Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзе котыртты». Этләре талагач канга баткан нәни малайны хуҗабикә ташлап киткән

news_top_970_100
«Үзе котыртты». Этләре талагач канга баткан нәни малайны хуҗабикә ташлап киткән
"Татар-информ" архивы

Уралда стаффордшир терьерлары һөҗүм иткәннән соң, хуҗабикә хатын 10 яшьлек баланы канга баткан килеш ташлап киткән. Малай хәзер дә урамга чыгарга курка. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига Свердловск өлкәсенең Лая бистәсендә була. Хуҗабикәсе пляждан барган чакта, стаффордшир терьеры балага ташлана. Әнисе сүзләренчә, малай дусты белән яр буеннан барган.

«Улым сүзләренчә, ике терьер хуҗабикәсе белән, аларның муенчагы да, борынчыгы да булмый. Улым суны тотып караган, үзенә таба ике эт чабуын күреп алган. Этләрнең берсе аның иңбашына ябышып, өзгәли башлаган. Шуннан соң эт хуҗасы улым янына килеп, «кулларыңны болгамаска иде» дигән. Ул этләрен алган да китеп барган. Улымның яралары тирән, каны аккан, ул югалып калган. Өйгә катып килгәндә, аны элеккеге тәрбиячесе күргән. Канга баткан бала турында ул «ашыгыч ярдәм»гә хәбәр иткән», – ди Надежда.

Элеккеге тәрбиячесе малайның анасына хәбәр иткән. Хатын улы янына килгән. Табиблар баланың яраларына җөй салган. Әнисе сүзләренчә, яралар 3-5 см зурлыкта.

«Эт хуҗасы минем белән элемтәгә чыкты. Ул миңа хәбәр язды. Пляжга кире әйләнеп килүен, анда беркем булмавын әйтте. Ул балага ярдәм итәргә телгән булган. Ләкин мин, ул пляжга кире килергә җыенмаган, дип саныйм. Хәзер без улым белән Түбән Тагилга уколларга, бәйләүгә йөрибез. Этнең прививкасы булганмыдыр, белмим. Бала стресста. Ул эттән генә курку түгел, урамга чыгарга курка», – ди Надежда.

Яраланган баланың анасы белән язышкан хәбәрләр «КП» редакциясендә бар. Анда эт хуҗасы «бала үзе гаепле» дип саный. «Мин тирән һәм ихлас гафу үтенәм. Ләкин бала этне котыртканын беркемгә дә исбатлый алмыйм. Моны эшләргә дә җыенмыйм. Гафу итегез, ләкин мин дә тере кеше, балалар да моны күреп торды. Миңа моның белән яшисе. Кемгә җиңелрәктер әле, баланы яралары төзәлер, ә миңа моның белән гомер буе яшисе», – дип яза эт хуҗасы яраланган баланың анасына.

Надежда исә чигенергә җыенмый. Ул эт хуҗасына җәза бирүне тели. Полиция тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 июнь 2023
    Исемсез
    Жэза бирергэ, кансыз
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100