news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үзбәкстанда берьюлы өч шәһәрдә Сабан туе була

news_top

Үзбәкстанда берьюлы өч шәһәрдә Сабантуй була. Бәйрәмнәр Ташкент, Яңгыюл һәм Фәрганә шәһәрләрендә оештырыла. Кунакларны концертлар, халык уеннары, спорт ярышлары һәм милли традицияләр белән танышу көтә. Бу хакта Ташкент шәһәре татар милли-мәдәни агарту үзәге хәбәр итә.

Ташкентта Сабантуй 31 майда «Central Park» паркында узачак. Программада концерт, милли спорт ярышлары, һөнәрчелек эшләнмәләре күргәзмәләре һәм бәйрәм мәйданчыклары, традицион уеннар: аркан тартышу, кул көрәштерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык бәрешү һәм башка ярышлар бар. Керү бушлай.

Яңгыюлда бәйрәм 24 майда Татар милли-мәдәни агарту үзәге янындагы үзәк аллеяда була. Кунаклар халык күңел ачуларында һәм бәйрәм программасында катнаша ала. Керү бушлай.

Фәрганәдә Сабан туе элеккеге Нефтьчеләр сарае янында була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар