Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзбәкстанда салкын: урамда учак ягып җылыналар, телләре белән баганага да ябышып калалар

Кышка тиешенчә әзерлек күрелмәве өчен, Үзбәкстан Президенты Ташкент хәкиме (шәһәр башлыгы) Җиһангир Артыкходжаевны вазифасыннан азат итте.

news_top_970_100
Үзбәкстанда салкын: урамда учак ягып җылыналар, телләре белән баганага да ябышып калалар
dzen.ru

Быелгы кыш аномаль салкыннар белән куркытуын дәвам итә. Яңа ел яллары ахырында башланган, тыннарны куыра торган салкын балаларның кышкы каникулларын озынайтты – алар өчен бу сөенеч кенә. Татарстанның кайбер районнарында хәтта термометр баганасы -40 градусны үткән төннәр булды.

Кызык та, кызганыч та

Инде менә хәзер Үзбәкстан якларында аномаль салкыннар. Дөрес, температура алай бездәгечә түбән түгел, -20, -25 градус тирәсе. Әмма кояшлы җылы Үзбәкстан өчен бу – бик салкын. Гадәттә, Үзбәкстанда бу вакытта плюслы температура була – плюс 5 градус тирәсе.

Гиссар тыюлык зонасындагы Сувтушар шарлавыгы каткан.

Кышын кыр үрдәк-казлары йөзә торган күлләр өстен боз каплаган, агачларны бәс сарган. Салкыннан курыкмаучылар Үзбәкстан өчен мондый сирәк матурлыкны сурәткә төшерә, гүзәллеккә соклана. Экстрим яратучы балалар, хәер, зурлар да, телләрен тимергә тидереп, «тәҗрибә үткәрә». Алар моны күргәнмени! Бер көтү халык җыелып, җылы су алып килеп, телләре бозга катканнарны «тоткынлык»тан ычкындыралар. Кызык та, кызганыч та.

Газ да, ут та, су да юк

Иң кызганычы бу түгел. Аномаль суыкларда Ташкент шәһәренең кайбер районнарында җылылык энергиясе бирү белән өзеклекләр чыккан. Электр энергиясе җитми. Икешәр көнгә газ килми. Кешеләр салкын фатирларда ашарга пешерү түгел, су да кайната алмыйча яшиләр.

Үзбәкстан халкы ягылмаган фатирларда туңа

Фото: ©  www.cabar.asia

Үзбәкстанда ТЭЦлар газ хисабына эшли. Газ килү кимү сәбәпле, димәк, электр энергиясе дә бетә, су да килми, дигән сүз. Торбалар ката, фатирдагы суыктан хәтта тышка чыгып, учак ягып җылынучылар да бар. «Аномаль салкыннар булып, фатирларыбыз туңмаса, тышта күршеләр белән учак ягып кич утырулар кайчан булыр иде әле», – дип, социаль челтәрләргә куйган фото-видео астында шаяртырга көч таба халык.

Хастаханәләргә туңып килүчеләр бар. Кайбер кешеләрнең куллары боз булып каткан. Карарга да куркыныч кадрлар.

Кешеләр калын киенеп, берничә кат юрган ябынып йоклаулары турында сөйлиләр. «Пыскып кына янган утта су җылытып, аны баклажкаларга тутырабыз һәм аны калын киенеп яткан балалар янына юрган астына тыгабыз. Аш пешерергә тырышып караган идек, 6 сәгать эчендә пешәр-пешмәс җитеште», – дип сөйли башкаланың Юнусабад районы бер кешесе.

Әмма кайберәүләргә салкыннар проблема түгел, кызык кына. Урамда рәхәтләнеп чана шуучылар, кардан сыннар ясаучылар, бозлы суда коенучылар да җитәрлек. Мөгаен, аларның җылылык белән проблемалары юктыр.

Күп кеше ризыкны җәмәгать туклану урыннарыннан алып кайта. Соңгы көннәрдә шәһәр хакимияте азкеремле, күпбалалы гаиләләргә, шулай ук, коммуналь хезмәтләр, юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренә, шәһәрне төзекләндерүчеләргә бушлай пылау пешереп ашатуны гамәлгә куйды.

Фото: © Мадина Аъзам / «Газета.uz»

Президент Ташкент хәкимен вазифасыннан азат итте

Электр энергиясе һәм табигый газ дефициты Үзбәкстанда декабрь салкыннарында ук, аларны күбрәк куллана башлауга үзен сиздерде. Декабрьдә үк инде табигый газ кулланып эшләүче күп кенә җитештерү предприятиеләренең эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр булганнар иде. Гыйнвар кырлачы исә хәлне тагын да катлауландырды. Моңарчы, нигездә, төбәкләрдә, авыл җирлекләрендә генә булган энергия бирүдәге тоткарлыклар Үзбәкстанның башкаласы Ташкентта да канат җәйде.

Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев, электр энергиясе, газ бирүдәге өзеклекләр белән бәйле бу проблемалар системалы эш алып барылмау һәм энергоресурсларны урлау очраклары аркасында килеп чыга, дип белдерде. Кышка тиешенчә әзерлек күрелмәве өчен, ул Ташкент хәкиме (шәһәр башлыгы) Җиһангир Артыкходжаевны вазифасыннан азат итте. Юнусабад, МирзаУлугбәк һәм Учтепин районнары башлыкларына шелтә белдерде. Шулай ук, җылылык электр станцияләре рәисе Фәрхад Абдурахмановны вазифасыннан җибәрде.

Президент газ һәм электр өчен бурычлары булган кешеләрнең салкыннар вакытында йорт-фатирларына җылылык өзүне тыйды. Мохтаҗларга, күпбалалы гаиләләргә җылы кием, азык-төлек илтеп бирүне, ә зур предприятие һәм социаль объектларда эшләүчеләрне эш урынына автобуста йөртүне оештырырга кушты.

Үзбәкстанда мондый салкыннар сирәк күренеш булса да, «аномаль хәл» үк дип әйтеп булмый, дип язалар: минус 20 градус салкын 20-25 елга бер булгалап тора икән. Шуңа да бу кризисны салкыннар белән генә түгел, ә икътисади сәбәпләр белән дә аңлаталар. Үзбәкстанда газ дефициты барлыкка килгәч, алар күрше Төрекмәнстаннан алырга тиеш булган. Әмма Ашхабад, шулай ук түбән температурага сылтап, газ бирүне азайткан. Үзбәкстанның ТЭЦлары газ белән эшләгәнлектән, электр энергиясе белән дә проблема килеп чыккан. Өстәвенә, энергия урлау очраклары да массакүләм икәнлеге ачыкланган. Мәсәлән, бер айда гына да электроэнергиягә 5 мең, газга 4,5 мең урлап тоташу очрагы билгеле булган. 

Үзбәкстан башлыгы район башлыкларына, энергетика өлкәсе оешмалары җитәкчеләренә, бу урлашуларны беләсезме, дигән сорау куя. Шуңа да ул «система эчтән черегән» дип танырга мәҗбүр булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100