Ташкент шәһәрендә «Татар кызы – 2026» республика бәйгесе узды. Әлеге проект татар халкының милли-мәдәни мирасын саклау, татар телен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру, шулай ук яшь буында милли үзаңны ныгыту максатыннан үткәрелде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Батыр Закиров исемендәге Милли эстрада сәнгате институты студенты Әминә Мәхмүдова «Татар кызы – 2026» республика бәйгесенең җиңүчесе дип игълан ителде. Жюри әгъзалары аның чыгышларын һәм бәйге этапларындагы нәтиҗәләрен югары бәяләде.
«Татар кызы» проекты яшьләр арасында татар халкының мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру буенча мөһим мәйданчык булып тора. Бәйге милли традицияләрне киләчәк буыннарга тапшыруга, мәдәниятара элемтәләрне ныгытуга һәм татар яшьләрен берләштерүгә хезмәт итә.
Бөтендөнья татар конгрессы һәм Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе «Татар кызы» бәйгене оештыручыларга — Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенә , иганәчеләргә – чараны югары дәрәҗәдә үткәргән өчен рәхмәт белдерә, диелә хәбәрдә.