Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзе белән бергә яшәгән ир-атны кыйнап үтергән Әтнә хатынын хөкем иткәннәр

news_top_970_100

Әтнә район суды 56 яшьлек ир-атны үтергән 54 яшьлек хатынны 9 елга ирегеннән мәхрүм итте, дип хәбәр итә «Татарстан 24».

Фаҗига 2024 елның апрелендә Түбән Бәрәскә авылында була. Хатын үзе белән яшәгән ир белән эчеп утыра. Шунда алар арасында бәхәс чыга. Хатын ирне кыйный башлый. Ул идәнгә егыла, башын бәрә. Судта аның кимендә 60 тапкыр итеге белән ирнең башына һәм тәненә типкәне әйтелгән.

Бу хатын инде моңа кадәр дә үзе белән яшәгән ирне кыйнаган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100