Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзәккә үттеме?» – Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовтан салкыннарга багышланган җыр

news_top_970_100
«Үзәккә үттеме?» – Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовтан салкыннарга багышланган җыр
Михаил Захаров

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов социаль челтәрләрдә еш кына кызыклы видеолар белән сөендереп торалар. Менә иҗади гаиләдән янә бер яңа актуаль видео пәйдә булды. Бу юлы Ләйсән һәм Булат бу көннәрдә торган һава торышына бәйле шаян җыр иҗат иткәннәр. Зәмһәрир суыклар турында. Чын дөресе.

«Любэ» төркеменең танылган «Ты неси меня река (Краса)» көенә язылган Ләйсән – Булат дуэты җырының эчтәлеге болайрак:

«Урамга чыксам әгә-ә-әр,

Берәр җирең өзелеп төшәр.

Урамда чөнки суы-ы-ык,

Күрсәтә минус 40!

 

Күңел урамга тарта-а,

Ләкин анда к.. ката.

Хәтта, күршенең эте-е

«Өйгә керт!» – диеп ята.

 

Эч кайнар чәеңне,

Сал чәйгә балыңны,

Бәтәриеңне кочып,

Өеңдә утыр син качып!» –

дип, җырлаган иҗади гаилә җитди кыфәт белән, аякларына – киез итекләр, башларына бүрек, шәл киеп. Әлеге видеоязма астында: «Бу суыклар үзәккә үттеме?» – дип сораган Ләйсән Телеграм-дусларыннан.

Гадәттәгечә, видео Ләйсәннең виртуаль дусларының күңелләренә хуш килгән, аларның кәефләрен күтәргән.

«Дөрес, тукталыштан өйгә хәтлем кайтып җиткәнче өши яздым», «Үзәккә үтте, Ләйсәнкәем. Абзардагы маллар кызганыч», «Һәр төрле ситуациядән юмор таба беләсез, һәм сезнең юмор башкаларныкыннан ничектер аерыла», – дип, комментарийлар язучылар булган.

«Юк, үзәккә үтмәде. Әле тагын суыклар торса, шәп булыр иде. Минус 40 түгел инде, минус 30га кадәр ярый. Чын элеккеге кыш бит. Рәхәт. Итек киеп йөрим», – дигән җырчының Эльмира Исхакова дигән бер Телеграм-дусты.

Видео: Ләйсән Гыймаеваның Телеграм каналыннан 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100