Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзбәк хатыннары болай киенми» – Данир Сабировның хатыны Миләүшә матур фотосын күрсәтте

news_top_970_100
«Үзбәк хатыннары болай киенми» – Данир Сабировның хатыны Миләүшә матур фотосын күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Пародист Данир Сабировның хатыны Миләүшә социаль челтәрдәге сәхифәсендә матур фото куйган.

«Әгәр син матурлыкны күрергә сәләтле икән… матурлыкны үз эчеңдә йөрткәнгә генә!» – дип, акыллы сүз дә язган Миләүшә ханым.

Артист хатынының язылучылары матурлыкка соклана белүчеләр икән. «Миль, ут булган бит бу», «Искитмәле», «Бик матур» кебек комментарийлар һәм күпсанлы бу матурлыкны «хуплаучы» смайликлар тезгәннәр.

«Миләүшә, мин сезнең үзенчәлекле булуыгызга сокланам. Комментарийларда мондый фотолар астына языла торган ямьсез сүзләр дә күрмим. Алардан ничек кача алдыгыз?» – дип язучыны озак көттермәгәннәр.

«Үзбәк хатыннары болай фотога төшми. Адәм мәсхәрәсе», «Киенеп бетмәгәнме, чишенеп бетмәгәнме? Данир, аңламыйм. Сиңа бөтен дөньяга хатыныңны менә шулай ярымшәрә күрсәтү ошыймы? Әти-әниең дә күрәдер бит бу галәмәтне?» – дигән комментарийлар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100