news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үзәк өзгеч саубуллашу мизгелләре» – Чулпан Йосыпова туганын СВОга озаткан

news_top
«Үзәк өзгеч саубуллашу мизгелләре» – Чулпан Йосыпова туганын СВОга озаткан
Фото: "Татар-информ" архивыннан

Чулпан Йосыпованың әнисенең энесе махсус хәрби операциягә киткән. Саубуллашырга туганнары җыелган, хәрби олысын, кечесен кочаклый. Озатучы ир-атларның да күзләре яшьләнгән.

«Елыйм да елыйм, исән-сау әйләнеп кайтсын», – дип язган җырчы. Шулай ук өйдән, Казанда вокзалдан озатудан үзәк өзгеч саубуллашу мизгелләре белән бүлешкән. Җырчы видеоларны Фирдүс Тямаевның «Китмә» җырына «салган».

Махсус хәрби операциягә китүче йорты янында гаиләсе белән фотога төшә, аны хатыны, кызлары, оныклары озата. Инде поезд вагонына менеп барганда кире төшеп, ул кыз баланы кочаклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар