news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үзе чыга алмаган»: 12 яшьлек кыз энеләре белән сеңлесен янгыннан коткарганда үлгән

news_top
«Үзе чыга алмаган»: 12 яшьлек кыз энеләре белән сеңлесен янгыннан коткарганда үлгән
Фото: Россия Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе Тикшерү идарәсе

Фаҗига 7 ноябрьдә Новосибирск өлкәсе Улыбино авылында булган. Иртәнге 06:45 сәгать тирәсендә янгын сүндерү хезмәтенә хатын-кыз шалтыраткан һәм, ике фатирлы йортның яртысы яна, дип хәбәр иткән. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

«Мәктәп хезмәткәре эшкә килгән, аңа улы шалтыраткан һәм ут чыкканын күрүен әйткән. Алар янгын сүндерүчеләрне чакырган һәм гаиләне уяткан. Ир белән хатын һәм аларның олы кызлары – 12 яшьлек Даша (исеме үзгәртелде) – кечкенә балаларны өйдән чыгара башлаган. Балаларны урамга алып чыккач, Даша яңадан янган йортка кереп киткән. Ул бик җаваплы бала иде, тагын ничектер ярдәм итәргә теләгәндер, мөгаен. Ләкин ул өйдән кире чыга алмаган», – дип сөйләгән гаиләнең танышлары.

Гаиләдә барлыгы 5 бала булган. Ир белән хатын 12 яшьлек кызны, 1 нче сыйныфта укучы 7 һәм 8 яшьлек ике баланы һәм мәктәпкәчә яшьтәге 3 яшьлек кыз һәм 5 яшьлек инвалид малайны тәрбияләгән. Гаилә имин шартларда яшәгән, аз керемле гаилә буларак, пособиеләр алган.

«Янгында бөтен гаилә зыян күргән. 12 яшьлек кыз «ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче үлгән. Хәзерге вакытта балаларның иң кечкенәләре реанимация бүлегендә, 7 яшьлек малай – уртача авыр хәлдә травматология бүлегендә. Ир белән хатын һәм тагын 1 бала амбулатор дәвалануга җибәрелде – аларның тормышына берни дә янамый», – дип сөйләгәннәр Искитим үзәк район хастаханәсендә.

Янгын борыс йортның яртысын юк иткән. Янгынның сәбәбе әлегә ачыклана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре әйтүенчә, йортта янгын турында хәбәр итү җайланмасы урнаштырылган булган, ләкин ул ут чыккан төнне эшләмәгән.

Гаиләнең бөтен мөлкәте, документлары һәм киемнәре янып беткән. Хәзерге вакытта авыл халкы аларга ярдәм җыя.

«Даша «дүрт»кә һәм «биш»кә генә укый иде. Спорт белән актив шөгыльләнде, театр түгәрәгенә йөрде. Бик җаваплы кыз иде. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, бу – безнең барыбыз өчен дә зур кайгы!» – дигән Улыбино авылы мәктәбе директоры Андрей Гриненко.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар