Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзе дә исән каласына ышанмады». Яман шеш белән авыручы укытучыны укучысы үтергән

news_top_970_100
«Үзе дә исән каласына ышанмады». Яман шеш белән авыручы укытучыны укучысы үтергән
"Татар-информ" архивы

Новоалтайск шәһәрендә 2021 елның 8 июнендә 65 яшьлек Ольга Черданцеваны вәхшиләрчә үтерәләр. Укытучы хатынны элеккеге укучысы чәнчи. Мәрхүмә хатын яман шештән интеккән. Быел җинаятьчегә хөкем карары чыгарылган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ольга Федоровна 40 елдан артык мәктәптә эшли. Ул математика укыта, соңгы елларда психолог була. Аның турында «белемле, энергияле» дип искә алалар, хөрмәт итәләр, ул төрле басмаларда мәкаләләр дә бастырып тора. 2020 елның гыйнварында коточкыч диагноз куелгач, ул эштән китә.

«Анда яман шешнең соңгы стадиясе иде. Ул үзе дә җәйне исән каласына ышанмый иде», – ди танышлары.

Укытучы хатын гади ике катлы йортта яши. Фаҗига булыр алдыннан анда 5нче сыйныфта укучы оныгы кунакта була. Аннары оныкны икенче әбисенә алып китәләр. Ольга Федоровна оныгының үзен начар хәлдә күрүен теләми.

1 июньдә Ольга Федоровна танышы белән телефоннан сөйләшә. Аннары шакыган тавыш ишетә һәм трубканы куя, кире шалтыратырга вәгъдә итә. Тик шул чакта аның гомере өзелә.

Тикшерү ачыклаганча, 16.30-17.30 сәг арасында укытучының өенә 22 яшьлек егете – элеккеге укчысы килә. Ул перчатка кигән, пычак тоткан, аңа акча кирәк. Телефоннан башка кыйммәтле берни тапмагач, ул китмәкче була, тик шул чакта хуҗабикә хатын килеп чыга.

«Ул хатынга чыга торган ишек янында һөҗүм итә, кимендә 44 тапкыр пычак кадый. Педагог урында ук үлә», – дигән тикшерүчеләр.

Җинаятьче 15 мең сум чамасы «табыш» җыйган. Аннары ачудан ул әйберләрне өй тирәсендә ыргытып калдырган, үзе качкан. Укытучының мәетен кич белән хәл белергә килгән кызы тапкан.

Җинаятьчене эзләгәндә, тикшерүчеләр мәктәпкә барган. «Ул беркайчан да укучылар белән талашмады, киресенчә, башкаларга уртак тел табарга ярдәм итте», – дигәннәр мәктәптә.

Укытучыны үтерүчене ярты елдан соң гына табалар. Ул акча кирәк булуын, шуңа күрә укытучы өенә керүен сөйли. Аны 19 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Җинаятьченең атасына карата да эш ачканнар. Ир-ат, улына ярдәм итәргә теләп, присяжныйларның берсе белән килешмәкче була. Моның өчен аңа 50 мең сум штраф салганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100