тоела, һәм әлеге метод шуннан гыйбарәт тә.

– «Хәләл» ысулын каян уйлап таптыгыз?

Аның тарихы кыска. Бер көнне минем яныма «Фешн Ифтар» оештыручысы Җәннәт Минһаҗева килде. Ул әйтә: «Ислам тәгълиматы буенча, хатын-кызларга кашларны йолкырга ярамый, ләкин аларны да бит карарга кирәк. Шуңа күрә, Рәмилә, сиңа моның белән нәрсәдер эшләргә туры киләчәк». Мин, озак уйлап тормыйча, аңа кайбер төкләрен агартырга тәкъдим иттем. Агарту өчен иң гади порошокны алдым да эшкә тотындым. Барысы да килеп чыкты. Җәннәт миңа реклама ясаганнан соң, әлеге хәбәр мөселман хатын-кызлары арасында бик тиз таралды.

– Бу чын шау-шу тудыргандыр инде.

– Әйе, тиздән миңа блогерлар, татар эстрадасы артистлары да килә башлады. Шуңа да «хәләл» ысулы бик популяр булып китте.

– Кашларны «хәләл» ысулы белән ясау өчен күпме вакыт кирәк?

30-40 минут.

– «Хәләл» ысулы белән күптәннән шөгыльләнәсезме?

Бу ысул 4 ел элек популярлыкка иреште.

– Бүген дә популярлыгын югалтмадымы?

– Югалтмады. Шәхсән минем студиядә хатын-кызларның 60 проценты кашларын «хәләл» ысулы белән ясата. Аларның барысы да мөселман кызлары гына түгел. Хәзер барысы да «хәләл» ысулын куллана.

Сез үзегез дә беләсез – мода һәрвакыт үзгәрә. Әйтик, башта барысы да калын кашлар ясатты, аннары – нечкә. «Хәләл» ысулы белән, кашларны йолкымыйча да, теләсә нинди форма ясарга була.

– Мөселманнар арасында әлеге ысулны аңламаучылар булдымы?

Әлбәттә, булды. Татар дөньсында теләсә нинди яңалык авыр кабул ителә. Ир-атлар арасында күп хейтерлар булды.

Интервьюдан соң, мин бу четерекле мәсьәлә белән дин белгеченә дә мөрәҗәгать итәргә булдым. Казанның «Хөзәйфә» мәчетенең хәзрәте Сәйфулла хәзрәт белән шул хакта сөйләшеп алдык.

Хәзрәт, «хәләл» ысулы белән кашлар ясату дөресме?

– Тәһарәт алганда, кеше бөтен тән әгъзаларын юарга тиеш. Әгәр дә сез буялган кашларыгызны юмыйсыз икән, тәһарәт бозыла.

– «Хәләл» ысулы белән ясатылган кашлар кимендә бер 1 ай тора. Буялган өлешләрне тиз генә юып төшереп булмый. Бу очракта нишләргә?

– Теләсә нәрсә әйтегез, ләкин бу – дөрес түгел. Тәһарәт барыбер бозыла.

– Димәк, әлеге ысул белән кашларны ясату хәрәм буламы?

– Аллаһы Тәгалә: «Мин бәндәләрне затлы һәм матур итеп яраттым», − дигән. Шуннан инде үзегез уйлагыз: «Хәрәмме бу? Юкмы?»

– Җавап биргәнегез өчен рәхмәт!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 декабрь 2023
    Исемсез
    Ул хэлэл сузе «безразмерный»мы сон ул? Тагы нинди хэлэ каш уйлап тапканнар инде. Колеп тэ куялар ислам диненен хэлэл сузеннэн.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100