Татар эстрадасында ныклы адымнар белән үз юлын яручы һәм сәхнәдә үз урынын булдыручы Альберт Вәлиуллин тиз арада тамашачылар мәхәббәтен яуларга өлгерде. Ул чираттагы премьерасы белән куандыра.
«Ишегем шакыма» җырының сүзләрен Адилә Әхмәтҗанова язган, ә көен Радик Шәрәфиев иҗат иткән.
«Искиткеч сүзләр, шул хәтле йөрәккә үтеп керә торган сүзләр, шул хәтле матур итеп җырлыйсыз», «Бик матур җырлый, тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Уңышлар сезгә», «Бу җырның авторлары җырны нәкь сезнең өчен дип язганнар. Үзәкләрне өзәрлек тавыш, моң», – дип үсендергәннәр җырчыны.