«Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов «Геройның исемен гаиләгә кайтар» акциясен башлап җибәрде. Ул СССРның төрле төбәкләреннән Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма орден гына алган 7 меңнән артык кызылармияченең һәм офицерның исемен ачыклаган. Шулар арасында 467 мөселман. Аларның 266сы – татар. Исемнәре ачыкланган геройларның күбесе югары бүләккә үлгәннән соң тәкъдим ителгән, шуңа күрә туган җирләрендә һәм гаиләләрендә аларның батырлыгы турында белмиләр. Йөзләгән йолдызсыз геройларның исемлекләре Россия төбәкләренә, Казахстанга һәм Кыргызстанга җибәрелгән.
Бөек Ватан сугышына Үзбәкстаннан мобилизацияләнгән татарларның батырлык тарихларын сөйлибез.
Абдрахманов Әкрам
1921 елда туган. 1941 елның декабрендә Үзбәкстанның Каракалпакстан республикасы Хуҗайли районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. Кызылармияче. 112 нче башкорт кавалерия дивизиясенең 294 нче кавалерия полкында кылыччы булган. 1943 елның 14 гыйнварыннан Көньяк-Көнбатыш фронтта хезмәт иткән.
1943 елның 3 февралендә 8 нче кавалерия корпусы командиры гвардия генерал-майоры Борисов Абдрахмановны үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим иткән.
1943 елның 21 гыйнварында Ростов өлкәсенең Тацинская станицасы янында 30 сугышчыдан торган төркем составында фашистларны биеклектә ныгытылган оборона сызыгыннан бәреп чыгара. Гитлерчыларның нәкъ менә әлеге ут нокталары безнең гаскәрләргә Сталинград сугышын төгәлләү өчен Белая Калитва шәһәре юнәлешендә һөҗүм итәргә комачаулаган була. Кавалеристлар дошманның 7 контрһөҗүмен бронемашиналар белән кире кайтара. 22 гыйнварда 10 дошман танкы безнең сугышчыларны биеклектән бәреп төшермәкче була. Бу яуда дошманның 3 танкы, бронемашинасы һәм 300гә якын гитлерчысы юк ителә. Кызылармиячеләр биеклекне безнең төп көчләр килеп кушылганчы саклап кала. Абдрахманов батырларча һәлак була.
1943 елның 11 февралендә 3 нче гвардия армиясе хәрби советы аны үлгәннән соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкли.
Бәширов Сафа Кәрим улы
1918 елның 5 октябрендә Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы Яңа Кулаткы авылында туган. Татар, комсомолчы. 1941 елның 18 октябрендә Үзбәкстанның Бохара өлкәсе Ширабад районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. 1942 елның апреленнән Брянск, Көньяк-Көнбатыш, Үзәк һәм Белоруссия фронтларында хезмәт иткән. «Батырлык өчен», «Сталинград оборонасы өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Гвардия сержанты, 16 нчы гвардия Чернигов Кызыл Байраклы дивизиясенең 62 нче гвардия кавалерия полкының элемтә отделениесе командиры.
1943 елның 19-23 сентябрендә миномет һәм пулемет уты астында дивизия штабының телефон линиясендә берничә өзеклекне юк иткән һәм штабның барлык подразделениеләр белән оператив элемтәсен тәэмин иткән өчен 1943 елның 11 октябрендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
1945 елның 18 гыйнварында Тимша елгасын кичкәндә һәм Польшаның Томашув-Любельский шәһәрен азат иткәндә дошман уты астында өзлексез телефон элемтәсен оештырган өчен 1945 елның 2 февралендә 7 нче гвардия кавалерия Кызыл Байраклы корпусы командиры гвардия генерал-лейтенанты Константинов Бәшировны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә.
Бәширов берничә тапкыр линия өзелүне төзәтә. Урам сугышы вакытында дошманның йортларга поскан өч автоматчысын һәм бер мотоциклчысын юк итә.
30 гыйнварда Одер елгасының көнбатыш ярында камалышта плацдарм өчен көрәшә. 4 гитлерчыны юк итә, 6сын әсирлеккә ала. Аларны үзебезнең яраланган кызылармиячеләрне күтәреп барырга мәҗбүр итә, үзебезнекеләр янына керә. Эскадронны камалыштан чыгара.
1945 елның 27 февралендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
1945 елның 15 февралендә демобилизацияләнә. 1985 елның 23 декабрендә I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Чумарин Әхмәт Измаил ул
1924 елның 1 октябрендә Амур өлкәсе Свободный шәһәрендә туган. 1942 елда Үзбәкстанның Андижан район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясендә әгъзалыкка кандидат. 1943 елның ноябреннән II һәм III Украина фронтларында хезмәт иткән. Гвардия лейтенанты, 58 нче гвардия укчы дивизиясе 178 нче гвардия укчы полкы пулемет взводы командиры.
1944 елның 13 апреленә каршы төндә Чумарин 12 кешедән торган төркем составында Молдовадагы Парканы авылы янындагы Днестр елгасын кул асты чаралары ярдәмендә кичә һәм дошманның көчле утына дучар була. Аларны бу төндә 80 гитлерчы кире елгага төшермәкче була. Чумарин, үзе белән ике автоматчыны алып, дүрт тапкыр засада урынын алыштыра һәм контрһөҗүмнәрне кире кайтара. Төркем частьнең төп көчләре килеп кушылганчы 12 сәгать дәвамында плацдармны саклап тора. Әлеге яуда Чумарин 35 гитлерчыны юк итә, әмма үзе дә дошман пулясыннан һәлак була.
1944 елның 29 апрелендә 57 нче укчы корпус командиры, гвардия генерал-майоры Осташенко Чумаринны үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә.
Чумарин Молдованың Бендер районы Варница авылында чиркәүнең көнчыгыш ягында (тимер юлдан 150 метр) җирләнгән.
37 нче армия гаскәрләренә 1944 елның 2 июнендәге боерык нигезендә үлгәннән соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Шәйхетдинов Фәйзрахман
1915 елда Әтнә районының Олы Бәрәзә авылында туган. Татар. 1940 елның 10 июнендә Үзбәкстанның Ташкент шәһәре Октябрьский районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән.1941 елның июненнән Көнбатыш фронтта хезмәт иткән. 3 тапкыр яраланган.
Чүкечче (молотобоец), 404 нче фронт ветеринария лазаретының ветеринария хезмәте кавалерия тимерчеләре мәктәбе курсанты Шәйхетдинов госпитальдә дәваланганнан соң хезмәт атлары өчен 970 дага ясаган. Моның өчен 1942 елның 4 ноябрендә «Хәрби казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.
360 укчы дивизиясенең кызылармиячесе Шәйхетдинов 1943 елның 30 декабрендә Белоруссиянең Витебск өлкәсе Городокский районы Чисти авылын азат иткәндә яралана.
67 нче гвардия Кызыл Байраклы укчы дивизиясенең 73 нче аерым гвардия истребитель-танкка каршы дивизионында гвардия рядовое, корал наводчигы.
1944 елның 30 июлендә 23 нче гвардия укчылар корпусы командиры, гвардия генерал-лейтенанты Ермаков Шәйхетдиновны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим иткән.
1944 елның 25 июнендә Узречье авылы янында, Көнбатыш Двина елгасы ярында яшерен позициягә урнаша һәм төз наводка белән көнбатыш ярда дошманның 2 пулемет ноктасын юк итә, 3сенә зыян китерә. Бу дивизиянең берничә укчы подразделениесенә елга аша чыгарга мөмкинлек бирә. Аннары коралы белән салга утырып көнбатыш ярга чыга һәм төз ут белән 15кә якын гитлерчыны һәм пулеметны юк итә.
1944 елның 2 сентябрендә 6 нчы гвардия армиясе хәрби советы Шәйхетдиновны I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкли.
5 октябрьдә Латвиянең Шяуляй районындагы Рекчей–Тришкяй тирәсендә дошман оборонасын өзгәндә «Фердинанд» үзйөрешле коралын, пулемет ноктасын һәм 10 гитлерчыны юк иткән өчен 1944 елның 26 октябрендә Шәйхетдинов III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Ягъфәров Малик Шәрип улы
1924 елда Пермь краеның Барда районы Константиновка авылында туган. Татар. Комсомолчы. 1941 елда Үзбәкстанның Ташкент шәһәре хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән.
1941 елның декабреннән Көньяк, Төньяк Кавказ, I Белоруссия фронтларында һәм Идел буе махсус армиясендә, 20 нче тау-укчы дивизиясенең 379 нчы тау-укчы полкында хезмәт иткән. 1944 елның 10 июнендә 20 нче ике тапкыр Кызыл Байраклы укчы дивизиясенең 67 нче укчы полкына лейтенант булып килгән. Пулемет взводы командиры булган.
Беларусьның Минск өлкәсе Краснослободский районы Косыничи авылын азат иткәндә станоклы пулеметтан дошманның 2 ут ноктасын, 12 гитлерчыны юк итеп, пехота взводын качарга мәҗбүр итеп, ротаның уңышлы һөҗүм итүен тәэмин иткән өчен 1944 елның 6 августында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
1944 елның 14 июлендә Беларусьның Пинск өлкәсе Хомск районы Старомлыны авылы янында лейтенант Ягъфәровның взводы чигенүче фашистларга Ясельда елгасы аша күперне шартлатырга юл куймаска дигән боерык ала. Ягъфәров взводы белән күперне ала һәм дошманның 7 контрһөҗүмен кире кайтара. 15 июльдә лейтенант шәхсән үзе пулеметтан фашистларның контрһөҗүмен кире кайтара. Яу кырында 100дән артык гитлерчы ятып кала. Ягъфәров каты яралана, әмма дошманның һөҗүмен кире кайтаруны дәвам итә. Күпер корпусның төп көчләре килеп кушылганчы саклап калына, ләкин лейтенант Ягъфәров һәлак була. 1944 елның 19 августында 20 нче десант укчылар корпусы командиры, генерал-майор Шварев аны үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә.
Ягъфәров Беларусьның Брест өлкәсе Березовский районы Старомячны авылыннан төньяк-көнчыгыштарак җирләнгән. (Мәгълүмат чыганагы: Саклану министрлыгының Үзәк архивы, 1089 фонд, 2 опись, 9 эш)
1944 елның 29 августында 23 нче армия гаскәрләренә боерык нигезендә үлгәннән соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Барда районының Хәтер китабына батырлыгы тасвирланмыйча кертелгән.
Чыганак: «Миллиард.Татар», Михаил Черепанов язмасы.